Этнэ таны

Атеросклероз безгә яныймы

Без сезне тыңлыйбыз Хөрмәтле редакция! Аяк атеросклерозы нинди авырту ул, табиблар әбиемә шундый диагноз куйганнар. Укып-укып карадым, тик аңламадым, берәр табиб гади итеп аңлата алмас микән? Ничек сакланырга кирәк бу очракта? Ихтирам белән укучыгыз. Адресым сезнең өчен генә. Сезнең сорауга җавап алу өчен район үзәк больницасы табибы Ринат Хәкимҗанов белән...

Без сезне тыңлыйбыз

Хөрмәтле редакция! Аяк атеросклерозы нинди авырту ул, табиблар әбиемә шундый диагноз куйганнар. Укып-укып карадым, тик аңламадым, берәр табиб гади итеп аңлата алмас микән? Ничек сакланырга кирәк бу очракта? Ихтирам белән укучыгыз.

Адресым сезнең өчен генә.

Реклама

Сезнең сорауга җавап алу өчен район үзәк больницасы табибы Ринат Хәкимҗанов белән сөйләштек.

  • Атеросклероз - артерияләр системасының хроник авыруы. Ул май алмашы бозылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Атеросклероз авыруы вакытында үзгәрешләр башлыча зур артерияләрнең эчке элпәсендә барлыкка килә. Алар булавка башы күләменнән алып берничә сантиметрга җиткән зурлыктагы соры таплар яки аксыл төерләр рәвешендә була. Бу төерләр еш кыына аяк-кулларның зур артерияләрендә урнаша. Авыру организмның төрле артерияләрен зарарлый(аорта, үпкә, йөрәк, бөер һ.б.)аяк артериясе атеросклерозы аеруча киң таралган. Чир аяклар артериясенең кинәт тараюыннан яки тулысынча йомылуыннан гыйбарәт. Бу төр авыручыларның 30 процентына якынына йөрәк һәм кан тамырлары авырулары куркынычы яный. Хәлсезлек, тән чымырдавы һәм инде зарарланган аяк-кулларның туңуы - авыруның беренче клиник билгеләре. Шулай ук мондый кешеләрнең йөргән чагында аяк балтыры мускулларының авыртуы сәбәпле, аксаклабрак атлавын да сизәргә мөмкин. авыру азган вакытта аякларда шактый көччле авырту сизелә. Ул салкын, дымлы һавада көчәя. Әлеге авыруны китереп чыгаручы сәбәпләр: тәмәке тарту, шикәр авыруы, кан тамырларында холестерин күләме арту, югары кан басымы.

Ничек булдырмый калырга?

  • Тәмәке тарткан очракта, аны ташлау;
  • Холестеринның гомум күләмен контрольдә тоту;
  • Кан басымын нормальләштерү
  • Физик активлык. Бигрәк тә аз хәрәкәтләнүчеләр өчен мөһим бу.

Авырунын ни дәрәҗә азганлыгын табиб кына билгели һәм дәвасын да табиб кына бирә. Дәвалану өчен үтәр әле дип сузып йөрмичә, үз вакытында мөрәҗәгать итүегез кирәк. Ә бу авыру сездә бар икән, елга ике тапкыр тикшеренергә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: