Этнэ таны

“Без һаман кадерсез”

- Мин Түбән Шашыдан Мөнир Мәгъсүмов булам. Газет кына хәл итә ал­маслыгын да беләм. Мин сөйләгәннәрне, без, сугыш елы балаларының гозерен җитәкчеләргә җиткерә алмассызмы, дип сезгә мөрәҗәгать итәм.. Сезнең интернетта сайт та бар дип әйтәләр. Бәлки шул сайтыгызга куйсагыз, безнең сүзләр республика җитәкчеләренең берәрсенең күзенә чалынмас микән. Мин үзем сугыш...

- Мин Түбән Шашыдан Мөнир Мәгъсүмов булам. Газет кына хәл итә ал­маслыгын да беләм. Мин сөйләгәннәрне, без, сугыш елы балаларының гозерен җитәкчеләргә җиткерә алмассызмы, дип сезгә мөрәҗәгать итәм.. Сезнең интернетта сайт та бар дип әйтәләр. Бәлки шул сайтыгызга куйсагыз, безнең сүзләр республика җитәкчеләренең берәрсенең күзенә чалынмас микән.

Мин үзем сугыш чоры баласы, 1940нчы елгы. Сугыш балачакны урлады. 12-13 яшьтән хөкүмәткә бушка эшләдек. Басуы да, урман кисүе дә калмады. 1961нче елга кадәр ачлы-туклы яшәдек. Гомер буе колхозда эшләдек. Пенсиягә чыкканга 10 ел. Шушы яшемә җитеп, сугыш чоры баласы буларак, бернинди ташлама күргәнем юк. Башка минем кебекләр дә күрмәде аны. Сугыш ветераннарын зур­лыйлар. Зурласыннар, шулай тиеш. Сугыш инвалидларын да хөрмәтлиләр. Тыл ветераннарын да искә ала башладылар. Аларның балалары, оныклары да кадерле. Ә без ник кадерсез? Минем әтием сугышта үлеп калды. Шушы илнең тынычлыгын саклап үлде ул. Тик аны искә алучы юк. Без дә бернинди ташлама күрмичә, гарьләнеп, хурланып үстек. 1953нче елга кадәр салым түләдек, аз гына да киметмәделәр аны. Санап бетерә торган түгел. Мин 74 яшемдә. Күп гомер дә юктыр. Ә шулай да шул күрелмәгән кадерне күрәсе килә. Кайчан безне тыл ветераннары белән бер дәрәҗәдә хөрмәтли башларлар икән? Сөйли торган сүзләр, без күргәннәр күп инде ул. Тик эчтәлеге, үтенече шуңа кайтып кала. Безне дә искә алсыннар иде. Рәнҗемичә, кимсенмичә китәр идек.

Реклама

Редакциядән: Мөнир абый! Сезнең үтенечне тыңлап, әлеге язмагызны газета битенә дә, сайтка да урнаштырдык. Башка сугыш чоры балалары да сезнең язма астына үз фикерләрен язып калдыра алалар. Нәрсә дип әйтик, өметсез шайтан, диләр. Бәлки сезгә дә тиешле хөрмәтне күрсәтә башларлар. Без моның шулай булуын бик телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: