Этнэ таны

Без яшәүне сайлыйбыз...

Янәшәдәгеләр турында - "улы наркоман" яисә "оныгы наркотиклар куллана" дип ишетсәк тә, экстремистларның чираттагы "этлекләре"нә дә "алай икән" дип кенә куябыз, әйтерсең, бу безгә кагылмый.

Ә бәланың янәшә­дә ге­нә булуын, бүген яисә ир­тәгә якыныбызның да шул юлга басу мөмкинлеген аңлаганда күп очракта инде соң була. Район мәктәпләрендә полиция бүлеге хезмәткәрләре катнашында төрле чаралар үткәрелеп тора. Очрашуларның берсе шушы көннәрдә Олы Мәңгәр урта мәктәбендә үтте. Чарада полиция бүлеге һәм җирле үзидарә вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнаш­ты. Очрашуны башлап, мәктәпнең химия-биоло­гия укытучысы Гөлия Мө­хәммәтшина наркоманиянең "җир шарын биләгән иң зур проблема" икәнлегенә басым ясады. "Наркомания кешенең генофондын, үзәк нерв системасын җимерә, аңын томалый, гомерне кыскарта, психик авырулар китереп чыгара. Наркоманнан туган бала авыру була, 4 айдан артык яши алмый. Һәр кеше наркотикларга юк дип әйткән очракта гына бу афәтне җиңеп булачак." Без яшәүне сайлыйбыз" дип берләшсәк кенә планетабыз яшәр!"- диде ул чыгышында. Сүзне дәвам итеп полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов: "Наркотик кулланучыларның саны РФда 2011 елда - 16921 кеше булса, 2012 елда - 17000. Бу рәсми рәвештә исәпкә алынган наркоманнар саны. Наркотикларга килгәндә, марихуана, гашиш һәм мәк кебекләре киң таралган. Безнең илгә алар Әфганстан, Пакъстан кебек Урта Азия илләре аша керә. Наркоманнар арасында психотроп матдәләр бик популяр. Алар синтетик материалдан - аптекаларда сатыла торган даруларга төрле реагентлар кушып эшләнә, психикага зур зыян китерә. Психоактив матдәләрнең иң таралганы - дезоморфин, халык арасында "крокодил" дип йөртелә. Ул героинга караганда 10-15 мәртәбә арзан, бер кадаудан ияләшүгә китерә. Кеше организмы өчен бик куркыныч әлеге матдәне кулланганнан соң, кеше гәүдәсе чери һәм 2-3 айдан үлемгә дучар була. Республикада мондый матдәләр куллану Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә киң таралган", - диде.

Ваһһабизм һәм экстремизмның килеп чыгышы тарихын да укучылар кызыксынып тыңладылар. Ваһһабчыларның "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының кем тарафыннан, кайда һәм ничек оешуы, идеяләренең традицион ислам кануннарыннан нәрсәсе белән аерылуы - бүгенге көн өчен бик актуаль тема.

Чыгыш ясаучыларның сүзен дәвам итеп, җирле үзидарә рәисе Вәзыйх Хисмәтуллин укучыларга наркомания, экстремистлык кебек ил структурасын бозуга китерә торган зыянлы күренешләрдән ераграк торуны сорап мөрәҗәгать итте.

Реклама

"Наркоманиягә көрәш буенча, җирле үзидарәләрдә махсус программа кабул ителде. Тормышыгызны бозмагыз, начар гадәтләргә өйрәнә күрмәгез",- диде ул чыгышын тәмамлап. Менә шундый тәрбияви яктан бик әһәмиятле очрашу булып узды Олы Мәңгәр урта мәктәбендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: