Этнэ таны

Әтнә районында диспансерлаштыру ахырына якынлаша

Диспансерлаштыру барышында 2500 кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш булып, шуның 2461е табиблар тарафыннан каралган.

Реклама

"Баштарак шәфкать туташлары халыкның кат-кат исләренә төшерсәләр, хәзер зинһарлап чакырмыйбыз, халык үзе килә башлады. Сәламәтлекнең үзләренә кирәк икәнен аңладылар", - дип сөенә район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 192 кеше диспансерлаштыруның икенче этабында сәламәтлекләрен тикшертергә тиеш булганнар. Аларның да 15е тикшерүне үткәннәр. Баштарак теләмичә, табибларга ышанмыйчарак йөргән халык хәзер үзе дә рәхмәт укый, "Кайчан күренер идек әле, шәфкать туташлары җитәкләп диярлек йөрттеләр, исән-сау эшләсеннәр",- диләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: