Этнэ таны

Акчага алданмаганнар да бар

Социаль пакетмы, дарумы, дип икеләнеп булмый хәзер. Федераль ташлама алучылар сайлыйсын сайлаган. Пенсия фонды хезмәткәрләре соңгы нәтиҗәләрне ясыйлар. Көз җиттеме елның-елында инвалидлар алдына бер сорау килеп баса: "Пакет алыргамы? Әллә аның урынына акчасынмы?". Кулда тотарга акчаң булмаса, билгеле акча ягына авышасың, 839 сум 65 тиен ай саен килеп торса начармыни....

Реклама

Социаль пакетмы, дарумы, дип икеләнеп булмый хәзер. Федераль ташлама алучылар сайлыйсын сайлаган. Пенсия фонды хезмәткәрләре соңгы нәтиҗәләрне ясыйлар.

Көз җиттеме елның-елында инвалидлар алдына бер сорау килеп баса: "Пакет алыргамы? Әллә аның урынына акчасынмы?". Кулда тотарга акчаң булмаса, билгеле акча ягына авышасың, 839 сум 65 тиен ай саен килеп торса начармыни. Киләчәкне гел алдан уйлап бетереп буламыни. Нинди хәлләргә тарыйсың бер Ходай белә, ә ярдәм күрсәтү табиблар кулында. Ачы тәҗрибә белән очрашып торган табиблар чараны алдан күрделәр. Бер ай дәвамында район үзәк больницасының шәфкать туташлары үзләренә караган урамнарда яшәүче инвалидлар белән очрашып, ташламалы пакетның ни өчен кирәклеген, нинди аяныч хәлләр килеп чыгасын аңлаттылар. Алай гына да түгел, һәр көн иртәнге җыелышларында уртага салып сөйләштеләр, киңәшләштеләр. Көн саен дәвам итте бу. "Шунсыз булмый, сәбәпләре гел булып тора. Акчаны сайлаган инвалидлар авырып китә. Узган ел да яман шеш авыруы белән авыр хәлдә калучылар булды. Дөрес без аларга ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Больницага салып дәвалыйбыз, даруларын, уколларын да бирәбез. Тик без аларны үзебездә булган дарулар белән генә дәвалый алабыз, ә аларга кирәклесен бирмиләр. Үз теләге белән федераль ташламадан баш тартучыларга булышырга ашыкмыйлар. Без дә күп булса, больницада аларны бер ай тота алабыз. Ә яман шеш авыруларын дәвалау өчен берсе-берсе миллион сум тора торган дарулар кирәк. Менә шуны аңлатырга тырыштык-",- ди баш табиб Азат Гарипов. Тынгысыз хезмәт үзенекен иткән, элек акча алган 38 инвалид пакетка күчкән. Һәм үкенмиләр. Акчаның кирәк чакта даруны алыштырмаганын аңлаган инде алар. Һәм бу бик яхшы. Шулай итеп, районыбыздагы 2155 инвалидның 468е ташламалы пакет алачак. Пакет әйткәнемчә 839 сум 65 тиен. Шуның 92 сум 89 тиене - транспорт өчен, 100 сум да 4 тиене - шифаханәләр өчен, 646 сум 72 тиене дарулар өчен бирелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: