Этнэ таны

БЕР ГАСЫР АЛДАН УЙЛАУЧЫ ГОСМАНОВЛАР

Әгәр син бер елга алдан уйлыйсың икән - орлык утырт, ун елга алдан уйласаң - агач утырт, ә инде бер гасырга алдан уйлый белсәң - кеше тәрбиялә, диләр.

Шөкер, авылыбызда ту­лы бер гасыр алдан уйлый белүчеләр байтак, һәм мин, икеләнмичә, бе­ренчеләр рәтенә Госмановлар гаиләсен кертер идем.

Бу гаиләне нык тамырлы имән агачына тиңлим. Киң ябалдашлы, көчле агачның иң төп тамыры, билгеле, гаилә башлыгы - Равил абый. Тирә-якта бал­та остасы булып танылган Равил абыйның алтын кулы тимәгән йорт, каралты-кура калмагандыр заманында. Озак еллар иңне-иңгә куеп, тор­мышларының шатлыклы һәм авыр минутларын уртаклашып яшәүче гомер юлдашы Венера апа белән бергә балаларына да, оныкларына да нәкъ менә бары хезмәтнең генә рухи канәгатьлек китерә алуын төшендерә алганнар алар. Шуңадыр, балалары да алар үрнәгендә тәрбияле, әхлаклы, үтә тырыш булып үскән. Бү­генгесе көндә алар уллары Рәшит абый белән киленнәре Фагыйлә апа тәрбиясендә балаларына һәм оныкларына кадерле әти-әни, әби-бабай, зур бер гаиләнең җитәкчесе, юл күрсәтүчесе булып яши­ләр. Үз тормышларын корган башка бала­ла­ры да, барча онык һәм оныкчыклары да киңәш-табышка төп нигезгә җыйналалар. Ә инде гаи­лә традицияләрен дәвам итеп яшәүче Рәшит абый белән Фагыйлә апа һәркемне якты чырай, тәмле ризык белән каршы ала, хөрмәтләп озатып кала.

Тормыш йөген җигелеп тартучы Рәшит абый белән Фагыйлә апа, әти-әниләре белән бер сүздә булып, бер-берсен аңлап, күпләрне сок­ландырырлык һәм көнләштерерлек итеп го­мер итәләр. Гомумән, алар­ның күзгә ташлана тор­ган бер сыйфатлары бар: алар балалары тормышы белән яшиләр. Берсеннән-берсе уңган, булган кызларын һәм улларын җәмгыятебезнең иң җаваплы тармагында - мәгариф өлкәсен­дә хезмәт куярлык итеп тәр­бияләгәннәр. Бил­ге­ле, барыбызның да ба­лаларыбызны бә­хетле, сәламәт итү - яшәвебез­нең асы­лын билгеләгән те­ләк-мак­саты. Күптән кү­зәтеп киләм, аларда ул бөтенләй үзенчәлекле. Балалары авызыннан "әти" дигән сүз чыгуга, Рәшит абый, бар эшен ташлап, ярдәмгә килә. Монда Фагыйлә апаның: "Әтиегез ни әй­тер икән?" - дип гел әйтеп торуы да зур роль уйнагандыр, бәлки. Балалары әтиләренең ачулану тү­гел, кырын күз карашын да хәтерләмиләр хәтта. Аптырыйм: ничек итеп Рәшит абый улы һәм кызлары күңеленә ачкыч таба ала икән!? Кечкенә генә эшне дә гаиләләре белән бергәләп башкаралар, алар өчен вак эш юк. Шуның өчен дә балалары оештырган һәр­бер чара җиренә җиткән, җентекләп уйланылган, бизәлеше белән дә, эч­тәлеге ягыннан да бер-берсен кабатламыйлар. Әлеге гаилә башлыклары күкрәк киереп: "Без бәхетле!" диеп әйтә алалар, чөнки балалары укымышлы, тәртипле, ышанычлы.

Иң өлкән кызлары Зөһрә, чын мәгънәсендә, мәктәбебезнең йөзек ка­шы. Нинди генә йомы­шың төшеп мөрәҗәгать ит­­сәң дә, ярдәм итә, акыл­лы киңәшен бирә, төшенкелеккә бирелсәң, тынычландыра. Аның янын­нан нинди дә булса бер фикергә килеп, үзең­дә көч һәм ышаныч тоеп китәсең. Икеләтә тырыш, максатчан булуын Англиянең Кембридж шә­һәрендә белем эстәве тагын бер кат раслый.

Зөһрә - үз эшенең остасы. Фән укытучысы бу­ларак та, сыйныф җитәкче­се буларак та. Моннан нәкъ 7 ел элек терекөмештәй тиктормас малай һәм кызлардан торган коллективны кабул итеп алды ул. Үзенә дә, калганнарга да үтә таләпчән, туры сүзле апа­ларының ныклы кулын тиз төшенеп алдылар уку­чылары. Күпчелеге ир-балалардан торган сыйныфын, хез­мәт сөю­че һәм, иң мөһиме, кешелекле итеп тәр­бияләп, узган уку елында олы тормыш юлына озатты. Ышанам: укучылары кая гына барсалар да, югалып калмаслар, апалары биргән тәрбия нәтиҗәсендә чын кеше булып калырлар, мәктәбебез йөзенә кызыллык китермәсләр.

Реклама

Әллә өлкән бала булганга, әллә инде табигате белән шундый, Зөһрә, эне-сеңелләрен дә бер йодрыкка туплап, үз үрнәгендә ияртеп бара. Ике сеңелесе - Гүзәл һәм Гөлүсә, апалары эзеннән барып, инглиз теле белгече булдылар. Араларында үзенең тыныч холкы белән аерылып торучы Гүзәл Олы Әтнә урта мәктәбендә тырышып хезмәт куя, укучыларының да, әти-әниләренең дә яраткан укытучылары. Апасы кебек, район укытучылары арасында уздырылган бәй­геләрдә призлы урын алып, коллективларының горурлыгы булып тора. Ә Гөлүсәләре матур, эчтәлекле мәкаләләре белән "Әтнә таңы" укучыларына яхшы таныш. Ул, үзенең актив тормыш позициясен күрсәтеп, район яшьләре арасында онытылмаслык чаралар­ның үзәгендә кайнаучы да, иренең ышанычлы тормыш иптәше, кайгырту­чан килен, кызының яраткан әнкәсе дә.

Энеләре Таһир кеч­кенәдән электр приборларын, техниканы сүтеп-төзәтеп авылдашларын шаккатыра. Бүген ул район күләмендә яхшы компьютер белгече булып танылды. Замана тех­никасын иярләгән бу егеткә бик күпләрнең йомышы төшә, ә ул беркем­не дә кире бормый, һәр­кемгә ярдәм кулы суза. Техник белем алган егет, мәгарифне үстерүгә үзен­нән зур өлеш кертә.

Әлеге юлларны язганда, кайчандыр булган бер кызыклы сөйләшү ис­кә төште. Күңгәр урта мәктәбендә белем алган чорда фән олимпиадаларында Госмановалар бер-бер артлы урын яулыйлар. Кайсыдыр мәк­тәптән берәүнең моңа күңеле кытыклана, һәм бер хезмәттәшебездән "Бу Госмановалар бетәме инде?" - дип сорый. "Госмановалары бетте, инде Госмановлары старт ал­ды", - дип җавап бирә ул аңа каршы. Мондый сорау үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли шул.

Сүземне йомгаклап, шу­­ны әйтәсе килә: са­быр­лык һәм түземлек, игъти­бар һәм яратуның тәрбия җыелмасын нигез итеп алган Госмановлар тормыш сынау­ларына бирешмәслек, ми­һербанлы, шәфкатьле ба­лалар үстерүләре бе­лән горурлана алалар. Алар турында, һич курыкмый, бер гасыр алдан уйлаучылар дип хаклы рәвештә әйтә алабыз.

Теги: гаилђ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: