Этнэ таны

"Алтын йомырка"

Йомырка бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Район үзәгенең кибет, базарларын әйләндем. Бу яктан үзем артык борчылмыйм. Беренчедән, гаиләдә шулай күнегелгән - йомырка юнәтү бурычы җәмәгатем өстендә. Аңлыйсыздыр,тавык йомыркаларын күз алдында тотам. Икенчедән, авылда яшибез. Үзебез тавык асрамасак та, шөкер,туганнар, күршеләр һәм ахирәт дуслар бу байлыктан өзмиләр. Тавык йомыркасының "алтынга манчыла...

Йомырка бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Район үзәгенең кибет, базарларын әйләндем.

Бу яктан үзем артык борчылмыйм. Беренчедән, гаиләдә шулай күнегелгән - йомырка юнәтү бурычы җәмәгатем өстендә. Аңлыйсыздыр,тавык йомыркаларын күз алдында тотам. Икенчедән, авылда яшибез. Үзебез тавык асрамасак та, шөкер,туганнар, күршеләр һәм ахирәт дуслар бу байлыктан өзмиләр. Тавык йомыркасының "алтынга манчыла башлавы" турында район халкы ни уйлый икән? Шул хакта сораштым.

Марсель, Олы Әтнә. Кибеттән чыгып килә иде. Ул кибетнең исемен телгә алмыйм - реклама була күрмәсен! Алайса эшләр харап.

  • Биредә дистәсе - 59 сум. Җайлап күтәрелде. Белүемчә, моны тавык тәрбияләүнең кыйммәтләнүе белән аңлаталар.

Лилия, Иске Мәңгәр.

  • Бәя арттымыни? Ишетмәгән идем. Миңа туганнарым бирәләр.

Раилә, Олы Әтнә.

  • Мин дә әле ишетәм. Чөнки бүген дә дистәсен 4 сум 50 тиеннән алам. Авылда саталар.

Реклама

Сания, Олы Әтнә.

  • Казанда бәясе бик кыйммәт диләр шул. Бездә ярый икән әле. Аңламыйм, ник күтәрәләр икән ул бәяне? Хәзер йомырка бәясе үсте дип, башкалары да арттырачак...

Равия, Күлле Киме.

  • Болай булгач, тавык асрый башламыйча булмас. Алтын йомырка сатып алганчы, аны сатып баю отышлырак булыр.

Идрис, Чишмәле Сап.

  • Ялгыш фикер бу. Махсус исәпләп утырдым, үзең асрау һич тә отышлы түгел. Киресенчә, шактый оттырасың. Комбикорма бәясен генә исәпләп карагыз.

Фәргать, Түбән Көек.

  • Кызыксынганым юк... Ярминкәдә арзан ул. Шуннан алып кайтам.

Райондашларны сөйләштерәм, үземһәр сүзләрен "йотып", "эшкәртеп" барам. Сүз дә юк, шәхси йомыркалар - бу очракта шәхси хуҗалыкта асралучы тавык салган йомырканы күз алдында тотам - арзан үзе. Алар да күтәрерләр дип уйлыйм. Тик шунысы бәхәссез, андый йомырканы урталай бүлүе үк рәхәт.Куе сары эчле, мул витаминлы икәне күренеп тора.Минемчә, бәяне күтәрсәң дә, шуларныкын гына арттырырга була. Ә фабрикада ябылуда ятып, гел бертөрле ашап, мәҗбүри салдырганныкын, киресенчә, төшерергә кирәк. Кызганычка каршы, авыл мескенне һәрьяклап "күкәй сарысына маналар". Шуннан Казанга ярминкәгә барып сатып алып кайтасың инде...

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: