Этнэ таны

"Балетны өйрәндем, Парижга бардым"

"Китәм, димә"не язар алдыннан була монысы. "Ишеткән белән генә халыкны ышандырып булмый. Язасы темаңны өйрәнергә, белергә кирәк",- диде Әтнәгә очрашуга кайткан язучы Нәбирә Гыйматдинова. Аксубай районының Карасу авылы кызын безнең Әтнә халкы гына түгел, бөтен дөнья белә хәзер. Аның "Китәм, димә" дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буенча 2001 елда төшерелгән күпсерияле...

"Китәм, димә"не язар алдыннан була монысы. "Ишеткән белән генә халыкны ышандырып булмый. Язасы темаңны өйрәнергә, белергә кирәк",- диде Әтнәгә очрашуга кайткан язучы Нәбирә Гыйматдинова.

Аксубай районының Карасу авылы кызын безнең Әтнә халкы гына түгел, бөтен дөнья белә хәзер. Аның "Китәм, димә" дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буенча 2001 елда төшерелгән күпсерияле телевизион фильмын карамаган, "Сәвилә" повестен укымаган кеше сирәк. Шуларга "Кыргый", "Ак торна каргышы", "Парлы ялгыз", "Тәкъдир", "Бер тамчы ярату" кебек әсәрләрен дә өстәп, "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре", Россия, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәбирә Миннәхмәт кызының 21 китап авторы булуын да истә тотсак, халыкның, мәктәп укучыларының дәүләт театры бинасының тамаша залын тутырып килүләренә, язучыга бер-бер артлы сораулар яудыруларына аптырарлык түгел.

Реклама

Ә ул һәрвакыттагыча үзе булып, ихлас калды. Иң элек үзләрен (балачак дусты, "Идел"журналында эшләүче Вәсилә ханым белән килгән) кунакка чакырган китапханә мөдире Рания Галимҗановага халык белән очраштырганы өчен рәхмәтен әйтте.

- Әтнәгә бик рәхәтләнеп кайтым, татар мохитен саклаган як,- дип шатландырды. Үзенең сүзләренә язылган җырны башкарган Гөлүзәнең чыгышын да сокланып тыңлады. Аннан соң без сокландык. Сорауларга биргән җаваплары үзенә каратты.

  • Популярлык "сихерче" белән килде бугай. 84-85 нче еллар. Андый тема рус әдәбиятында да юк иде. Күрше авылда Шәрифҗамал әбине ишетеп үстем. Аны халык "Сихерче", "Убыр", дип кенә йөри иде. Кемдер авырып китсә, шунда йөгерә. Им-том белән дәвалый. Күңелдә өлгереп җиткән булгандыр. "Казан утлары"нда басылып чыкты. Шуннан соң Роза Туфитулова белән үз ягыма кайтам. "Әби турында яздым, аны бер күреп сөйләшәсем килә. Кабул итмәс микән мине ",- дим. Кеше аша гына керәсе, теләсә кем керә алмый. Роза апа көлемсерәп кенә куйды. Минем керергә теләвемне җиткергәч, әби:"Беләм, беләм. Тагын язса, башын сугып ярам. Аның үзендә дә нидер бар",- дигән. Кердем әйбәт каршы алды. 40-45 минут өстемә дога укыды. Ә күзләре 17яшьлек кызныкы кебек җемелди. Әби үзе 100-102 яшьләрендә. Өстәлендә - Коръән китабы. Роза ападан сорап алган 25 сумлык акчамны сузам. "Үзенеке дә түгел, кешедән алып килгән", - дип ачуланды. Башка ул әбине күрмәдем. Язучы алдан күрергә тиеш. Татар авыллары бетеп бара, ә мин аны 20 ел элек күрдем.
  • Укымый торган буын килде, ничек китапка мәхәббәт тәрбияләргә? Дару үләннәре турында китап чыгарырга уйламыйсызмы?Тәүлекнең кайсы вакытында язасыз? Нинди әсәр өстендә эшлисез? Ник шигырьләрегезне китап итеп чыгармйсыз? Үзегезгә кайсы әсәрегез ошый? Остазларыгыз кем? "Китәм, димә"нең дәвамын язмыйсызмы? "Ак торна каргышы"ндагы Сараның язмышын беләсем килә. Өстәл китабыгыз?..
  • Трагедия күрмим, укыганы укый аның. Элек тә китап укымаучылар бар иде. Компьютер да сәбәп, ул суыра балаларның энергиясен. Бөкерәеп беткән балалар да күренә башлады. Аларга юнәлеш бирергә кирәк, укытучы белән китапханәче ярдәмгә килә ала. Сәбәбен үзебезнең язучылардан да күрәм, "дешевый" әсәрләр языла. Укучыга ике хатын талашкан әсәр кирәкми, гайбәт тә кирәкми, күз яшьләреннән дә туйган алар. Балаларны кызыксындыра белергә кирәк. Мин үзем шулай эшләргә тырышам. Мәсәлән, ни өчен күке йомырканы чит ояга сала? Урманга барганда тамагыгыз авырта, ә кайтканда сез сәламәт, сәбәбе нидә? Минем әсәрләремдә моңа җавап бар. Фирүзә Җамалетдинова, Рәмзия Габделхакова, Илсөяр Иксанова, Халисә Ширмәннең... әсәрләрен укырга киңәш итәм. Дару үләннәре турында язасым килә, материаллар да күп. Кызым табибә, аның вакыты булганын көтәм, минем үләннәр турында язганнарны, ул табиб күзлегенән карап киңәш бирергә тиеш. Шулай халык өчен файдалырак булыр. Кайчан язам? "Тулгак" ни вакытта килә, бала табуга тиңлим әсәр тууны. Төнлә язучы хатын-кызларга йокларга киңәш итәм, матур булу өчен 7 сәгать йоклау кирәк. Бүгенге көндә "Нурулла" дигән әсәр өстендә эшлим. Авыррак языла. Әллә ничә кайттым Балтачка. Әле һаман өйрәнәм. "Дуңгызны бетермәсәң, авылың бетә", - диләр Нуруллага төшендә... Шунысын гына әйтә алам, фаҗига итеп язмыйм. Ә шигырьләрне үзем өчен генә иҗат итәм. Минем өчен ул җиңел. Катлаулырак, газаплырак эшнең нәтиҗәсен яратам. Үземә ошаган әсәрем - "Тәкъдир". Туфан Миңнуллин белән Аяз Гыйлажевка рәхмәтем зур, башкалар мине читкә тибәргәндә алар мине әдәбиятка тартып китерделәр. Киңәшләрен бирделәр. Әсәрләремне иң беренче тапкыр укучылар да алар. "Китәм, димә"нең дәвамын сорап чит илләрдән дә хатлар килә. Китап итеп язмыйча телевидение өчен эшләсәм генә инде, бер әсәр өстендә эшләгәндә башкасын уйлый алмыйм. Баласы әтисен күрергә кайта. Сараның язмышы да әйбәт. Өстәл китабым - Коръән. Без аннан да бөек китап чыгара алмыйбыз. Без тузан бөртеге генә. Фәлсәфи китаплар укыйм. Бөтен чит ил классикларын, үзебезнең классикларның әсәрләрен укып чыктым...

Ике сәгатькә сузылган очрашуның үткәне сизелмәде дә. Җитмәде дә кебек. Очрашу беткәннән соң язучыны чолгап алган укучылар әңгәмәне дәвам иттеләр. Автограф куя-куя да автор күп сорауларга җавап бирде әле. Ә мин үзем нужа куганга Иваново шәһәренә китеп эрләүче һөнәрен үзләштергән, маляр-штукатур булып эшли-эшли кичке урта мәктәпне тәмамлап җурналистикага, аннан әдәбиятка килгән язучының шулай яшь калуына, пенсия яшен узса да, иҗат дәрте белән януына, кешеләрне шул дәрәҗәдә яратуына гаҗәпләндем. "99 процент әшәке сыйфатлары арасында 1 процент уңай сыйфат тапсам кешедән, мин инде бәхетле", - дигән иде Нәбирә Минәхмәт кызы. Барыбызга да шундый буласы иде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: