Этнэ таны

АЛТЫН КУЛЛЫ ПЕШЕКЧЕ

Голубцы, бифштекс, төрле камыр ризыклары... Бу Күлле Киме хуҗалыгы ашханәсендәге менюның бер өлеше.

Әйе, әйе... ООО "Дусым"ның Күлле Киме бригадасы эшчеләрен көн дә әнә шундый ризыклар белән сыйлыйлар. Әлеге аш­ларны әзерләүче Благодарова Сәрия апа Нихат кызы чын профессио­нал һәм алыштыргысыз пешекче. Ул 5нче разрядлы повар дәрәҗәсенә ия.

Сәрия апа Күлле Киме кызы. Тормышында, үзе әйтүенчә, барысы да бик кызык башланган. Пешекче булам, ди­гән уй аның башына бер тап­кыр да килми. Кеч­ке­нә­дән тәрбияче булырга хыяллана. Шуңа күрә пе­дагогия университеты­на юнәлә, ләкин конкурстан үтми. Ул елларда шәһәрдә иркенләп татарча сөйләшү әле таралмаган була. "Казанга башка бармыйм", - дип, күңелсезләнеп, өе­нә кайтып китә. Әм­ма Фәйз­рахман бабае: "Та­­­ма­гың ач булса, биисең дә, җырлыйсың да кил­ми", - дип үз киңәшен бирә һәм, оныгын кабат Казанга алып килеп, кулинария училищесына укырга урнаштыра. Биредә Сәрия апа 2 ел укый. 1975 елда комсомоллар арасында БАМ (Байкало-Амурская магистраль) төзелеше дан­лыклы була. Себергә ки­тәсе килмичә елаган кызына әнисе Түбән Камага путёвка ала. Сәрия апа шунда эшли, пе­шекчеләргә дигән төр­­ле конкурсларда кат­наша, җиңүләр яулый. "Яшь пешекчеләр" конкурсында 1 урын алгач, аны Түбән Камада ашханәдә җитештерү тармагы җитәкчесе булып эшләргә чакыралар. 1982 елга кадәр шунда эшли, ә аннан соң, кияүгә чыгып, Бөгелмә шәһәренә китә. Биредә ул кафеда брига­дир булып, аннан соң "Аэропорт" ресторанында директор булып эшли. Бөгелмәгә килгән чит ил делегацияләре­нә, артистларга (мисал­га Алек­сандр Буйнов, Олег Газманов, Зилә Сөнгатуллина, Фоат Мансуров һәм башкалар) һәрвакыт Сәрия апаның коллективы хезмәт күрсәтә. Яхшы җитәкче булганлыктан, 2004 елда ул "Лучшие руководители XXI века" конгрессында булып кайта. Идел буе районыннан бирегә ике җитәкче генә чакырылган була.

Реклама

Язмыштан узмыш юк, ди татар халкы. Сәрия апа белән килеп чыккан кызыклы вакыйгадан соң бу мәкальгә тагын бер кат ышанып куясың. 2009 елда Сәрия апаны Түбән Кама телевидение­сенә "Деловой клуб" прог­раммасына чакыра­лар. Шун­да танышы Себергә җи­бәрергә поварлар ки­рәген әйтә. Кызыксынып, Сәрия апа үзе китә. Озак уйларга вакыт булмый, билетлар алып, самолётка утыра. Килеп җиткәч, нинди шәһәр дигән сорауга аңа: "Бу Усть-Кут, БАМ төзелешенең башлангыч ноктасы", - дип җавап бирәләр. Шулай итеп Сәрия апа 1975 елда барасы килмичә елаган җиргә бу юлы үз теләге белән килеп эләгә.

Бүгенге көндә Сәрия апа Күлле Киме авылы ашханәсендә механизаторларны, терлекчеләрне ашата. "Мин үз эшемне бик яратам. Пешекче профессиясенә өс­тән генә карау дөрес тү­гел. Үз эшеңне ярат­саң, күп баскычларга, биеклекләргә кү­тә­релергә була. Пешекче ул рәссамчы кебек: бизәү, ясау, тудыру эше белән шөгыльләнә", - ди ул. Авылда Сәрия апа турында һәрчак яхшы сүз­ләр генә сөйлиләр. Ә эшчеләр хәтта төшке ашка өйләренә дә кайтудан туктаганнар.

Күлле Киме авылында яңа ашханә төзелеп килә. Аның буенча иң беренче чиратта Сәрия ападан киңәш сорыйлар. "Яңа ашханәгә күчсәк, пе­шерергә дә, өйрәтергә дә җиңел булыр иде. Мин анда шулай ук авыл халкына туган көннәрен, бәйрәм-мәҗлесләрен, туйларын ясап булырлык зур зал булуын телим. Зал булса, колхозга да, халыкка да әйбәт була. Чөнки авылда бәйрәмнәр үткәрергә бары тик мәк­тәп ашханәсе генә бар. Зур авылда әллә ниләр эшләп була бит", - ди ул. Сәрия апа яшьләргә пешерү эшләре, сервировка буенча дәресләр дә бирергә каршы түгел. Аның фикеренчә, яңа ашханәдә моның белән шөгыльләнү тагын да җи­ңелрәк булачак.

Сәрия апаны әле дә бертуктаусыз төрле мәҗ­лесләргә чакырып торалар. Аның үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкаруында беркемнең дә шиге юк. "Пешекче эше һөнәр түгел, ә сәнгать", диләр. Сәрия апа да гади генә ризыкны да үзенчәлекле итеп бизи һәм табынга бирә белә. Мисалга, салатларны ул юка гына итеп пешерел­гән беленнәргә төреп, укроп белән бәйләп куя. Газета укучыларга да үзенең оригиналь рецептларының бер­сен тәкъдим итә. Сез дә әзерләп карагыз.

Әңгәмә вакытында Сә­рия апа әзерләгән төр­ле тәм-том сурәтләре ту­лы альбом карадым. Алар барысы да үзенчәлекле, зәвык белән бизәлгән­нәр. Сездә ничектер, ә бездә шулай: терлекче һәм механизаторларны әнә шундый профессиональ пешекче сыйлый. Мактану түгел, ә горурлану... Алтын куллы пешекче эшләп торганда бер эшче дә ашсыз калмас.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 15 май 2018 - 09:56
    Интервью без галстука / Владимир Леонов / О подготовке к ЧМ-2018, судьбе Рубина и о личном примере
  • 24 апрель 2018 - 21:00
    "Туган тел"не бергәләп җырлыйк! - #Әтнәтаңы#Итугантел#ГабдуллаТукайтуганкөн
  • Әтнәм җире
  • Күкләр аһәңе
  • Җиңүчеләрне бүләкләделәр
  • Яз китергән Җиңү!
  • Табигатьтә – яз!
  • 26 май 2018 - 08:00
    Азык техникасы эшкә әзер
    Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалык базасында печән техникасы әзерлеге хакында сөйләшү узды.
    53
    0
    0
Ночной режим