Этнэ таны

Әтнәне күтәрә әле алар

Иртәме- соңмы һәр югары сыйныф укучысы каршысына "Кем булырга?" дигән хәлиткеч сорау килеп баса. Бу мәсьәләгә соңгы ноктаны бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре куйса да, һәркайсы киләчәккә уй-хыяллар белән яна.

Олы Әтнә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашыр алдыннан башымда мең төрле уй бөтерелде. Мәктәпне тәмамлап йөргән чаклар искә төш­те. Пионер, комсомол мәктәбен үткән безнең буынга җиңелрәк булган икән. Иң мөһиме, бердәм дәүләт имтиханы белән баш әйләндермиләр иде. Мәктәпне бетерүгә, колхозда терлекчелек эшенә мәҗбүри алып калу дигән нәрсә бар иде анысы. Безгә дә әздән генә эләкми калды. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән чара булгандыр инде. Ул чакта нигәдер авылдан тизрәк чыгып качарга ашкына идек. Шул китүдән күпләребез шәһәр җирендә төпләнеп тә калды. Шәхсән үзем, авылда яшәвемә куанып бетә алмыйм. Туган як, туган җир барыбер дә якын. Ә менә заман яшьләре моңа карата нинди фикердә? Киләчәкләрен ничек күз алдына китерә икән алар? Максатлары тормышка ашардаймы? Араларында туган ягыбызда калырга теләүчеләр бармы?

Реклама

Дөресен генә әйткәндә, "Әти-әни кая кертә инде", дигән сүзне дә ишетергә әзер идем. Әмма укучыларның үзләре белән очрашып сөйләшкәч куанып куйдым. Уй-фикерләре төпле. Киләчәккә планнары да зурдан. Сиринә Зарипова, мәсәлән, үзен киләчәктә театр артисткасы итеп күрә. Ә Ленар Юлдашевның хыялы - профессиональ режиссер булу. Моңа үзебездә дәүләт драма театры булу да йогынты ясамый калмагандыр. Гөлназ Бузунова исә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булырга уйлый. Раил Баязитов белән Данияр Суфиев икесе дә табиб һөнәрен сайлаганнар. Берсе - терапевт, берсе хирург булырга хыяллана. Араларында психолог, инженер-технолог, укытучы, менеджер һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар. Ә Таһир Насыйбуллин исә киләчәктә үзен эшмәкәр итеп күрә. Әйтергә теләмәгәннәре дә булды. Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар бит. Ничек кенә булмасын, һәркайсы үзенең мөмкинлекләреннән чыгып, теләгән һөнәрен сайлаган. Ә теләкләрнең чынга ашу-ашмавы үзләреннән тора. "Кайсыгыз һөнәр алганнан соң Әтнәгә кайтып эшләргә тели?" дигән соравыма, яртысыннан күбрәге кулын күтәрде. "Ни өчен?" дим. Җаваплар төрле. Укучылар: "Гаиләгә якын буласы килә", - диләр. "Әти-әни терәк". "Авыл һавасы икенче. Казанда яшисе килми", - дип тә өстәделәр.

Ә иң куанычлысы - "Әтнәбезне тагын да күтәрәсе килә", - дигән җавап булгандыр. Һәм бу сүзләрне чын күңелдән әйтте алар. Димәк, безнең Әтнәбез яшәячәк. Берүк хыяллары гына чынга ашсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: