Этнэ таны

Әтнә егетләре кайларда?

Күптән түгел генә егетләребезнең хәрби хезмәткә китүләре хакында хәбәр иткән идек. Кайсы егет кайда хезмәт итә? Ничек урнашканнар? Беләсе килә.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

- Бу чакырылышта Әтнәдән 12 егет армия­гә китәргә тиеш иде. Бүгенге көндә алар кайларда, барысы да урнашып беттеме?

- Егетләрнең 10сы китте, барып урнаштылар, бар да әйбәт. Аларның икесе - Казанда, берәү - Ерак Көнчыгышта, берәү - Плесецкаяда, 6 егет - Саратовта. Ике егет җибәрүләрен көтеп ята.

- Узган ел солдатлар белән әти-әниләр арасаында "телемост" оеш­тырган идегез. Дәвамы булдымы? Булачакмы?

- Өч хәрби часть белән уздырдык. Әле күптән түгел генә соңгысын эшләдек. Анысы Арча егетләре белән булды. Тагын ике хәрби частькә "телемост" үткәрүне сорап, хат яздык. Оештырырбыз дип уйлыйм.

Реклама

- Быел киткән егетләр белән "телемост" оештыру каралмаганмы?

- Барып чыкса, андый очрашуларны даими эшләргә уйлыйбыз. Яңа хезмәт итә башлаган егетләр белән көзлектә, сентябрь, октябрь айларында эшләп булмас микән, дигән уй бар. Бу әле минем фикер.

- Әти-әниләр шалтыратып интектермиме? Йөрәк түзми бит...

- Анысы бар. Ул йөрәкнең ник түзмәгәнен дә аңлыйм, чөнки үзебез дә балалар үстерәбез. Аңлатып үтәсем килә: армиягә киткән бала ике-өч көн, бер атна сезгә шалтыратмый, хәбәр бирми икән, бу әле бернәрсәне дә аңлатмый. Бу сез хәвефләнгәнчә, "бала үлде", дигән сүз түгел. Аллам сакласын! Ыгы-зыгы белән вакыт узганы сизелми. Телефон тотмаска, эшләмәскә мөмкин. Без һәр әти-әни белән сөйләштек, аңлаттык. Әти-әниләр кайчан йокы сәгате икәнен дә, ял итәргә чыгасыларын да, хезмәт итүнең бер ел икәнен дә белә. Мин бер генә җөмлә әйтәм, бәлки ата-аналар тынычланырлар: сезнең балаларыгыз безгә дә бик кадерле, бәлки артыграктыр да. Чөнки алар өчен без җаваплы. Хәлләрен һәрдаим белешеп торабыз.

- Кызлар хезмәт итәргә теләк белдермиме әле?

- Әле юк. Контракт буенча хезмәт итәргә чакырабыз. Андый мөмкинлек бар. Тик алар я фельдшер, я элемтәче белгечлегенә ия булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: