Этнэ таны

Байлыктамыни мәхәббәт

Кеше яши-яши генә барлык тормыш авырлыкларына төшенә. Берәү дә белеп тумый. Һәр сабыйның балачак мәхәббәте - иң беренчесе булса, ә яшьлекнеке ул бөтенләй икенче инде... Үсә төшкәч, үткән көннәрдәге ялгышлыкларыбыздан кайчак үзебез дә көлеп куябыз. Әмма үткән язмышка - яшьлек елларына кире кайтып булмый шул... Показать полностью.. ... Менә, бүген...

Реклама

Кеше яши-яши генә барлык тормыш авырлыкларына төшенә. Берәү дә белеп тумый. Һәр сабыйның балачак мәхәббәте - иң беренчесе булса, ә яшьлекнеке ул бөтенләй икенче инде... Үсә төшкәч, үткән көннәрдәге ялгышлыкларыбыздан кайчак үзебез дә көлеп куябыз. Әмма үткән язмышка - яшьлек елларына кире кайтып булмый шул...

... Менә, бүген кичен Рүзәлнең дә бит зарыгып көткән, бер ел элек күз төшергән бердәнбер мәхәббәте - Айгөле, авылга - күршедәге әбиләренә кунакка кайтты. Рүзәл, Айгөлнең кайтуын хәтта белми дә иде, сизмәде дә. Белер иде, ул җәйге каникул вакытларында гына кайткалый иде, анда да берничә генә көнгә. Ә быел ул бит ярты айга кайткан! Бу турыда егет кичке уйнауга чыккач кына, аның энесе Камил белән күрешеп сөйләшкәч кенә белде.
Рүзәлнең 14 яшьлек, ә Айгөлнең 12 генә тулган чагы иде. Камилгә дә озакламый 11 тула. Барсының иң яшь чаклары - матур вакытлары, үсеп килгән еллары...
Авыл. Кич. Урамда әбиләр җыелышып бергә сөйләшеп утыралар, ә кунакка кайткан шәһәр балалары белән авылныкылар күңелле генә шау-шу киләләр... Йөгерешәләр, көлешәләр, төрледән-төрле үзләренә ошаган уеннарны уйнарга ярата иделәр алар.
Авыл гаҗәеп матур табигатьле. Аның саф һавасы, диңгезләргә тиң су буйлары, бар яшеллек, халыкның күп булуы - һәрбер кайткан кунак өчен иң зур бәхет иде. Урта яшьтәге егет-кызлар да күп, мәктәп укучылары урам саен бер төркем.
Шулай матур гына бер җәй урталарында Айгөлнең кайтуы - Рүзәл өчен дә иң бәхетле көннәрнең берсе булды. Аның кайтуын бер ел буе түземсезлек белән көтә белде егет. Хәер, хатлар язышып торсалар да, нык булды Рүзәл. Телефон аша да атна саен сөйләшеп тора иделәр. Бер-берсен шундый сагынып, тавышларын ишетешә алсалар, кәефләре көннәр буе күтәренке була аларның.
Ярты айга дип кайткан Рүзәлнең мәхәббәт җимеше, әбиләренә гел ярдәм итеп торды. Аңа энесе Камил дә кушыла иде. Күршесенең вак-төяк эшләрен эшләү белән беррәттән, алар әле Рүзәлнең өенә, авылдагы тагын берничә дусларын ияртеп үзләренең иң яраткан "Почта" уеннарын уйныйлар иде. Бик күп кенә кагыйдәләрне үз эченә алган әлеге уенны Рүзәл үзе уйлап тапты, үзеннән кечкенәләрне дә кызыклы итеп уйната, вакытларны гына тиз үткәреп җибәрә иде. Шулай итеп, капка төбендә яшеллектә уйнап, җәйнең иң каты кыздырган эссе челләсендә дә сәгатьләр тиз үткәнлектән, кичнең килеп җиткәнен сизми дә калалар...
Инде янә маллар карап, ашап-эчеп тамак туйдырып бераз хәл алганнан соң, кичке тугызлар җиткәч, олылар, урамдагы иң күп җыелган авылдашларына янына килеп, сөйләшү-бәхәсләргә кушылып, төнге уникеләргә кадәр утыргычта түгәрәк өстәл ясыйлар. Монда һәркемнең зары, шатлыклары уртак була торгандыр...
Менә нәкъ тә шушы мизгелләрдә, караңгы төшә башлагач, беренче мәхәббәте өчен үлеп җан аткан сигезенче сыйныф укучысы Рүзәл Айгөле яныннан китми торган иде. Ни генә булса да саклап, яклап, үзенең шундый изге, искиткеч матур яратуы хисләренә, назына төреп алып, үзенә җәлеп итәргә тырышты. Хәтта качып үптермичә кертми дә иде әле!
Җәйге каникуллар бит ул һәр укучы өчен бик тиз үтә торган чор. Беренче сентябрь башлануга ук, яллар җитмәде, укыйсы килми дип, әйтергә яраталар. Август ахырына инде авылда яшьләр кими башлый, чөнки шәһәрдән каткан укучылар китеп бетәләр.
... Яңа уку елы башланды. Рүзәл быел тугызынчы сыйныфка аяк атлады. Иң зур түземсезлек белән сөйгән ярын - бердәнбер Айгөлен сагынды һәм аның белән сөйләшкән саен көзге каникул вакытында да кайтуын үтенде. Ләкин кыз аны-моны төгәл әйтә алмый, тырышырбыз дип куйгалый иде. Уку башлану белән үк, өендәге бәрәңге бакчасы көтеп тора иде Рүзәлне. Бакчалары да зур, әмма ничек булса да укуын калдырмаска тырышты.
Шулай беркөн кичен, көтмәгәндә, телефон аша язышканда Рүзәлгә иң зур "ташлы" хәбәр килеп төште: "Мин бит сине яратмыйм. Миңа бүтән җылы сүзләр язма..." дигән Айгөлнең сүзләрен укыганда егетнең йөрәгенә энә кадалгандай, сулышы туктап калгандай булды. Йөрәген учы белән ныклап кысып, авырдан гына булса да, кызның хәленә керергә тырышып, ул исә иң яхшы дуслыкны тәкъдим итте. Кыз, әлбәттә, ризалашкан иде...
Балалар бакчасына йөргәндә үк, Айгөл күрше егете Инсафка гашыйк булган иде шул... Ләкин бу турыда ул Рүзәлгә соң булгач кына әйтте. Рүзәл үзе дә кайчак сизгәли, чамалаган булса да, берни дә сорамады. Күрше егете исә, иң бай егет булып чыкты, хәтта туган көн һәм бәйрәмнәр саен аның әтисе меңәр сум акча биреп, Айгөлгә бер букет чәчәк, бүләкләр бирелә иде. Кыз һичшиксез боларга бик кызыкты, ә бу вакытта аңа чын ярату, авылдагы күршесе бөтенләй дә кирәкми иде инде...
Рүзәл әле бик тә яшь булганлыктан, мәхәббәт бит ул - мәңгелек(!), кызлар бетмәс әле дип, Айгөленә булган хисләрен сүрелдерергә тырышты, һәм, ниһаять моны булдырда алды. Мәктәбендә ул тагын бер ел укыды. Ләкин соңгы елны укып торасы итмәде, чөнки сыйныфташлары таралыша башлагач, бары дүрт кенә кыз калган иде һәм ул күрше районга урта һөнәри белем бирү йортына керде. Анда да бер-ике ай укыганнан соң, янә үзенә ошаткан бердәнбер матур кызны - Гөлназны очратты... Ләкин бу ярату беренче мәхәббәттән дә көчле, иң сафы һәм иң матуры иде...



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: