Этнэ таны

“БОЗАУ АЛУ – КАТЛАУЛЫ ПРОЦЕСС”

"Бозауны планлаштырган нигездә, график буенча алыр өчен төгәл учет булдырырга һәм терлектән аерылмаска, гел контрольдә тотарга кирәк", - ди "Күшәр" хуҗалыгының ясалма орлыкландыручысы Дамир Батталов.

"Күшәр"дә бозау алу эше яхшы оештырылган, бу хакта баш зоотехник Фирдинат Сәмигуллин белән сөйләштек. "Буаз терлекне баш зоотехник, мал табибы, ветфельдшер һәм 2 ясалма орлыкландыручы дежурлык графигы нигезендә чираттан төнге каравылчы белән бергә бозаулата", - дип башлады ул сүзен.

Бозаулагач та, сыерга глюкоза кушып, су бирәләр: терлеккә көч өсти, чүбе дә тиз төшә. Моннан тыш, 1 сәгать эчендә сыерга 2 төрле укол кадыйлар. Барысы да сыерның саулыгын, тазалыгын кайгырту йөзеннән эшләнә. Таза-сау ананы имгән бозау да сәламәт булып, ныгып кала. Сыерлар бокста бозаулый, җи­леннәре пычранырга мөмкин. Аны юып, бер-ике тапкыр тартып, шакшысын чыгаралар. Каналы да ачылып китә. Яшь терлеккә беренче тапкыр имәргә булышалар. Ә бозауның сәламәтлеге ме­нә шундый вак-төякләр җыелмасына да нык бәйле. 10 көн дәвамында сыер бозаулату торагында тора. Әгәр нормаль халәттә булса, кайчан бозаулавы, кайчан капланырга тиешлеге язылган паспорт белән гомуми торакка күчерәләр. Монда тагын бер графа - фактта капланган көне буенча мәгълүмат өстәлә.

Реклама

"Күшәр"дә агымдагы ел­ның 3 аенда 181 бозау алганнар, шуның 50се таналардан. Гомуми күр­сәткеч алдагы елгыдан 4 башка артык. "Былтыр ел әйләнәсендә 606 бозау алдык, быел 625 булыр дип планлаштырабыз", - ди зоотехник-селекционер Рамилә Габдрахманова.

- Бозау алу - катлаулы процесс. Ясалма орлык­ландыручы, учет эше, савымчы хезмәте - барысы бергә барырга тиеш, - ди баш белгеч.

Автор фотосында ясалма орлыкландыручылар Дамир Батталов һәм Рөстәм Галиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: