Этнэ таны

“Ашыгыйк!”

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә багышланган республика киңәшмәсе узды.

1 май мәгълүматларына караганда, республикада 785 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. 15637 ветеранга субсидия бирелгән, тагын 17 мең тирәсе ветеран үз чиратын көтә. Бу уңайдан 1,5 млрд. сум акча кирәк була.

Реклама

Торак төзелешенә бәйле рәвештә финанс белән тәэмин ителеш, план үтәлеше, түләүләр буенча мәгълүматлар бирделәр. Хезмәтне саклау мәсьәләсе дә читтә калмады. Моның белән бәйле рәвештә вазифаи затлар 1 млн. сумнан артык күләмдә штрафка тартылган. Алданган өлешчеләр (Обманутые дольщики) проблемасы да күтәрелде. Бу уңайдан республикада 32 объект төзелә, проблема уңай хәл ителер дип ышандырдылар. Тузган торак программасы буенча да төзелеш бара. Махсус программа нигезендә баручы авыл клублары төзелеше киң колач белән бара. Экраннан Түбән Бәрәскә мәдәният йорты төзелешен дә күрсәттеләр.

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү - аерым тема. Бу уңайдан 4 майга 14652 гариза теркәлгән. Җир участогын кадастр учетына кую һәм аны бүлеп бирү мәсьәләләре дә каралды. Әйтик, соңгысы нибары 16 районда башкарылган. Аңлашылганча, әлеге проблема безнең районга да хас...

Илдар Халиков әйткәнчә, югарыда саналганнарны башкарыр өчен нибары 5 ай вакыт бар. Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Шул ук вакытта сыйфат төшенчәсен дә онытырга ярамый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: