Этнэ таны

“Бездә Көнбатыштан нәрсә алалар? Ул штрафлар, бәяләр һәм хәзер пенсия яшенме? Ә хезмәт хакы кая?.." - Татарстан депутатлары пенсия реформасы турында фикерләрен әйтте

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар пенсия яшен үзгәртүнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында пенсия яшен арттыру хакындагы “РФ аерым закон актларына пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты концепциясе турында фикер алыштылар. 

  • Татарстанда 3,9 млн чамасы кеше яши, шуларның 1,1 миллионы пенсионерлар.

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин реформа үзенчәлекләре турында сөйләде. Вафин сүзләренчә, гомумән, Россия буенча 2017 елда 1 млн 450 яңа пенсия билгеләнгән, әмма 730 мең граждан үз урыннарында эшләвен дәвам иттерә.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Росстат мәгълүматларына караганда, юагры уку йортын тәмамлаган елны яшьләрең 75 проценттан артыгы үз белгечлекләре буенча эшкә урнашуын әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова пенсия яше күтәрелү белән, авырту турында белешмәгә ихтыяҗ артырга мөмкин дип исәпли. "Өлкән яшьтәге кешеләр еш авырый", - диде ул.

Чыгыш ясаучыларның күбесе закон проектының тәкъдим ителгән концепциясенә каршы чыгыш ясады. Шулай итеп, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе вазифаларын башкаручы Татьяна Васильева әлегә социаль-хезмәт өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итмичә пенсия яшен арттыруны карарга ярамый диде.

Аның сүзләренчә, пенсия яшен арттыру яшьләр арасында эшсезлек артуга китерәчәк.

Реклама

Депутат Руслан Йосыпов пенсия реформасына каршы чыгыш ясап, ЛДПР партиясе позициясен әйтте. “Безгә хәзер ир-атлар 65-70 яшькә кадәр яши диләр, ә активлык кая? 60 һәм 63 яшьтәге кеше 50 яшьтә эшләгән эшне башкара алмый. Аларга кая барырга? Сак хезмәтенәме?”- дип аптыравын сөйләде.

Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев фикер алышу бара торган тема буенча үз позициясен хисле итеп әйтте. “Бездә Көнбатыштан нәрсә алалар? Ул штрафлар, бәяләр һәм хәзер пенсия яшенме? Ә хезмәт хакы кая? Көнбатыштагы пенсия күләме, алардагы икътисад һәм социаль яклау кая?" - диде ул.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим ителгән проект эшләнеп бетмәгән, аны кабул иткән очракта туачак тискәре социаль нәтиҗәләр исәпкә алынмаган дип уйлый. “Шулар арасында – яшь һәм җенес буенча дискриминация, эшсезлек, үлем, инвалидлык, коррупция арту, эш урыннары кимү. Хезмәт базары киләсе елларда пенсиягә чыгачак шул кадәр сандагы гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итәргә әзер түгел”, - дип аңлатты ул.

“Закон проектында җенси тигезсезлек чагыла. Хатын-кызлар өчен пенсия яше 8 елга, ә ир-атлар өчен 5 елга арттырылган. Пенсия яшендәге хатын-кызларның социаль йөкләмәләре дә бар. Алар балаларына оныкларын карарга ярдәм итәләр", - диде Сабурская.

Комитет депутатлары күпчелек тавыш белән закон проекты концепциясен хуплады. Алар, шулай ук, Россиядә пенсионерларның тормыш итү сыйфатын һәм керемнәрен күтәрү өчен пенсия системасын камилләштерү урынлы булуын әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/07/167399/

 

 Фото: gossov.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: