Этнэ таны

Банкоматтан акчаң югалмасын дисәң

Зур-зур адымнар белән дөнья технологиясе алган барган саен, кызганычка каршы гади халык өчен аның минуслары да барлыкка килә.

Реклама


Кәрәзле телефоннар тормышыбызга бик тиз үтеп кереп, бик зур уңайлыклар тудырдылар. Шул ук вакытта төрле ялганнар да нәкъ менә шул телефоннар аша башкарыла. Аннары без үзебез дә төрле алдауларга бик тиз ышанабыз. "Соңгы вакытта кешеләрнең банкоматтагы акчалары югала башлады", - диде Әтнә полициясе җитәкчесе Фәнил Сәләхов. Сүзен дәвам итеп:
- Банк хезмәте бик уңайлы әйбер. Акчаңны аласың, телефоныңа аның алынуы хакында хәбәр килә. Кызганычка каршы, кеше әлеге телефон номерын югалта яки башка номер ала, тик әлеге номер белән бәйле хезмәтләрне өздерергә оныта. Нәтиҗәдә, адәм баласының ваемсызлыгы үкенечле хәлләргә юлыктыра. Югалган яки алыштырган телефон номерың мошенниклар кулына эләгеп, хәләл көч белән тапкан акчаңны югалтырга да мөмкин. Шуңа күрә дә райондашларыбызны кисәтеп, телефон номерыгызны алыштырган очракта, банк хезмәтен дә өздерергә онытмагыз, диясем килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: