Этнэ таны

ТҮБӘН ШАШЫ ӘЛМӘНДӘРЕ

Әкрен генә туган авылым урамы буйлап ат­лыйм. Татарчалап эшләнгән "урыс" капкалары, киек каз юлыдай тезелгән матур, нык йортлар, шыгырдап торган бүрәнәдән салынган ак мунчалар...

Авылларны бетүгә бара дип, чаң сугалар. Бу кадәр матурлык, мул тормыш кая бетсен ди ул, бетми авыл!

Янәдән күзләрем яратып, челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәр­низләргә текәлә. Алар, гүя, миңа ба­бам күз­ләре белән карый­лар, ба­бам йөзе белән ел­­мая­лар кебек! 80ен туты­рып килгән Равил бабам­ның йорт-ихата тирәсендә кай­на­­шып йөргәнлеген дә бе­ләм, югыйсә, ә шулай да аның ихлас карашы ми­не туган авылым башын­нан ук каршы ала.

Реклама

Түбән Шашы авылында туып, бәбкә үләнле Ашыт суы буйларында печән чабып, көтү көтеп үскән, гомер буе шушы туфракта, шушы җирдә яшәгән бабам Равил Госман улы хакында нигә язарга булдым соң? Кем соң ул? Тау кадәрле эшләр башкарган зур җитәкчеме, миллионермы, дәүләт эш­леклесеме? Юк. Ул - гап-гади авыл карты. Әм­ма аның авылы өчен эшләгән гамәлләре, авыл­­­дашларына карата хә­­­ер-хаклы мөнәсәбәте, тор­­мыш үрнәге - туган җи­ре­нә тамырлары бе­лән бе­реккәнлегенә, җа­нын-тәнен фида кылырга әзер­легенә олы бер мисал. Бабам - данлыклы балта остасы, ташчы. Авылдагы һәрбер йорт аның балта тавышын, йөрәк тибешен хәтерли булыр. Өй кыеклары, кәрнизләр аның күз карашларын саклыйдыр. Авылыбызның ике катлы урта мәктәбе, мәдәният йорты, ху­җалык идарәсенең һәр кир­печенә аның кул җылысы сеңгәндер. Авылымның киләчәге - шушы мәктәп диварларында, рухы - мәдәният учагында, дип уйлагандыр бабам аларны салганда. Бис­мил­ласын әйтеп, изге те­ләк­ләрен кабатлап башлагандыр эшен. Тәгаен шулайдыр. Йортлар ерак­тан ук балкып торсын, бу гүзәллекне ташлап, яшь­ләр ерак калаларга чы­гып китмәсен, туган ни­гезләрендә төпләнсен ди­гән­дер...

Инде шактый таушалган-саргайган, шулай да пөхтәләп җыелган, заманында зур төзелешләр­дән соң бирелгән мактау грамоталарын кадерләп саклый бабам. "Монысын мәктәп салгач бирделәр, ә бу - клуб ачылганда..." - дип сөйли ул, үзе исә җыерчыклы куллары бе­лән әледән-әле алдында яткан кәгазьләрне сый­паштыра. Аның өчен алар грамота гына түгел, юк, ә авылы алдында йөз аклыгы, нәсел-ыруы кар­шындагы үтәлгән буры­чы, киләчәккә әйтеп калдырачак васыяте сыман.

Шунысы шаккатыра - мәктәпнең 7 классыннан тыш, башка белеме юк бабамның. Төзелеш институтлары да бетермәгән, архитектор да түгел ул, төзүче дә. Ә аның салган биналарындагы төгәллек, зәвык - исең китәр! Хәтерлим әле, чын татар авылын күрәсебез килә, ди­гәч, моннан берничә ел элек башкалабыз кунаклары - кытайларны безнең авылга алып кайттылар. Авыл катыгы, татар бәлеше белән бергә алар татар өйләренә дә сокланып киттеләр.

...Еллар үзенекен итә: Равил бабамның да бү­ген чәчләре чаларган, маңгайларга вакыт үз бу­разнасын салып үткән, көч-егәрлек тә инде ул кадәр түгел... Ә шулай да бабам - Түбән Шашының Әлмәндәр карты - авылы­на бик кирәк әле! "Равил абый, Аллага тапшырып, йортка тотынмакчы идек, килеп, киңәшеңне генә биреп кит әле!" "Равил абый, коралларыңны китергән идем, рәхмәт яусын, кая куйыйм?" "Равил абый, ни бит..." "Равил абый!.." Әнә шулай улы-килене, оныклары, Венера әбиебез белән гөрләшеп яшәп яткан, заманында сугышын да, ачлыгын, әтисезлек ачысын да кичергән бабабыздан авылдашлар өзелми. Тиз­дән, бик тиздән Равил бабайның 80 яшьлек гомер бәйрәменә балалары, онык-оныкчыклары, кияү-киленнәре туган ни­гезгә җыелыр. Аларда да бабай тәрбиясе - комбайнчылар, укытучылар, сыер савучылар, зоотехниклар, балта осталары, ташчылар - берсе дә югалмаган, тормышта үз юлын тапкан кешеләр!.. Нә­селебезнең имән агачы - Әтиебез, Бабабыз, Дәү бабабызга иң олы те­ләгебез - сәламәтлек, озын гомер булыр. Үз куллары белән корган бәхетле язмышыннан ка­нәгать була белгән, туган туфрагын, газиз ызаннарын, рәшәле офыкларын бернигә дә алмаштырмаган кадерле кешебезгә 100гә кадәр яшәргә насыйп булса иде. Бер йодрыктай биш баласы, 14 оныгы, 15 оныкчыгы аңа әнә шул теләктә кала.

Теги: гаилђ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: