Этнэ таны

Айназ белән Эльвира - иң югары күрсәткеч

Бердәм дәүләт имтиханнары бара. Чыгарылыш 11 сыйныф укучылары өчен борчылмаучылар сирәк. Нәтиҗәләре дә билгеле була башлады.

Һәм ул нәтиҗәләр әлегә,  Аллага шөкер, йөзгә кызыллык китерә торган түгел. 

Реклама

- Имтиханнарның география, математиканың база өлеше, математиканың профиль өлеше  билгеле. Әлегә нәтиҗәләр куанырлык, икелеләр юк, баллар яхшы. Математиканың профиль өлешеннән Күәм мәктәбе укучысы Хәбибуллин Айназ - 86 балл җыйды, Олы Әтнә мәктәбе укучысы Солтанова Эльвирада -  80 балл. Болары иң югары күрсәткечләр, калганнары начар түгел,- дип сөендерделәр район мәгариф бүлеге белгечләре. 

Калган имтихан нәтиҗәләренә дә сөенергә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: