Этнэ таны

“АЛМА БӨРТЕКЛӘРЕ”

Бүген мин укытучым, сыйныф җитәкчем Әхмәтҗанова Нәҗибә Хафиз кызы хакында бер җылы сүз әйтергә телим. Безнең сыйныфны "Нәҗибә апаның алма бөртекләре", дип йөртәләр. Алма бөртекләре... Кеше балаларын эчкерсез якын итеп, үз күрү яшьли ятимлек ачысын татыган, ата-ана назын туйганчы тоярга да өлгермәгән кешегә каян килә икән? Инде сиксәнне тутырып килүгә...

Бүген мин укытучым, сыйныф җитәкчем Әхмәтҗанова Нәҗибә Хафиз кызы хакында бер җылы сүз әйтергә телим.

Безнең сыйныфны "Нәҗибә апаның алма бөртекләре", дип йөртәләр. Алма бөртекләре... Кеше балаларын эчкерсез якын итеп, үз күрү яшьли ятимлек ачысын татыган, ата-ана назын туйганчы тоярга да өлгермәгән кешегә каян килә икән? Инде сиксәнне тутырып килүгә дә карамастан, күрүгә балкып елмаер, син хәлләрен сорашырга авыз ачканчы, хәл­ләреңне сорашып бетерер.Тормышка гашыйк кеше булыр өчен сугыш елларына туры килгән балачагын, сеңлесе белән балалар йортында үсү аралыгын үтәргә кирәктер, мөгаен.

Элекке Тымытык районы Татшуган авылында туып үскән Нәҗибә Хафиз кызы, Олы Мәңгәр авылына 1952 елны Куйбышев педучилищесын тәмамлап, балалар йортына тәрбияче булып кайта. Аннан соң телсезләр мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли. Шулай итеп гомеренең сигез елын язмышлары үзе белән уртак булган балаларны тәрбияләүгә багышлый.

Реклама

Шушы елларда белемгә омтылучы кыз читтән торып Мәскәү педагогия институтын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алырга да өлгерә. "Андый бәхет бик сирәк кешегә генә эләгә", - ди. Аннан гомеренең 28 елында Олы Мәңгәр урта мәктәбендә шул фәнне укыта, 36 ел балаларга белем бирә.

Нәҗибә апабызның туган телебез аша рус әдәбиятын яраттыру хәйләсен мин әле генә төшендем. Ул безгә вакытлы матбугаттан укыган кыска өзекләрне үз сүзләребез белән эчтәлеген сөйләргә куша иде. Татар телле бала аны башта туган теленә тәрҗемә итеп аңларга тиеш бит әле. Шулай итеп, апабызның рус теленнән тәрҗемәгә игътибар итүе бүген дә эшемдә зур ярдәм итә. 20 ел мәктәптә эшләү дәверендә мондый күнекмәләргә ия укучыларны еш очратырга туры килмәде, очратканнары Нәҗибә апаның укучысы Халикова Люция апаның укучылары булып чыга иде.

Укытучы булыр өчен үз фәнеңнең, педагогика һәм психология фәннәренең киңлекләренә чумарга, хезмәттәшләр, укучылар, ата-аналар, авыл кешеләре белән аралашу кагыйдәләрен өй­рәнергә, артистлык сыйфатларын булдырырга кирәк. Нәҗибә Хафиз кызының авыл клубында укылган докладлар саны гына хәтердән җуелган. Апабыз унйортлыкларга бүленгән үз карамагындагы сайлау участогында безнең белән бергәләп концерт оештырды. Сәнгатькә булган мәхәббәтен безгә менә шушы юл белән күчергәндер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: