Этнэ таны

Бездә сулар эчәргә яраксыз

Бу яңалык түгел һәм районыбызның күпчелек авылларында да шул хәл дип куркытасым килми, әмма бу чынбарлык, эчә торган суларның күпчелеге, берничә авыл җирлегеннән кала - нитратлы. Район үзәгендәге ике чишмә - "Акый" һәм "Кизләү" чишмәләренә, берничә коега җәй айларында ук "Нитрат чыгу сәбәпле, эчәргә яраксыз", дип кисәтү кәгазьләре язылып эленде....

Бу яңалык түгел һәм районыбызның күпчелек авылларында да шул хәл дип куркытасым килми, әмма бу чынбарлык, эчә торган суларның күпчелеге, берничә авыл җирлегеннән кала - нитратлы.

Район үзәгендәге ике чишмә - "Акый" һәм "Кизләү" чишмәләренә, берничә коега җәй айларында ук "Нитрат чыгу сәбәпле, эчәргә яраксыз", дип кисәтү кәгазьләре язылып эленде. Башта бу кәгазьләргә куркып карады халык. Бәлки ялгышканнардыр, суы да чиста, тәме дә үзгәрмәгән дип, гомерен Аллага тапшырып, файдалана башлады. Моны күреп торган җитәкчелек чишмәләргә пломба салды. Ачуы килгән, шул судан файдаланган халык, монысын да алып ыргытты. Нишләсен, тагын кая барсын? Чарасыз үрдәк арты белән суга чумганрак кебек булды бу. "Чиста су" республика программасы белән кертелгән судан файдаланырга ярый, - диделәр. Тик чынлап та тикшерелгәнме ул, суның катылыгы ни дәрәҗәдә? Халыкка бу хакта да мәгълүмат бирергә бик ашкынып тормыйлар. Тик чишмә суын бу каты су алыштыра аламы соң? "Әле аның ул чиста суы да бөтен урамда түгел бит. Коелар да юк, халыкка нишләргә кирәк, үз коесы булганнар үзенекен тота, ә машиналылар күрше авыллардан ташый суны. Ә машинасызларга нишләргә кирәк, эчәбез инде, кайнаткач бәлки бетәдер. Нигә сез дәшмисез, дезинфекция ясап булмыймы икәнни соң ул чишмә, кое суларына?" - дип редакциягә килде Рәмзия апа Шакирова. Ә аңа кадәр килүчеләрне, телефоннан шалтыратып аптыраткан, үзе гәҗиз булган халыкның исем фамилиясен санап тормыйм. Аларның исәбен район җитәкчеләре, без һәм Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Ильвир Галиев белә. Белә һәм бернәрсә дә эшләүче кеше юк, дип әйтәсездер, ара-тирә үзебез дә шулай фикер йөртеп алабыз. Аңлыйбыз сезнең халәтне, билгеле ачу да килә, тик бу алай түгел. Берәү дә тик тормый, берәү дә битараф түгел. Ильвир Илдар улы да күпме ишекне шакыганын үзе генә беләдер, әле алда шакыйсылары да җитәрлек.

Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильвир Галиев белән булган әңгәмә әнә шул хакта.

- Ильвир, тагын бер кат Олы Әтнә авыл җирлегендәге халык эчә торган сулар хакында сөйләшик әле. Ничә кое, ничә чишмә бар җирлектә? Нитратсызлары бармы?

  • Безнең авыл җирлегендә 7 кое, 3 чишмә бар. Роспотребнадзор идарәсенең Әтнә бүлеге хезмәткәрләре проба алып тикшерделәр. Кызганычка каршы, аларның һәрберсендә нитрат һәм башка кеше организмы өчен зарарлы элементлар табылды.
  • Узең ничек уйлыйсың, нитрат кайдан килә? Бу бәлки безнең халыкның "чисталыгыннандыр"...
  • Бәлки. Төрлечә фикер әйтүчеләр бар: дуңгыз фермасының бүләге, тирес, канализация чокырларының тиешле таләпләрне үтәп казылмавы, һәм, әлбәттә, чишмәләрнең әйләнә-тирәсенең шакшылыгы. Ничек кенә булмасын, пычраклык безнең файдага түгел инде ул. Халык әнә шунысын анласын иде.
  • Сулардагы нитратны ничек бетереп була? Белгечләр белән аралашканыңны белгәнгә сорыйм. Дезинфекция ясарга җыенасыз, вакыты кайчан?
  • Әйе, байтак белгечләр белән сөйләштем. Теория суны нитраттан чистартып була, ди. Ә практиклар: "Нитратны берничек тә бетереп булмый, әйләнә-тирәдәге чыганакны бетергән очракта гына, табигать бер ел дәвамында үзен үзе чистарта",- дип әйтәләр. Дөрестән дә, чишмәләрне чистартып карарга булдык. Кул кушырып карап тору булмас, үзебезнең дә, халыкның да күңеле тынычланыр, дидек. ФГБУЗның Әтнә бүлекчәсе мөдире Айрат Хәсәнов белән планлаштырдык, аның шалтыратуын көтәм, чистарту эшен озакка сузмабыз дип уйлыйм.

Айрат Хәсәнов, ФГБУЗның Әтнә бүлеге мөдире:

  • "Акый" чишмәсенең суында җәйлектә тикшергәндә 1 литр суга 80 мг нитрат чыккан иде. Әле күптән түгел генә кимемәдеме икән дип, кабат алып тикшерттем, 1 литрга 90 мг чыкты. Арткан. Су юлы берәр ферма аша үтәргә мөмкин. Әтнәнең 600 ел яшәү дәверендәге барлык пычрак әнә шушы суда инде. Аннан соң яшерен-батырын түгел, канализация сулары бөтенесе җир астында, суыртып ала торган итеп эшләнгәннәре бармак белән генә санарлык. Ә ул пычрак сулар әллә кая китми, без эчә торган су юлына төшә.
  • Ничек сакланырга,ничек итеп эчәргә, дип сорыйлар. Суны нитраттан чистарта торган махсус фильтрлар бар сатуда. Гади фильтрлар гына бетерми нитратны. Ә чишмә, коеларга нитраттан чистарта торган фильтрларны куеп булмый. Ильвир Илдар улы белән ике чишмәнең дә суын суыртып алып бетереп, хлор белән чистартып карарга дип уйлаштык.
  • Айдар Гарипов: "Кайдагы суны эчәргә ярый?"- дип сорый. "Чиста су" максатчан программасы белән кертелгән су эчәргә яраклы, диләр. Ни әйтерсез?
  • Мин ул "Чиста су"га бәя бирә алмыйм, каты, дип әйтәләр. "Тикшерткәннәр, эчәргә яраклы икән", дип сөйләшә халык. Тикшергәннәрдер бәлки. Безгә әйтүче булмады. Башкача тикшерелсә дә, аның протоколы булырга тиеш. Катылык эчәргә яраклы суда 1 литрда 7-10 мг эквивалент булырга тиеш. Шуннан артса, ул техник су була.

Рамил Сәфәров, коммуналь хуҗалык директоры: "Чиста су" программасы белән кертелгән суны газификация фонды үзе тикшерттерде. Эчәргә яраклы булмаса, аны кабул итеп алмыйлар. Бездәге суны тикшерү нәтиҗәсен күрсәткән документта суның катылыгы - 1 литрда - 10 мг эквивалент.

Нәрсә ул нитрат? Зыяны, кулланырга яраклы нормасы күпме?

Реклама

Нитрат - ул азот кислотасының тозлары. Суга эләгү белән йоннарга таркала. Организмга эләгү белән ашказаны, эчәклекләргә үтеп керә, канга бик тиз эләгә, гемоглабин белән кушылып метгемоглабин барлыкка китерә. Гемоглабиннан аермалы буларак метгемоглабин кислород йөртми. Тукымаларда кислород ачлыгы башлана. Кешегә һава җитми, йөрәге кага, аңын югалтырга мөмкин.

Нитрат тиешле нормадан артса, кеше агулана. Олы кеше өчен куркыныч булмаган доза тәүлегенә - 150-200мг/л. Кулланган очракта, организм түзәрлек доза тәүлегенә - 500 мг/л. Ә тәүлегенә 600 мг/л булса, монысы инде куркыныч. Нитратлы су аеруча балалар организмы өчен куркыныч икәнен онытмагыз. Аеруча беренче беренче айларда. Өч айга кадәрге балага 80-100 мг/л нитратлы суда балалар өчен чыгарылган катнашманы әзерләсән, бу бала гомере өчен куркыныч. Сабыйлар өчен тәүлегенә хәтта 10мг доза да зыянлы.

Шулай ук нитратлы суавырлы хатын-кызларга, ашказаны сыекчасының кислоталылыгы түбән булучыларга, йөрәк-кан тамыры, нерв авырулары белән исәптә торучыларга да зыянлы.

Азат Гарипов, район үзәк больницасының баш табибы:

  • Нитратлы су әле генә килеп чыкса да, без аны күптән ашыйбыз инде. Аның нитраты түгел, нитриты куркыныч. Бер өлеше кеше организмына яшелчәләр белән керә, итне үзебезнекен ашасак та, читтән кайткан онны, ашамлыкларны күп кулланабыз. Буш ботларын күпме ашадык. Карбызлар, кавыннар... боларның барысында да күпмедер дәрәҗәдә нитратлар бар. Беребез дә тикшертеп ашамыйбыз. Минераль ашламалар кирәгеннән артык кулланылган җирләрдә үскәннәре күпмедер...

Нитрат белән агулану очраклары күзәтелмәдеме?

  • Әлегә юк. Ул бер көндә генә түгел, тора-тора килеп чыгар инде. Организмга файдага түгел билгеле.
  • Яман шеш авыруларына да сәбәп була торгандыр
  • Юк, дип әйтеп булмый...

Моны белү мөһим

  • Кеше организмы өчен нитрат үзе куркыныч түгел, оксидлашканнан соңгы нитритлар куркыныч. Ә алар су кайнаганда барлыкка килә. Ә безнең халык "Кайнатып эчәбез, бәлки зыяны кимидер", дип сөйләшә. Киресенчә кайнатканнан соң агулану куркынычы 39-86 процентка арта гына.
  • Нитратлы су үлемгә китерерлек дәрәҗәдә куркыныч булса да, үтә күренмәле, чиста була. Бернинди исе дә, төсе дә, тәме дә булмый.
  • Нитратлы су белән савыт-сабалар юарга, кер уарга ярый, өй җыештыру өчен тотарга да мөмкин.

Рәшит Әхмәтҗанов, "Ашыт" сакланышы инспекторы:

- Хуҗалыклар ашламаны күп куллану нәтиҗәсе дә бу. Язын сулар өскә күтәрелгән вакытта ашламалар суга агып төшә, нәтиҗәдә халык файдалана торган суларга зыян килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: