Этнэ таны

Акча – утын пүләне арасында

Бәлки бу язмамнан берәр кеше үзен, яки туганнарын таныр, ләкин берәүнең дә хәтерен калдырасым да, үпкәләтәсем дә килми. Шуңа да язмадагы вакыйга геройларының исемнәрен күрсәтергә теләмим, дөресрәге ул кешеләрнең исемнәрен хәтерләмим дә инде мин. Ә вакыйга дигәннән, аны хәтерләтүче иске китаплар арасыннан килеп чыккан иске 1 сум акча сәбәпче булды....

Бәлки бу язмамнан берәр кеше үзен, яки туганнарын таныр, ләкин берәүнең дә хәтерен калдырасым да, үпкәләтәсем дә килми.

Шуңа да язмадагы вакыйга геройларының исемнәрен күрсәтергә теләмим, дөресрәге ул кешеләрнең исемнәрен хәтерләмим дә инде мин. Ә вакыйга дигәннән, аны хәтерләтүче иске китаплар арасыннан килеп чыккан иске 1 сум акча сәбәпче булды. Шул акча кисәктән генә мине болгавыр 90 нчы елларга алып китте һәм хәтер сандыгының иң түрендә сакланган бер очракны әле бүгенгедәй булган вакыйга кебек күз алдымнан уздырды.

Әтнә больницасының иске бинасын райондашларыбызның күпләре хәтерлидер. Иске генә бина булса да, врачларның зур тырышлыгы ярдәмендә күпчелегебез шул больницада дәваланып,терелеп чыга идек. Кайчакта бер палатада 8 -9 авыру берьюлы дәвалана, ә шулай да кешеләр арасында шундый җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә иде.

Больницадагы берсенә берсе игезәкләр кебек охшаган гадәти көн иде ул.Көн кичкә авышты, медсестралар кичке уколларны кадады. Кичке аш вакыты да шау -шусыз узып китте. Палатадашларым акрын гына үзара гәпләшеп, гыйбрәтле хәлләр сөйләшеп калдылар. Мин күрше палатадагы операциядән соң тернәкләнеп килүче таныш апаның хәлен белергә киттем.Бүлмәдә сөйләшеп утырып , вакыт узганын да сизмәгәнбез. Мин палатадагы хатын-кызларга тыныч йокы теләп, үз бүлмәмә ашыктым. Хирургия бүлегеннән терапия бүлегенә таба юл коридор аша бара, һәм шул корридорның бер почмагында куелган телевизор төбендә ир-атлар җыелышып, кичке "Время" программасын карыйлар иде. Мин аларның бик кызып сөйләшүенә игътибар итеп, якынрак килдем.Чынлап та шаулашырлык иде шул. Программа башлану белән үк диктор илдә чираттагы акча реформасы булачагы турында хәбәр иткән икән. Ә мин килеп тыңлый башлаган урында халыкның тир түгеп, хезмәт итеп тапкан хәләл акчасын хөкүмәт 3 көн эчендә алыштырачагы турында хәбәр ителде. Ир- атлар гына түгел,хәбәрне ишетеп ординатор бүлмәсеннән чыккан врачлар, шәфкать туташлары да бу хәбәргә аптырап калды.Ничек кенә булмасын, бу реформаның халык өчен файдага түгел икәнлеге ачыкланды.

Реклама

Мин үзем " безнең җыелган акчабыз юк,безгә бу артык кагылмас "дигән нәтиҗә ясап, бүлмәгә ашыктым.

Бүлмә ишеген ачып керсәм, бүлмәдәш апаларым күбесе инде йокларга җыена.Мин алай да шаярып "Сез монда йоклап ятасыз, ә анда акча реформасы булачак, дип сөйлиләр,кайсыгызның җыелган акчалары бар?"дип сорадым.Шул чак йөрәк өянәге белән больницага кереп,инде тернәкләнеп йөри башлаган бер апаның йөзе ап-ак булып, чырае үзгәрде."Сеңлем, җаным, аңлат әле,җүнләп, минем күз алларым караңгылана башлады",- дип кулыма ябышты.Мин медсестраны эзләргә чыгып йөгердем.Медсестра килеп, кан басымын үлчәп, укол кадагач, апа тагын минем яныма килеп утырды. Бик аптырап кына миңа сүз катты- ул улы-килене белән бергә яши икән.Әле яңа гына хайван суеп, акчасын йорт түбәсен калай белән ябарга җыеп куйганнар.Моннан тыш апаның улы белән килененнән яшерен җыйган аерым акчасы бар икән."Сеңелем,авылга гына хәбәр итәргә ярдәм ит", -дип ялварды ул.Апа белән икәү хирургия бүлеге янындагы телефон янына киттек ,ә анда чират.Чират торып,телефоннан коммутаторга чыктым.Ул чакларны хәтерләсәгез: башка авылларга шалтырату өчен коммутатор аркылы тоташырга кирәк иде.Апаның бәхетенә каршы, телефонда деҗурда кече күңелле Наилә апа туры килде.Хәлне аңлаткач, Наилә апа көтеп торыгыз дип, кисәтте, соңыннан шул авылның каравыл йорты белән тоташтырды.Андагы дежур абыйга безгә кирәкле кешене - апаның улын телефонга чакырып китереп булмасмы дигәнне аңлату, чит телдәге кеше белән аралашуга тиң булганын әйтсәм, бу әле моның чиреген дә аңлатмас иде.Тырыша торгач, абый нәрсә кирәген аңлады. Тагын ярты сәгать көткәч, апаның улы каравыл йортына менде.Ләкин менә шунда башланды да инде иң кызыгы! Апа башта улына хайван суйганнан килгән акча турында ни эшләргә кирәген киңәш итеп,үзенең яшереп куйган акчасын ничек эзләп табарга икәнен аңлата башлады. Бурабзарга чыгып,түргә бара торган юлдагы утын әрдәнәсенең почмагына барып, "бер утын пүләнен тартып чыгарасың да, кулны эчкә сузасың, анда пыяла банкага акча салынган, капкач белән ябылган, пакетка тыгылган савытны аласың ", дигәндә телефон кырыендагы кешеләр рәхәтләнеп көлде."Ну молодең, апа, сберкассаны яхшы уйлап тапкансың син",-дип, апа үзе дә рәхәтләнеп көлде. Ни эшлисең, тормыш шулай кушкандыр инде. Улына иртә белән килеп җитәргә кушып,бүлмәгә әйләнеп кайтканда сәгать 12 тула иде.

Икенче көнне таң ату белән улы больницага килеп җиткән. Без иртәнге укол ясаганда гына, апаның инде күптән киемнәрен алып, улы белән сберкассага төшеп киткәнен белдек.Төшке ашларын ашап,"тихий час"лар узгач кына кайтты апабыз. Кайтып кергәндә кәефе шәп иде. Менә шушы вакыйгадан соң ул терелеп китеп,1-2 көннән больницадан кайтып та китте. Русларның " клин клином вышибают" дигән мәкале дөреслеккә туры килә шул.

Ә шулай да ул апаны мин бик җылы итеп искә алам.Аның кебек улы,килене,оныклары турында матур итеп сөйләгән кеше сирәк. Ә яшереп җыелган акчаның сере дә соңыннан ачыкланды:апа яраткан оныгын институтка кертергә ярдәм итәрмен, дип пенсиядән әз-әзләп булса да өлеш чыгарып барган икән. Гади, беркатлы, шул ук вакытта башкаларга яхшылык кылучы татар апалары! Сез үзегез өчен нәрсәдер сорап, даулап та йөрмисез, биргәненә риза булып,"Иншалла", дип әйтеп яшәп ятасыз. Үзегез өчен түгел,башкалар өчен яшәргә күнеккәнсез. Якыннарыгыз кадерегезне белсен иде сезнең, авыл апалары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: