Этнэ таны

Арылар "Карга боткасы" пешерде!

Бу авыл халкының тик ятмаганын хәзер бөтен республика белә.

Реклама

"Олимпия уты" хәл итте Арыны! Республика газеталары язып чыкты. Алар шаккатса да, без бу тынгысыз җаннарны белгәч, шаккатмадык. Инде менә җыйналып, авыл уртасында ботка пешерделәр. Монысын да беренче елны гына пешермиләр, куптән гадәткә кергән. "Быел эш күп булу сәбәпле, азрак соңга калдык. Бәлки, яз да без ботка пешермәгәнгә килми тора торгандыр",- диләр аны оештыручы Кадимовлар уенын-чынын бергә кушып. Аларның кайсы әйдәүче, кайсы кушылучы икәнен дә аңлый торган түгел, кайчан гына үз тормышлары белән яшиләрдер. Олы йөрәк, киң күңел, үсенү, үсендерә белү сыйфатларын да алардан өйрәнәсе иде күбебезгә!
Ботка пеште. "Килерме икән авыл халкы?" дип тә гаҗәпләнәсе юк. Авыл белән куба арылар.
- Ничек инде килмисең, һәр өйдән балалар иртән ярма җыйдылар, карап торып пешерделәр...үзе күнелле бит!- диләр.
Ничек кенә әле! Кеше күңелен күрү өчен иң элек кешеләрне ярату кирәк шул, "Безнең Кадимовлар шундый, алар белән олыгайганыбызны да сизмибез", - диләр мондагы өлкәннәр. Кызыгырлык! Моннан соң яз килми карасын инде...

Теги: яшәеш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: