Этнэ таны

Бәрәңгенең “алтын” дошманы

Бәрәңге авырулары күп төрле. Бактерия, гөмбәчек, вируслар, нематодалар бәрәңгенең сабагында да, тамыр системасында һәм бәрәңгеләрендә дә булырга мөмкиннәр. Соңгы арада күпчелек бәрәңгенең начар үсүеннән һәм өлгерүеннән, шулай ук начар саклануыннан зарлана. Кемдер табигатькә зарлана, кемдер - туфракка һәм колорадо коңгызына. Әмма бик еш кына күзгә күренми торган алтынсыман нематода (ЗКН)...

Реклама

Бәрәңге авырулары күп төрле. Бактерия, гөмбәчек, вируслар, нематодалар бәрәңгенең сабагында да, тамыр системасында һәм бәрәңгеләрендә дә булырга мөмкиннәр. Соңгы арада күпчелек бәрәңгенең начар үсүеннән һәм өлгерүеннән, шулай ук начар саклануыннан зарлана. Кемдер табигатькә зарлана, кемдер - туфракка һәм колорадо коңгызына. Әмма бик еш кына күзгә күренми торган алтынсыман нематода (ЗКН) гаепле булып чыга. Ул дөньяның күп илләре, шул исәптән россия өчен дә карантин объекты санала.
Узган ике елда ул Югары Ослан, Нурлат, Әлки, Балык Бистәсе районнарының берәр авылында ачыкланды. Кызганычка кеаршы, безнең Түбән Көек һәм Күлле Киме авылларында да расланды. Элегрәк Кукмара, Арча районнарының авылларында ачыкланган иде. Барысы да йорт алды участокларында теркәлде. Ә бит аларда бөтен бәрәңгенең 80 проценты җитештерелә.
Бәрәңгенең алтынсыман нематодасы бәрәңгене генә түгел, томат, баклажан, борычны да зарарларга мөмкин. Ул туфрак аша, бәрәңге сабаклары, башка кайбер төр үсемлекләр, инвентарь, хәтта аяк киеме аша да үтеп керергә мөмкин. Әмма барыннан да бигрәк нематода барлыкка килүгә без үзебез гаепле. Чөнки симәнәне каян тапсак та, утыртырга ашыгабыз. Авырту төпнең сабаклары сирәк, яисә, юка һәм озын була. Акрын үсә, аскы яфраклары саргая, шиңә, бәрәңгесе төшми, яисә, берничә кечкенә бәрәңге генә була. Тамырлары бик күпкә аерыла, соргылт төскә керә, 0,1-1,2 миллиметр зурлыгындагы алтынсыман-соргылт төстәге кечкенә шарлары була.
Нематода йорт яны участогына аеруча зур зыян сала. Чөнки бәрәңге гел бер җирдә игелә. Нәтиҗәдә патогеннар җыела. Кеше өчен зыяны булмаса да, бәрәңге уңышы 90 процентка кадәр кимергә мөмкин. Нематода микроблары туфракта 7-10 елгача яшәргә сәләтле. Шуңа күрә нематода күбесенчә, чәчү әйләнеше сакланмаган җирдә очрый.
Аңа каршы химик чаралар белән көрәшү тиешле эффект бирми диярлек. Шуңа күрә нематодага бирешми торган сортлар утыртырга кирәк. Бу - Алмаз, Розара, Латона, Зекура, Санта, Жуковский, Адретта, Аспия, Архидея һ.б. Шулай ук бәрәңгене кәбестә, укроп, кишер, редиска, борчак, клевер, күпьеллык үлән белән аралаштырырга кирәк. Орлыкны утыртыр алдыннан микроэлементлар белән баетырга, үрдерергә, утыртыр алдыннан туфракка органик һәм минераль ашлама кертергә була. Әмма иң ышанычлысы - тикшертелгән бәрәңгене генә утыртыгыз. Моның өчен ул фитосанитар күзәтү узган булырга тиеш. Аны ачыклау җәһәтеннән, бәрәңге мәйданнарын, саклау урыннарын тикшертеп торыгыз.Ә монысы - закон нигезендә билгеләнгән бурыч.
Сорауларыгыз туса, (843)277-69-26 телефон номеры яки e-mail:karantin@ mail.ru буенча мөрәҗәгать итегез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: