Этнэ таны

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша

Бу бәйрәмне илебездә бик зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Моның өчен махсус карар кабул ителеп, төрле дәрәҗәдә комиссияләр булдырылды. Ватан геройлары санынча дип Җиңү паркында 378 агач утыртырга килештеләр Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган елның октябрь аенда. Ә Михаил Черепановның исәпләве буенчабу сан 770 була. Татарстанда туып, читтә яшәгән, Дан орденының...

Бу бәйрәмне илебездә бик зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Моның өчен махсус карар кабул ителеп, төрле дәрәҗәдә комиссияләр булдырылды. Ватан геройлары санынча дип Җиңү паркында 378 агач утыртырга килештеләр Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган елның октябрь аенда. Ә Михаил Черепановның исәпләве буенчабу сан 770 була. Татарстанда туып, читтә яшәгән, Дан орденының тулы кавалерлары, социалистик хезмәт геройлары, башка төбәкләрдәге татарларны онытмаска тәкъдим итә. Архив документларында 52 татарстанлы кәһарманлыклары өчен югары бүләккә тәкъдим ителсә дә, бүләк алынмаган.

Күп кенә Европа илләре җиңү көнен бәйрәм итми.Немец халкы бу көнне бернинди гамәл кылмый үткәрә. Германия хөкүмәте күптән үз гаебен танып, илләр алдында гафу үтенде. Алар бу сугышта үзләренең үлүчеләрен дә, зыян күрүчеләрен дә күптән санап чыгарды һәм һәммәсе алдында гафу үтенеп кенә калмады, матди зыянны да каплады. Сугыш елларының символикасын куллану, искә алуга карата законнар каты куелган. Совет солдатлары күмелгән каберлекләр тәртиптә тотыла.

Реклама

Белгәнебезчә, безнең илдә әле дә сугышта һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнарның саны төгәл билгеле түгел. 2013 елның ноябрь аенда Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узган Республика ветераннары советы пленумында Хәбир Иштирәков бәйрәмгә якынлашу уңаеннан бер генә сугыш һәм тыл ветераны да игътибарсыз һәм рәнҗеп калмасын, кайгыртуны тоеп торсын өчен тырышлыкны тагын да көчәйтергә кирәклеген әйтте. Хакимият структуралары һәм башкалар белән бергәләп яңадан бер мәртәбә ветераннарны барлап чыгарга, көнкүреш шартларын өйрәнеп, теләк- гозерләрен тыңлап, мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышырга тиешбез. Дәүләт күләмендә тотынгач, исәннәрне хөрмәтләү югары дәрәҗәдә буласы шик уятмый.

Һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнарның язмышлары турында да мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат туплансын иде. Илнең төньяк - көнбатыш өлешендәге урманнарда һәм сазлыкларда күмелмичә яткан күп меңнәрчә солдат сөякләрен җирләүне дәүләт үзенең бурычы итеп танырга һәм башкарырга тиеш дип саныйм. Туганнарын югалтучылар интернеттан эзләп, алар турында күпмедер мәгълүмат табуга ирешәләр. Ләкин документлардагы төгәлсезлекләр аркасында еш кына уңышсызлыкка дучар булып, өметсезлеккә биреләләр. Әмма фидакарьләр бирешмәскә чакыралар. Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Зөлфәр Сафиулла улы Баязитов эзләнүләрне ХӘТЕР китабыннанбашларга тәкъдим итә. Аннан соң сорауларны төрле чыганаклардан исем-фамилияләрнең, хәтта хәрби комиссариатлары исемнәре үзгәртергә мөмкин вариантларда, зур түземлек белән эзләнергә кирәклеген дә искәртә. Ул үзенең вакыты, матди чыгымнары белән хисаплашмый сугышта булган Кызыл Армия солдатларын эзләү белән шөгыльләнә. Үзенең изге эшендә Мәскәүдә яшәүче отставкадагы полковник Виктор Юрьевич Суслопаров, Хәтирә Мансур кызы Мәрдәншина, Казан музей мемориалы мөдире Михаил Юрьевич Черепанов кебек эзтабарларга да таяна. Германия архивлары, Ленинград блокадасы, концлагерьларда әсирлектә булучылар табылса, яраланучылар һәм бүләкләнүчеләр арасыннан да кирәкле мәгълүмат булуы мөмкин. Зөлфәр Сафиулла улы инде күпләргә ярдәм итәргә өлгерде.

Инде Җиңүнең 70 еллыгын зурлап үткәрергә җыенгач, сугыш чоры балаларын да барлап, ил күләмендә аларны яклаучы канун кабул ителсә дә дөрес булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: