Этнэ таны

“Без бәхетсез заман балалары" – Әтнә районы Бәрәскә авылыннан 90 яшьлек Фәүзия апа әнә шулай ди

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәүзия апа Латыйпованың яшь буынга сөйләр сүзләре бик күп. Сугыш башланган мәлдә 18 яшьлек кыз бала була ул. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, кырда эшли. Аннары кырчылык бригадиры итеп куялар. Йортларында - биш бала. Әтиләрен Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды булу сәбапле сугышка алмыйлар. 1941 елдан алып 1947...

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәүзия апа Латыйпованың яшь буынга сөйләр сүзләре бик күп.

Сугыш башланган мәлдә 18 яшьлек кыз бала була ул. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, кырда эшли. Аннары кырчылык бригадиры итеп куялар. Йортларында - биш бала. Әтиләрен Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды булу сәбапле сугышка алмыйлар.

  • 1941 елдан алып 1947 елга кадәр колхоз үзенең хезмәткәрләренә бер грамм ашлык бирмәде. 7 ел бер таякка эшләдек. Ул чорда сеңлем мәктәптән кайткач, апрель бәрәңгесенә бара иде. Шул вакытта җыеп калган бәрәңгене ашап яшәдек, - ди Фәүзия апа.

Сугыш чорында атлар булмау сәбапле, сыер, үгез җигеп җир сукаларга мәҗбүр булалар. Районнан килеп, бригадирларга үз хуҗалыкларындагы малны җигәргә дип кушып китәләр. Фәүзия апага да үзләренең савым сыерын җигәргә туры килә. Аның белән энесе районга икмәк ташый. Сыер инде ул ат түгел, кызу йөрми, шуңа да бер көн көне буе барып, икенче көн кичкә генә кире әйләнеп кайталар. Сыер җиккәнгә бераз ашлык бирәләр, шуны тартып әниләре сохарый катыра, өйдәгеләргә дә ашка умачка бераз он була.

1943-44 елларда Фәүзия апа яшьтәшләре белән бергәләп Әтнәгә барып, снайперлыкка укый. Үзе ул аны" солдат уены" уйнадык дип әйтә. Укып бетергәннән соң, бер ай ял бирәләр. Ә аннары сугышка. "Туйганчы солдат ипие ашармын", - дип хыяллана яшь кыз. Эш тапшырырга менгәч, районнан килгән уполномоченный аның исемлектән сызылуын хәбәр итә. "Командирлар монда да кирәк", -диләр аңа.

Шул укуларга йөргән вакытта Фәүзия апаның аягы бик каты авырта башлый. Үзен бүтән эшкә күчерүләрен сорый. "Эшләсәң, шушында эшлисең, эшләмәсәң - 25 ел төрмә, яки 24 сәгать эчендә военный трибунал белән атачаклар", - хуҗалык рәисенең җавабы шундый була. Аяклары сызлаудан туктамый. Ул вакытта мунчаны ике күрше утын юнәтеп, бергә яга торган була. Мунчага кергәч, ике аягының да бармак тырнаклары кубып төшә. Шунда гына, Фәүзия апа аякларын өшеткәнен аңлый. Әмма һаман да ял булмый, чабатасына сарык йоны түшәр йөрергә мәҗбүр була. Менә шул саклап кала да аның аякларын .

Реклама

Фәүзия апа сөйли-сөйли дә, уйга кала:

  • Без иң бәхетсез заманда туганбыз. Дөньяның иң чак вакытына туры килдек. Әле ярый үләннәр булды ачтан үлмәскә. "Яшел аш" - үлән ашы - безне эшләтте дә, яшәтте дә.

Сугыштан соң туган колхозында хисапчы, секретарь кассир, фермада учетчы, бригадир ярдәмчесе булып эшли ул. Кайда гына эшләсә дә, зиһенлелеге, төгәллеге белән аерылып тора ул.

Еллар никадәр генә авыр булмасын, яшь чак - хисле чак.

- Йөргән егетләрегез булдымы соң, - дип кызыксынам.

  • Әни мәрхүмкәем әйтә торган иде ,"Күп уйлаган карга - зиратта кала", -дип. Урларга да йөрделәр үземне. Тик энеләрем алдан сиздереп куйдылар. Алай гына баш бирә торганнардан түгел идем шул. Араларыннан берсе, күп еллар узгач каршыма елап килде, бергә китик диде. "Метри" башындагы йолдыз кебек хатының бар, йөрмә, дип куып җибәрдем.

Фәүзия апа бүгенге көндә сеңлесе Асия белән яши. Үзенә 90 яшь булуга карамастан, инвалид сеңлесен карарга үзендә көч таба ул. Күршедә яшәүче энесенең балалары бу йортка сукмакны суытмый. Күчтәнәчләр белән кайтып, вак-төяк эшләрен эшләшеп китәләр. Фәүзия апа аларга бик рәхмәтле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: