Этнэ таны

Аз калды, тик бар әле

Зәп сукасы төгәлләнеп килә. 26нчы октябрьгә район буенча 99 процентка башкарылды. Берөзлексез диярлек яңгырлар явуны һәм җирнең тиешенчә кибәргә өлгермәвен күзалласак, бу зур сан.

Әле бит барлык мәйданнарга карата 70 процентта җир тирән итеп
эшкәртелде. Чагыштыру өчен республика күрсәткечләренә күз салыйк. Зәб сукасы тиешлегә карата 79 процентка гына башкарылды. Нибары 256,2 мең гектарда, барлык мәйданнарның 15 процентында җир тирәнтен эшкәртелде.
Зәп сукасы берничә хуҗалыкта һәм бик аз мәйданнарда гына калып бара. "Шахтер" хуҗалыгында да: "Озакка сузмабыз", - диделәр. Габделнур Хөснетдинов, Рәдис Хәкимуллин һәм Фирдинат Сафиуллин зәпнең авангардында..
- Быел җирне тирән итеп эшкәртүгә басым ясалды. Гадәти сука - "ПЛН 5-35" белән эшлим. "БДМ" тагып та эшләдем, - ди Рәдис.
- Бик аз калды. Тик табигать шартлары сукаларга урын бирми. Тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз, - дип өсти Фирдинат.
Кыскасы, район буенча алсак та, сукалыйсы җирләр аз калды, тик бар әле.Сводка нәтиҗәләрен карагыз.

Реклама

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - зәп сукасы уздырасы мәйданнар, өченче - эшләнгән, дүртенче - шул исәптән җирне тирәнтен эшкәрткән мәйданнар (гектарларда)
Мәңгәр 2453 2453 2453
Күңгәр 1444 1444 1444
Ленин 2835 2835 2379
Күшәр 1398 1398 1243
Ташчишмә 1450 1410 625
Шахтер 3534 3412 2557
Уңыш 2605 2421 2421
Тукай 4888 4688 2962
Дусым 2081 1854 1057
Таң 3627 3410 2879
Районда 26315 25325 20020

"Чизельный" диләр бу суканы. Басуны тигезләргә бик әйбәт", - ди Фирдинат Сафиуллин. Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: