Этнэ таны

АЛДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ БАР...

Һәр кеше күңелендә җәй нинди дә булса истәлекләр белән хәтердә кала.

Беренче карашка гына каникул көннәре бер-берсенә охшаш була икән ул. Чынлыкта, киресенчә.

Быелгы ялыбыз елдагыча башланып китте. Кич җитүен тү­­­земсезләнеп көтеп ала­­­­быз. Үзебезгә йөк­лән­гән көндәлек вак-тө­як эш­ләрне тиз генә әмәл­ли­без дә урамга атылабыз. Бәхетебезгә, җәй ба­шындагы яңгырлар без­не яшелчәләргә су сибү мә­шәкатеннән дә коткарды. Ә без дигәнем - сыйныф­ташларым. Сыйныфыбыздагы биш кызның дүртесе бер урамда яши. Шунлыктан без - урам­ның төп хуҗалары. Дүртебез­гә дә футбол җене кагыл­ган. Үзебез кебек туп тибәргә яраткан эне-сеңелләребезне ияр­тәбез дә иске кибет янына җыйналабыз. Озак та көттерми өске урамнан икенче төркем килеп кушыла. Кибет каршындагы болын ка­раң­гыга кадәр безнең аваз­лардан яңгырап то­ра. Тузгып беткән чәч бөр­текләреннән маңгай тирен агызып, өйгә кайта­быз да, әти-әниләрнең күзләренә чалынмаска тырышып, тизрәк урынга егылабыз. Шундый көннәрдә әти-әни­емне аяктан егарлык бә­лага тарыдым. Казан табиблары ныклап тик­шергәннән соң, шул тиктормас башыма ике килограммлы герне асып та куйдылар. Шулай итеп, атна-ун көн хастаханә караватында аунарга туры килде. Ай-яй авыр икән, йөк асып, чалкан гына ятулары! Минме инде ул түзеп ятучы кеше. Әниемнең коридорга чыгып китүе була, караватым шунда ук уен кырына әверелә. Палатадагы сыңар куллы кызлар (икенче куллары гипста) ничек кирәк шулай тирә-ягыма урнашалар. Шуннан китә уен. Яткан көенә ни майтарып була, берсе дә калмый.

Ниһаять, башымны чолгап алган элмәк (мин аны үземчә "ошейник" дип атадым) белән гердән котылдым! Тик иртәрәк шатланганмын. Хастаханә­дән чыкканда, муеныма "воротник" дигән нәрсә чолгап чыгардылар. Йа, Хода! Бу җайланманы июль челләсендә ничек киеп йөрергә! Табиблардан күпме генә ялынып сорасам да, футбол уйнарга да, чабарга да рөхсәт ала алмадым.

Хастаханәдән кайтуга, дусларым янына ашыктым. Оһо-һо, монда эшләр болайрак булып киткән икән! Безнең командага ике кунак малай белән, ничә ел БДИга хәзерләнеп, каникул чыраен күрмәгән, инде хәзер "на всю катушку" ял итәргә уйлаган Айсылу апа кушылган. "Шәһәрский"ләр булган җирдә кушаматсыз була димени! Тыш-кыяфәттән, ялгыш әйтелгән сүздән чыгып, тегеләр кушамат та тагып өлгерделәр. Билгеле, тегеләргә без дә җавапсыз калмадык. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, үзләренә туры килгәнне ябештереп тә куйдык. Боссыбыз итеп арабызда иң өлкәне - Айсылу апаны сайладык. Команда составы үзгәргәч, уеннарыбыз да икенче төсмер алды.

Ә беркөнне теге ике малай - Камил белән Ильяс аркасында урамга чыгудан чүт кенә мәхрүм калмадым.

Шәһәрнекеләр белән авылныкылар иртән балыкка барырга план кордылар. Әти-әнинең рөхсәтен ала алмаслыгымны белгәнгә, мин кушылмадым. Ниләр көтәсен белгән булса-ам! Телефонны сүндереп кенә куясы булган да бит.

Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә кинәттән генә минем кесә телефоным бар көченә җырлап җибәрде. Куркудан кау­шап калган әти-әнием шунда ук алгы бүлмәгә ташланды. Әнием, телефонда малай исеме күреп, тизрәк сүндерергә ашыкты. Тик әтием, яшь мәчедәй елгырлык күр­сәтеп, телефонны секунд эчендә үз кулына алды.

- Бүтән урам юк теге кызга!

- Ялгыш кына шалтыратканнардыр, кайсы вакытта шулай була бит, - диде әнием, бу кискен карарны ничек тә йомшартырга тырышып.

- Яклама кызыңны!

Бу сүзләр минем урамга чыгу-чыкмау мәсьәләсен хәл итте.

Куркуымнан баштанаяк одеалга төрендем, чөнки белеп торам: миңа бүген урам тәтемәячәк. Шулай да өмет чаткысы сүнеп бетмәде. Бәлки кичкә кадәр әтием онытыр? Оныттырдылар ди.

Иртәнге сәгать алтыда каһәр суккан телефон янәдән аваз салды. Бу инде болай да шартлау дәрәҗәсендәге әтине бөтенләй чыгырыннан чыгарды.

- Бүгеннән кызыңа урам юк, - дип кабатлады. - Узып киткәндә аптырый идем аны: нинди ят малайлар белән уйныйлар болар дип. Эшләр мондый икән бит әле. Әче таңнан телефоннан шалтыратышалар.

- Кайчан минем кызга әверелде соң әле ул? Яхшы булса - синеке, "чп"сы чыкса, минекемени? - дип чәпчеде әни. - Нишләп кенә бетсен инде ул, чабарга ярамый, сикерү турында әйткән дә юк.

Реклама

- Өйдә утырсын!

- Һы, өйдә я телевизор, я компьютер каршында утырачак инде.

Болай булгач, миңа "домашний арест" салыначагы көн кебек ачык иде.

Әти бе­лән әни эш­кә китү­гә, "SOS" хәбәре кыз­лар те­ле­фонына очты.

Тиз генә "штаб"ка җый­налдык. Шунда ук бос­сыбыз Айсылу апа җи­тәк­челегендә коткару пла­ны төзелде.

Ә бу вакытта мәктәп чатында "кече" әти-әниләр җыелышы башланган. Дөресрәге, әниләр җыелышы.

- Алиягә бүген иртүк Ильяс дигән малай шалтыратты. Ике сәгатьтән соң исемсезе. Анысы Камил булгандыр инде. Сездә дә шул ук хәлме? - дип сүз башлый әни.

- Бездә дә шул ук. Өченче көн күрше Рафил өй телефонына шалтырат­ты. Кызлар ба­лык­ка баралармы, ди. Ир­түк булгач, куркытты, - дип, яңалыгы белән бүлешә Нәзирә апа.

Айгөл белән Эльвина­ның әниләренә рәхәт, чөнки өйләренең биш тәрәзәсе безнең штабка карап тора. Кыскасы, Нәзирә апа белән Гөлнара апа безнең бар яңалыктан хәбәрдар.

- Кызларыгызны кич чы­­гармыйлар аны. Менә без­нең Гүзәл өйдә генә уты­ра, - дип сүзгә кушыла кызына иптәш юклыкка эче пошкан Әкълимә апа.

- Бик чыгар иде, без­некеләр кебек бер урамда булса, - дип авы­зын каплый күрше Эльмира апа. Болай бик тыныч характерлы ул. Ну кирәкле мизгелдә "ябештерә" дә куя инде.

Ә кичен коткару планын тормышка ашыру башланды. Стартны, соңгы күрсәтмәләрне алганнан соң, Алинәнең энесе Динар ала. Ул эшлекле кыяфәт чыгарып капка төбендә машина ремонтлаган әти янына килә. Машина ватылу темасына берничә сорау-җавап алышканнан соң, әтидән минем урамга чыгу-чыкмау белән кызыксына. "Любимчигы", ягъни ахирәте сорагач, әти берникадәр йомшара төшә:

- Фәридә апаң чыгарса гына инде, - дип, Динарны әни янына озата.

Иртән әтине тынычландырырга тырышкан әни "җыелыш"тан үзе кызып кайткан, шунлыктан җавабы да кыска:

- Юк.

Стратегик планыбызның беренче кисәге куанычлы нәтиҗә бирми. Шулай да әлегә бирешмибез. Дусларым икенче өлешен кулланып карарга булалар. Әти белән әнинең нәни дусларыбыз Әдилә белән Зиләне бик тә яратуларын белгән кызлар, "илче" итеп, бу юлы әлеге наяннарны җибәрә. Болар инде Динар гына түгел. Чәтелди башласалармы! Кыңгырау төймә­се­нә буйлары җит­мә­гәч, Әдилә, көчә­нә-көчәнә, Зиләне күтәрә. Киресенчә булырга тиеш югыйсә, чөнки Әдилә әле укырга да кермәгән, ә үзе өченче сыйныфка баручы Зиләгә баш була. Бу күренешне машина астыннан күзәтүче әти, чыркылдашучы кызларны күреп, көлмичә түзә алмый. Аннан, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә, әнинең рөхсәтен алу өчен өйгә кереп китә. Кырыс булып кыланган әтием тотынсамы! Ничек итсә итә, әнине барыбер җиңә. Гел шулай алар, берсе дулаганда, икенчесе җайлый. Әле дә иң элек теге кызларның кыланмышларын сөйләп көлдертә, аннан минем хакта сүз башлый. Шулай итеп, әни рөхсәт бирүен сизми дә кала.

Ә теге малай актыклары­на эләкте!.. Тагын бер-ике ат­на безнең тирәдә бө­те­рел­гәннән соң, алар шә­һәрләренә, ә Айсылу апа университетына кит­те. Безнең исә җәйге ма­җа­раларыбыз дәвам итә. Алда әле көзге каникул бар бит. Шулай да җәйнең башы гына булсамы...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: