Этнэ таны

БЕР ИСЛӘРЕНӘ ТӨШӘР ӘЛЕ

Матур сөйләп, җырларга кертә торгач, әкренләп авыл, аның халкы онытылып бара.

Яшәеш - каршылыклар төене. Чишә алсаң, көчең барда чишеп каласың, юк икән юк, төен төйнәлә дә төйнәлә, очы-башы югала. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Марат Хәкимуллин белән әңгәмәне җирлектәге кечкенә, авылларда яшәүчеләрдән башладык.

- Җирлеккә 4 авыл керә: Киме, Ары, Яңа Бәрәскә, Бактачы. Дөрес, Кимедә яшәүчеләрнең тормыш шартлары белән Бактачыда яшәүчеләрнекен ча­гыштыра торган түгел, шулай да берсен дә игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз. Яңа Бәрәскә белән Бактачы авылларына юлны бетермәдек быел, ике авылга да юл бар. Бактачыдан Киме мәктәбенә төшеп укучы балаларны үзәккә эшкә төшүче ат белән трактор йөртә, хуҗалык моның өчен аларга өстәп акча түли. 4 авылда да мәдәният йорты бар, 2 китапханә хезмәт күрсәтә, берсе - Ары, икенчесе Күлле Киме мәдәният йор­тында урнашкан, алар күмер ягып җылытылалар.

- Сезнең җирлектәге коеларның сулары, нитрат бу­лу сәбәпле, эчәргә ярак­сыз, дип табылган иде...

- Авыллар сусыз дип әйтеп булмый. Кимедә су бар. Яңа Бәрәскә, Бактачы да сусыз түгел. Бактачының уртасында казылган кое бар, аннан хәзерге вакытта 2 хуҗалык, җәен 4 хуҗалык файдалана, дөрес ара ераклыгы бар, халыкның ризасызлыгы шуннан. Иске коены ремонтларбыз дигән идек, аны да күмдермичә булмый, бурасы черегән. Моннан тыш Бактачыда 12 хуҗалыкның үз коесы бар. Арыдагы 3 коега "Нитратлы" дип тамга сугыл­гач, 2 коесын чистартып, дезинфекцияләдек, 1 кое­га алдан капиталь ремонт ясаган идек, чистартканнан соң җәй көне кабат нитратка тикшерттек, "Эчәргә яраклы", дип табылды. Кызыксынып хуҗалыктагы коеларның суларын да тикшертеп карадык, бертөрле, әйбәт булып кайтты. Язгы сулар белән төшкәндер ул нитрат, элекке дуңгыз фермасыннан күчтәнәчтер инде ул безгә. Ә болай безнең җирлектәге сулар әйбәт. Арыдагы "Гарәфи коесы"н ремонтлар өчен кольцолар кайтарттык, бурасы черегән, озакламый эшләрбез. Болардан тыш Кимедәге су башнясын төзекләндерәсе бар. Авылдагы 12 колонканы будка эченә кертеп эшләргә исәп. Өч чишмәбез бар, халык аннан су эчмәсә дә, чистартып, матурлап эшләп куясы килә. Ут бетсә, чишмәгә бармый кая барасың.

- Яз килү белән чүпкә батабыз, чистарыну, җыештыру эшләре ничек оештырылачак?

- Аллага шөкер, бездә халык тәртипле хәзер, чүпләрне елгага ташламыйлар. Шәхси хуҗалыгын җыештырса да, урамнарны җыештырсак та, капчыкка тутырып, чатка чыгарып куялар, трактор белән вакытлыча салып тора торган чүплеккә илтәбез. Аны әйбәтләп, сулар кермәслек итеп эшләдек. Техника булу белән райондагы чүплек полигонына илтәбез.

Реклама

- Җирлектәге зиратларны төзекләндереп бетердегез дип беләм...

- Аллага шөкер, авыл саен бер зират, 4 зиратыбыз әйләндереп алынган, өчесе буялган. Яңа Бәрәскәнекен буйыйсы бар. Ары зираты рәшәткә белән әйләндерелгән иде, халыкның тимердән әйләндерәсе килә, җайлап шуңа материал туплыйбыз. Акрынләп эшли башларбыз дип торабыз, чистарту да элекке тәртип белән барачак.

- Социаль үзәк күзгә күренеп күтәрелә, кайчан ачылыр икән?

- Бүгенге көндә төп эшебез шул. Түбәгә тотынырга торабыз. Газ кертү артыннан йөрим. Августка өлгертергә исәп. Эшләүче Арча МСОсы төзүчеләре шулай дип ышандыралар.

- "Акча юк" - җитәкчеләрнең яратып әйтә торган гыйбарәсе бу, сез дә шулай дисезме?

- Акча бер дә юк түгел. Статьялап карасаң бар, берсен икенчесенә тотып булмый, мәсәлән, кое төзекләндерергә дигән акчаны урам төзекләндерер өчен алып булмый. Андый очракта халык белән аңлашып эшлибез.

- 17 ел авыл җирлеген җитәклисез. Авылларның киләчәге бармы, әллә алар акрынләп бе­түгә хөкем ителгәнме?

- Бетүгә үк җиткезмәс­ләр, шәһәрне авыл туйдырганын бер булмаса бер аңларлар әле, бүген кирәкмәсә дә исләренә төшәр. 2011 елда безнең җирлектә 17 кеше үлгән, 4 бала туган. 2012 елда 19 кеше үлгән, 2 бала туган. Быел 2 бала туды, 8 кеше вафат инде. Яшь гаи­ләләр юк дәрәҗәсендә. Нәтиҗәне үзегез ясагыз...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: