Этнэ таны

БАЛАН

Балан гүзәллек, мәхәббәт һәм бәхет символы булып исәпләнә.

Су буйларында, әрә­мә­лек­ләрдә, урман аланна­рында баланны еш оч­ра­тырга була. Июнь баш­ларында ул безне үзе­нең хуш исле, ап-ак чә­чәкләре белән сокландыр­са, көз кып-кы­зыл эре тәлгәшләре бе­лән сөендерә. Әле гыйн­варда баланның рубин тәл­гәшләре кышның кырыс, сал­кын табигатенә нинди­дер серлелек өстиләр ши­кел­ле.

Балан "зелпечәләр" семьялыгына керә, умарта кортлары өчен бал җыю урыны да, әйләнә-ти­рәне матурлау өчен декоратив куак та. Тиз үсә, суыкка чыдам, күләгәле урыннарны да үз итә.

Балан - иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көч­­ле дәвалау чарасы була­рак та кулланган. Әбием Газзәнең (әни­ем­нең әнисе ) вафатына 52 ел узса да, ул авылдагы иң пөхтә, иң чиста, аш-суга бик оста карчык иде. Ул бигрәк тә үзенең "фирменный" балан бә­леш­ләре белән танылды, авыл карчыклары әле дә сагынып искә алалар.

Безнең бакчада 4-5 данә төрле сорттагы балан куаклары үсеп, мул уңыш бирәләр иде. Әби баланның күп өлешен туганнарга, күршеләргә өләшә, калганын саклау­га куя. Җәй көне арыш үрдереп, аннары киптереп тегермәндә тарттыра. Баланны шул салат оны белән аралаштырып чуенга сала, азрак су, ши­кәр өсти, чуенны таба бе­лән каплап, кызу ипи ми­ченә урнаштыра. Ул ан­да төне буе тора. Өйгә хуш ис тарала, телеңне йо­тарлык балан катыгы бар­лыкка килә. Шуның бе­лән пешерелгән балан бәлеше гаҗәп тәмле булыр иде. Бәлки әбинең үзе генә белгән серләре дә булгандыр, чөнки әни пешергән балан бә­лешләре бик тәмле бул­салар да, барыбер әби­некеннән калышалар иде. Сирәк кенә булса да ба­лан бәлешен әле дә пешерәләр. Салат оны ясап мәшәкатьләнеп тормый­лар, аның урынына кыздырылган арыш оны яки квас оны гына файдаланалар. Шуңа кү­рә чын балан бәлеше уры­нына аның "пародия­се" генә барлыкка килә. Анда балан тәме сакланса да, ләззәте булмый.

Элек авыл халкы ба­лан­ның әһәмиятен аң­ла­гандыр, чөнки балан өл­герүгә җәяүләп тә, ат бе­лән дә капчыклап ба­лан җы­ярга куаклыкларга, саз­лыкларга йөриләр иде. Хә­зер табигатькә чыгып балан җыюлар бетте. Хәт­та үз бакчаларындагы ба­лан да җыйналмыйча ка­ла. Ул кыш буе, кыргый кош­лар ашап бетергәнче, кы­зарып утыра.

Халык медицинасында аның җимеше, кай­ры­сы, төше файдаланы­ла:

- балан суы сулыш юлла­рына салкын ти­гән­дә, йөт­кергәндә, брон­хи­аль астма вакытында фай­даланы­ла, бит­тәге бет­чәләрне бе­терә;

Реклама

- өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын ба­са. Баланны сытып ярага куялар;

- балан төнәтмәсе ашка­за­ны, уникеилле эчәк җә­рә­хәте вакытында, йөрәк чә­нечкәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә файдалы;

- ис тигәндә балан чәй­нәргә, колакларга берәр балан җимеше куярга ки­рәк;

- балан чәчәге тө­нәт­мә­сендә диатез, экзема, ти­ре туберкулезы белән чирләгән балаларны коен­дыралар;

- яшь балан бәбәкләре төнәтмәсен балада золотуха булганда файдалану уңай нәтиҗә бирә;

- запор (эч кипкәндә) бул­ганда кофе тарткыч­тан чыгарылган 1 чәй кашыгы кипкән баланга кайнаган су өстәп, аны әйбәтләп төреп, 10 минут төнәтергә, азрак шикәр кушып, көнгә 1-2 тапкыр эчәргә һ.б.

Балан тәмле ризыклар әзерләү өчен дә менә дигән. Югарыда әйтелгән балан бәлешеннән тыш, баланнан витаминнарга бай, телеңне йотарлык морс, татлы балан суы, ке­сәл, компотлар, желе, кай­натма әзерләргә бу­ла. Витамин кытлыгы баш­лана торган кыш, яз көннәрендә баланны авыз­га кабып суырып йөр­сәгез дә файдасы тими кал­мас.

Балан - сә­ла­мәт­ле­ге­без­не саклау һәм тук­лану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә. Ләкин табигать хә­зинәләренең күбесе я бөтенләй файдаланылмый, яисә файдаланылса да, аларны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары инде онытылып бара. Кызганыч билгеле, безнең организм банан ашау өчен түгел, ә балан ашау өчен яратылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: