Этнэ таны

“Без Казаннан, Иделдән”

Нәфис сүз остасы Айрат Арслановның 1982 елда С. Хәким музее директоры Луиза апа Шәмсиевага биргән истәлекләрен тәкъдим итәбез.

"Күп еллардан бирле та­тар сәнгатендә нәфис сүз өл­кәсендә эшләү мине та­тар әдәбиятының бик күп вәкилләре белән таныштырды. Әдәбиятыбыз талантларга бик бай. Бөек Тукаебыздан башлап, бүгенге көндә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучыларыбызның күпме әсәрләре укылган, эстрада, радио, телевидение аша аларның күбесен про­пагандалауда бераз өлешем булу бе­лән мин бик бәхетлемен.

Реклама

Әдәбиятыбызның аксакалы, күренекле шагыйребез, М. Горький һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Сибгат ага Хәким исемен аерып атыйсым килә. Яшь артист чагымда, татар эстрадасына 1950 елда мин Сибгат аганың "Туган як", "Зөбәрҗәт алтыннарың", "Шагыйрь өендә" исемле шигырьләрен башкарып аяк бастым. Шул вакыттан бирле бүгенге көнгә кадәр мин фикергә, хискә, лирикага ифрат бай,м узыкага, моңга, халкыбызның бай тарихына нигезләнеп язылган. Сибгат Хәкимнең әсәрләрен укыган саен, алар миңа яңа яклары белән ачылалалар. Киңәшче, ярдәмче булалар, сокландыралар, горурландыралар, моңландыралар.

Сибгат ага белән минем башкару эшчәнлегем тыгыз бәйләнгән, дип мин горурланып әйтә алам. Эстрадада һәм Татарстан радиосында шагыйрьнең күпсанлы шигырьләрен, поэма һәм балладаларын башкару миңа үзе бер мәктәп булды, башкару осталыгымны үстерүдә зур ярдәм күрсәтте. Радио фонотекасында саклану­чы язмалар арасында "Кы­рыгынчы бүлмә", "Пар ат", "Шагыйрьнең ба­лачагы","Ленин фәрманы белән", "Дәверләр капкасы" поэмаларын һәм күп кенә шигырьләрен башкаруым белән мин үземне иҗади яктан бәхетле саныйм. Шушы еллар иҗат дәверендә Сибгат аганың татар һәм рус телләрендә дистәләгән китаплары чыкты. Шагыйрь дәвер белән, заман сулышын тоеп яңадан-яңа әсәрләрен иҗат итте. Шагыйрь­нең һәр яңа китабын авторның автографлары белән алып торуым, аның миңа карата зур ихтирамы булу, дип бәялим, бу миңа яңа иҗади дәрт бирә. Бүгенге көндә мин эстрадада Сибгат аганың "Республикам минем", "Туган як моңнары", "Күңелем Ленин белән сөйләшә" исемле шигьри циклларын яратып башкарам. Илебезнең күп өлкәләрендә уздырылган эстрада концертларын мин аның: "Сез кайдан дип сорыйсыз, Без Казаннан, Иделдән", дигән юллары, республикабыз, туган ягыбыз турындагы шигырьләре белән башлыйм. Бу әсәрләр һәр тарафта бик җылы каршылана. Күлле Киме мәктәбендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган музей оештырылуын ишетеп мин бик шатландым. Бик кирәкле һәм файдалы эш эшләгәнсез кадерле укытучылар, мәктәп җитәкчеләре һәм укучылар. Укучыларда туган әдәбиятыбызга мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләүдә,уку-укыту эшчәнлегегездә уңышлар теләп, ихтирам белән Айрат Арсланов, Казан, 4 декабрь 1982 ел".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: