Этнэ таны

Азат Фазылҗан әтәч артыннан ярты авыл күлгә чумганын карап торган

Азат Фазылҗанов - Олы Әтнә егете. Мәктәптә укыган елларда газетабызның актив хәбәрчесе дә иде, аның шигырьләрен укыганымны хәтерлим әле мин. Җор телле, шаян, җитез, тапкыр... Аның бер дә югалып калмый торган сыйфатына сокланам үзем һәм тагын якташларын күтәрә белүе белән горурланам.

    Казанның “Юность” мәдәният сарае җитәкчеләренең берсе ул. Биредәге эшен дә мөмкинлеге чикле якташыбыз Рүзия Камаеваның  иҗат кичәсен үткәреп  башлады ул.  Ә Сабантуйларны матур алып баруын тыңлап,  берничә тапкыр, “Сөбханалла”, дип әйткәнем бар. Шигырьләрне яттан сөйли, җырлап та җибәрә, кыскасы, оештыра, матур итеп алып бара  белә.  Сабантуй бәйрәме алдыннан,  аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем, чөнки быел да Бәрәскә, Дусым, Ары Сабантуйларын алып барачак Азат Фазылҗан.

  • Сабантуй синең өчен нәрсә ул, Азат? Беренче алып барган мәйданны хәтерлисеңме?
  •  Азат Фазылҗан:  Хәтерлим билгеле. Беренче Сабантуйны Әтнә районы Кече Әтнә  авылында 10нчы класста укыганда Раилә апа Фәхретдинова белән алып барган идем. 2003 ел ул, чыбыклы микрофон һәм бер колонка белән бөтен бәйрәм уза торган иде ул елларда.  Вакыт  уза,  без дә үзгәрдек, безгә булган таләпләр дә бик үзгәрде.  Хәзер бөтенләй икенче мөнәсәбәт, бөтендөньясында уза бит Сабантуйлар. Хөкүмәт җитәкчелеге дә бик зур игътибар бирә. Бу бәйрәмгә  әзерлек  март айларында  ук башлана. Популяр булган артистларны күбесен зур мәйданнарга чакыра башлыйлар. Татарстанда Сабантуйларга артистларны күп чакыра торган районнар бар, Аллага шөкер,  тик алар куп түгел,  безнең Әтнә районы ул яктан  лидерлар рәтендә  һәр мәйданда күмәк хужалыкның  мөмкинлегеннән  чыгып артистлар  үз урыннарын алып торалар. Мин моңа бик шатланам, туган ягым белән горурлану хисе бар. Сабантуй – минем өчен яшәеш, милләтем өчен горурлану ул.

- Төрле Сабантуйлар күргән кеше буларак, әйт әле, аерыламы мәйданнар, үзгәлекләре бармы аларның?

- Бар, уртаклыгы күбрәк.  Мәскәу,  Казан,  Чаллы, Чувашия,  Ульян,  Киров,  Түбән Кама Сабантуйларында оештыручы буларак  катнашырга туры килде. Бар җирдә дә үзебезнен миллелек,  бу бәйрәмгә  булган хөрмәт, ихтирам сизелә. Хәтта, Сабантуй бәйрәмен бер урамлы авылда да алып барырга туры килгәне бар. Бәйрәм бар җирдә дә  бәйрәм инде ул, кунелле  уза.  Кайбер якларда әллә  нинди без күрмәгән уеннар булуы белән дә  үзенчәлекле ул.   Бер авылда  Сабантуй көнне 3 туй бара иде.  Сабантуй башлануга,  әлеге  парлар туй күлмәкләреннән  мәйданны әйләнделәр.  Колхозлар,  кумәк хуҗалыклар булмаган җирләрдә  әлеге бәйрәм спонсорлар көче белән уза.  Менә шундый Сабантуйларда безнен халыкның  шушы бәйрәмне яратуын, бу бәйрәм безнең яшәешебез икәнен беләсең.

  • Кызыклы, ничә ел узса да, Сабантуй белән  бәйле истә калган очраклар бармы?
  •  Андые да бар.  Бер авылда әтәчне тотканда,  әтәч елгага сикерде, булмады инде дип кенә уйлап бетердем,  ярты авыл әтәч артыннан   күлгә чумды, аптырап та, сокланып та  карап торырга туры килде. Безне халык зирәк һәм тапкыр бит ул. Бервакытта да бәйрәмнең ямен җибәрми.
  • Кечкенә авылларда кичке Сабантуйлар уза хәзер, Арыдагы Кичке Сабантуйны ничә ел рәттән син алып барасың. Бу уңайдан ни әйтер идең?
  • Бу бәйрәмнең  тагын шул ягы бар: әллә  нинди ерактагы авылларны популярлаштырып була, артистларча әйтсәк,  пиар ясап була. Мәсәлән  Ары кичке Сабантуе  8 нче  тапкыр уза быел. Ул бәйрәм турында мин  Казанда гына да әллә ничә кешедән ишеттем. Аны көтеп алалар, мари чигендәге Арыны Әтнәнең башка авылларына караганда күбрәк беләләр читтә яшәүчеләр. Авылларны саклап калучы өчен дә  кирәк бу бәйрәм, дип уйлыйм мин.
  • Рәхмәт, Азат, мәйданнарда очрашырга насыйп булсын.
  • Рәхмәт. Быелгы Сабантуйлар  матур күңелле узсын. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Фото: Ары Сабантуеннан күренешләр.  Алып баручы - Азат Фазылҗан, фотолар аның альбомыннан алынды.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: