Этнэ таны

Бәрәскә балалары бакчага теләп йөри

"Әни, әйдә, тор инде, бакчага барасы бар"... Өч яшьлек улым әз генә алданрак уянса, әнә шулай дип уята башлый мине. Балалар бакчасына бик яратып йөри ул. Урыны кечкенә булса да, тәрбияче апаларның тырышлыгы белән, нәниләр үзләрен бик рәхәт хис итә биредә. Тик менә һаман да шул акча ягы гына. Яңа...

"Әни, әйдә, тор инде, бакчага барасы бар"... Өч яшьлек улым әз генә алданрак уянса, әнә шулай дип уята башлый мине.

Балалар бакчасына бик яратып йөри ул. Урыны кечкенә булса да, тәрбияче апаларның тырышлыгы белән, нәниләр үзләрен бик рәхәт хис итә биредә. Тик менә һаман да шул акча ягы гына. Яңа елдан соң балалар бакчаларына бәяләр кесәгә шактый сугардай итеп артты шул. Бер балага тартырга тырышырсың да инде, ә менә ике баласы бакчага йөргәннәргә алла ярдәм бирсен. Йортта пенсия алучы әби-бабай булса тагын ярый. Кызганычка каршы, хәзер күп яшьләр аерым яшәүне кулай күрә. Әби-бабайның тәрбияви яктан гына түгел, матди яктан ярдәме дә бик зур файда бүгенге көндә.

Реклама

Бәрәскә балалар бакчасында бикле ишеккә тап булдым. Кыңгырауга басуга, ялт итеп эчке яктан кемлегемне сорадылар. Бу - балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күрелгән чара. Бакчага барысы 29 бала йөри. Яңа елгача ничек йөргәннәр, нәкъ шул состав белән йөреп торалар. Ай буенча йөргән очракта, бер бала өчен әти-әниләр 2234 сум акча түлиләр.

  • Акча кәгазе биргәннең икенче көнендә үк китереп бетерәләр акчаны. Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карый. Элек күмәк хуҗалык үз эшчеләренә ярдәм йөзеннән ,балалары өчен түләүнең яртысын күтәрә торган иде. Алай булса, әти-әниләргә җиңелрәк булачак билгеле. Әле дә сөтне бушка, итне 100 сумнан биреп тора күмәк хуҗалык. Бер литр сөт - 50 сумга якын торганда, бу бик зур ярдәм. Бакчага бер айга 150- 120 литр сөт кирәк. Ә итне 50 килограмм тирәсе алабыз,- ди бакча мөдире Филсинә Гатауллина.

Биредә бакча бик якты, зур, җылы. Тәрбиячеләр арасыннан Алсу Шәрәфиева әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулап тора. Әле дә Балтачта узачак "Ел тәрбиячесе - 2014" бәйгесенең зона этабына әзерләнеп йөргән көннәре. Аның белән бергә Күәм балалар бакчасыннан Гөлназ Фазылҗанова һәм Күңгәрдән Фирдинә Әхмәтшина да Әтнә данын яклаячаклар.

  • Кызлар бик тырыш, булдыралар. Хезмәт хакларыбыз да яхшырды. Киләчәктә дә сынатмаска, бәйгеләрдә катнашырга, бигрәк тә республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, үзебезне күрсәтергә кирәк, - ди Филсинә.

Кабат бакча бәяләренә кайтып, акчаны икегә бүлеп түләү мөмкинлеге турында да сүз булган иде. Мәкаләнең тулы вариантын газетабыз битләреннән укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: