Этнэ таны

Бөтенроссия акциясе старт алды

Республикада "Сообщи, где торгуют смертью!" исемле Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе старт алды. Ике атна дәвамында Татарстан халкының телефон шалтыратуларын наркополиция хезмәткәрләре генә түгел, министрлык һәм ведомство белгечләре дә кабул итәчәк. Акция кысаларында гражданнар наркоҗинаять, наркотиклар кулланучылар турында хәбәр итә алалар.(843)273-43-45 "ышаныч телефоны" аша республика халкы бушлай һәм аноним рәвештә сәламәтлек...

Реклама

Республикада "Сообщи, где торгуют смертью!" исемле Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе старт алды. Ике атна дәвамында Татарстан халкының телефон шалтыратуларын наркополиция хезмәткәрләре генә түгел, министрлык һәм ведомство белгечләре дә кабул итәчәк. Акция кысаларында гражданнар наркоҗинаять, наркотиклар кулланучылар турында хәбәр итә алалар.(843)273-43-45 "ышаныч телефоны" аша республика халкы бушлай һәм аноним рәвештә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм яшьләр эше белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, дини һәм коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары белән аралашу мөмкинлеге дә туа. Хәбәрләрне http://ufskn.tatar.ru сайтында да карарга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: