Этнэ таны

АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ГАБДЕЛХӘЙ АБЫЙ

75 яшьлек япь-яшь Габделхәй абый Сибгатуллин район сабан туе мәйданына килеп керә. Яраткан аты чиста итеп кат-кат юылган. Матур бизәкле сөлгеләр, яулыклар, чуклар белән киендереп, яңа гына кара буяуга буялган арбага чибәр кызлар төяп, бер якка гармунчы егет, икенче якка үзе утырган. Көчле алкышлар астында түгәрәкне берничә тапкыр әйләнгәч тә,...

75 яшьлек япь-яшь Габделхәй абый Сибгатуллин район сабан туе мәйданына килеп керә. Яраткан аты чиста итеп кат-кат юылган.

Матур бизәкле сөлгеләр, яулыклар, чуклар белән киендереп, яңа гына кара буяуга буялган арбага чибәр кызлар төяп, бер якка гармунчы егет, икенче якка үзе утырган. Көчле алкышлар астында түгәрәкне берничә тапкыр әйләнгәч тә, мәңге истә кала торган хисләр белән, бу тантанадан чыгасы килмичә генә чыгып китә. "Менә шулай ничә еллар яшьлеккә кайтып алам инде", - дип дәвам итә Габделхәй абый. - Элегрәк урам тутырып гармуннар белән җырлап бирнә җыюлары нинди күңелле иде. Миңа алар артыннан бүләкләрне җыеп, барлап барыр­га гына туры килә иде, хәзер юк инде андый матурлыклар. Атта бер гармун­чы, булса әле, тагын бер-ике авыл җирле­ге яки мәдәният кешесе була". Көрсе­нә-көрсенә әнә шулай дип әйтеп куя бабай. Авылда ат тотучылар юк хәзер. Аңа гозер белән килүчеләр күп була. Бакча эшләре, әйбер алып кайтулар, хәтта кунакларга барулар дисеңме, болар кем әйтмешли буш вакытларда гына. Габделхәй абыйның төп вазыйфа­сы Олы Әтнәнең ике зиратындагы тәртип өчен күзәтчелек итү. Кайда койма җиме­релгән, кайда чүп-чар җыелган, вакытында мәчеттә бу турыда сүз кузгата. Мәет озату өчен кирәк-яраклар саклана торган биналардагы тәртипне, ишек­ләре бикләнгәнме, андагы көрәк, балта, лом кебек әйберләрнең төзеклеген барлап тора, кирәк булса саплый, үткенли, юып куя. Мәет юу өчен кирәкле әсбаплар урынына куелганмы, барысы да бармы, тикшереп, барлап тора. Алай гына да түгел, Габделхәй абый мә­ет күмәргә кайда буш урын бар, кем кай­да күмелгән, кем кайда урын алып кал­ган, иренмичә барысын да күрсәтә, аңла­тып бирә. Әтнәдә кабер казу аннан башка булмый, балчыкның кайсын кайда куясың, кабер нинди үлчәүдә, нинди тирәнлектә булырга тиеш, тәртибе белән аңлата. Яшьләргә зиратта үзләрен ничек тотарга икәнен киңәш итә. Ләхет алуны һәркем булдыра алмый. Габделхәй абый аны үз технологиясе белән җиңел генә, дөрес итеп башкара. "Кайсы вакытта кабер стенасы җимерелеп китеп, ләхеттә үземә кала язырга туры килгән вакытлар да булды", - ди мәчет карты.

Реклама

Габделхәй абый мәчеттә оештырылган барлык чараларда да актив катнаша. Гаиләсендә дә дингә мәхәббәт иңдергән. Тормыш иптәше Разия апа белән парлап намаз укыйлар, быел IV сыйныфны тәмамлаган оныклары Гүзәлия дә әби-бабасына ияреп намазга баскан. Разия апа изге Рамазан аен сагынып көтеп ала һәм бер көнен дә калдырмыйча уразаны тотарга тырыша.

Менә шундый ул игелекле, изгелекле Габделхәй абый. Гаиләсе дә шундый. Изге Рамазан айлары белән сезне, гомерегезне бергә-бергә Аллаһы Тәга­ләнең рәхмәтләренә ирешеп яшәгез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: