Этнэ таны

Бәрәскәдә – "Майский" совхозы

Авыл мәктәбенең тәрәзә төпләрен тутырып үскән помидор, борыч, баклажан, төрледән- төрле чәчәк үсентеләрен күргәч, ирексездән, шулай дип уйлап куйдым. Сыйныф ишекләренең кайсын гына ачма әнә шундый күренешкә тап буласың биредә. Балчык эшләре белән әш-мәшә килергә, күчерәсен күчереп, үсентеләрне төпләргә аерым кабинет та билгеләп куелган. Мондый тырышлыкның нәтиҗәсе турында үзебез дә...

Авыл мәктәбенең тәрәзә төпләрен тутырып үскән помидор, борыч, баклажан, төрледән- төрле чәчәк үсентеләрен күргәч, ирексездән, шулай дип уйлап куйдым.

Сыйныф ишекләренең кайсын гына ачма әнә шундый күренешкә тап буласың биредә. Балчык эшләре белән әш-мәшә килергә, күчерәсен күчереп, үсентеләрне төпләргә аерым кабинет та билгеләп куелган. Мондый тырышлыкның нәтиҗәсе турында үзебез дә ишетеп торабыз. Елның- елында Бәрәскә мәктәбенең уңышы бүтәннәрнекеннән күпкә яхшырак була. Иртә яздан үсентеләр, теплицада яшелчә өлгерүгә кыяр- помидор сату алар өчен традицион сөенечле мәшәкатькә әйләнгән.

- Безнең үсентеләрне бик яратып алалар. Гөлләр дә үстерәбез. Яран гөлләргә, бальзамин, барвинок кебекләргә сорау бик зур,- ди директор урынбасары Хиндия Әхмәтҗанова.

Әйе, быел да зурдан купкан алар. Мәктәптә география- биология укытучысы булып эшләүче Гүзәл Сабирҗанова җитәкчелегендә, бу эштә 9 һәм 11 сыйныф укучыларыннан кала һәркем катнаша.

Реклама

- Помидорның "Бабушкин", "Бычье сердце","Цунами", "Туз" кебек сортларына өстенлек бирәбез. Мәктәпнең дүрт теплицасы бар. Аның икесенә кыяр, икесенә помидор утыртабыз. Чәчәкләрдән циния, вербена, сальвия, цинерария кебекләрен үстереп сатабыз, - ди Гүзәл.

Ул нәрсәне кайчан утырткан, узган ел ничек булган - барысын үзендә язып, чагыштырып бара. Үсентеләрне утырткан вакытта интернет аша "Ай календаре" ннән файдаланалар икән.

- Язгы каникулның бер көнендә мәктәпкә җыелабыз. Зуррак сыйныф укучылары, мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар бергәләшеп үсентеләрне күчереп утыртабыз. Бу бик нечкә эш, зур игътибар таләп итә,- ди укытучы.

Мәктәпнең өч гектардан артык җире бар. Алар бүгенге көндә дә әнә шунда үзләре үстергән кишер, чөгендер, бәрәңгене ашыйлар. Тозлаган кыяр-помидорлары да, кайнаткан вареньелары да үзләренеке. Мәктәптә укучы 85 балага болар барысы да ел әйләнә җитәрлек итеп әзерләнә. Яшелчә, җиләк-җимеш сатудан кергән акчага җир эшкәртү өчен арбасы белән мотоблок, химия кабинетына парталар алып куйганнар. Күптән түгел мәктәпкә яңа технология кабинеты кайтартылган. Егетләргә менә дигән шөгыль. Укытучылары Фәрит Сабирҗанов җитәкчелегендә турау өчен такталар, сыерчык оялары эшләгәннәр. Сыерчык оялары димәктән, әле генә шул ук Гүзәл Сабирҗанова тырышлыгы белән кош оялары парадын оештырганнар. Укучылар үз куллары белән эшләгән ояларны мәктәп тирәсенә дә элгәннәр, өйләре янына да урнаштырганнар.

Шуның хәтле эш белән уку турында онытмыйлар микән, диярсез. Булганнан бар да була, дигәндәй, төп эшләрендә дә сынатмыйлар. Әле генә 8 сыйныф җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә катнашып кайткан, нәтиҗәсен көтәләр. Ике укучылары республикакүләм олимпиадада катнашкан, өчесе фәнни-гамәли конференциядә катнашып, призлы урыннарга лаек булган. Спорт ягыннан да көчлеләр - физкультура укытучысы Радик Шәрәфиевнең эшен аеруча мактап уздылар. Спартакиада кысаларында узган ярышларда призлы урыннары да шактый. Әле генә "Созвездие- Йолдызлык" бәйгесенең зона турында беренче урын яулап кайткан Радик Шәрәфиев тә мәктәпнең горурлыгы.

Әйе, сокланырдай эшләре күп бәрәскәлеләрнең.Кояшлы , матур көн булгангамы, әллә мәктәпнең ачык йөзле укытучылары, якты, матур класслары тәэсиреме - күтәренке рухта кайттык без аннан. Тырыш укытучылар, хезмәт сөючән балалар укый биредә. Киләчәккә планнары да зурдан. Бар хыяллары - мәктәпкә капиталь ремонт эшләтүгә ирешү. Ышанам, ул да чынга ашар. Уйлаганнарына һичшиксез ирешүчеләрдән алар.

Теги: мәктәп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: