Этнэ таны

Бу гомерне көтмәгән идем...

"Бу гомерне көтмәгән идем", - ди Яңа Җөлби авылында гомер итүче Гөләндәм әби Шәймәрдәнова. Нигә алай дисең Гөләндәм әби? 90 яшь тулды бит. Югыйсә, тормыш авырлыгын да бик күп татыдым. Алты елда алты мәет озата Гөләндәм әби. Дүрт малаеның берсе авырып вафат булса, икенчесе хәбәрсез югала. Өченче улым 1979 елның...

"Бу гомерне көтмәгән идем", - ди Яңа Җөлби авылында гомер итүче Гөләндәм әби Шәймәрдәнова.

Нигә алай дисең Гөләндәм әби?

  • 90 яшь тулды бит. Югыйсә, тормыш авырлыгын да бик күп татыдым.

Реклама

Алты елда алты мәет озата Гөләндәм әби. Дүрт малаеның берсе авырып вафат булса, икенчесе хәбәрсез югала.

  • Өченче улым 1979 елның декабрендә Әфган сугышына китте. Аннан исән-имин хезмәт итеп кайтты. Аннары Себер якларына Төмән өлкәсенә эшкә китте. Гаилә корды. Кире туган якларына кайтты. Кабат акча эшләргә дип чыгып китте дә югалды. Югалганына 12 ел була инде, - дип исенә төшерде Гөләндәм әби.

Искә төшерү дигәннән, хәтере сөбханалла әбекәйнең. Кайсы гына вакыйганы искә алса да, елын әйтеп сөйләшә. Өй каршындагы юкә агачы турында әйтә башлавыма: "Иркемнең бабасы Шәймәрдән утырткан юкәләр ул. 130 еллык агач. 1979 елны кыш суык булгач, корыган иде. Кабат яшәреп китте", - дип шаккаттырды. Туган яклары турында сорашкач, горурланып: "Гомәр Бәширов туган Яңа Сала авылыннан мин. Сугыш елларында комбайнда эшләдем. Аннары тормышка чыктым, ирем Галиәхмәт 46 яшендә вафат булды", - диде. Гомер буе колхозда эшли. Көтүен дә көтә, фермада да хезмәт куя. Күршеләре белән дә тату гомер кичерә. Олуг юбилее көнне күршеләре дә, авылдашлары да туган көне белән котлап чыктылар үзен.

Сөйкемле карчык Гөләндәм әби. Язмыш җилләре күпме генә сынаса да, сыгылмаган. "Гөләндәм әби озак яшәүнең сере ни дә?" - дигән сорауга да "Сабырлык итә белү кирәк" - дип җаваплады ул.

"Сабыр иткән морадына җиткән", диләр. Шуңа да бәлки Ходай Тәгалә аңа озын гомер бүләк иткәндер. Әнә озакламый яңа фатирлы булачак икән. Улы Фәнис: "Әни сугыш ветеранының тол хатыны. Арчадан квартира бирәләр үзенә. Барып карап кайттым. Октябрь аенда тапшырабыз", - диделәр дип аңлатты. Ә әбекәй үзе: "Ул рәхәтлекне күреп булса ярар иде", - ди. Булыр Гөләндәм әби. Күпкә түзгәнне азга гына түзәрсез. Сездә чын татар хатын-кызларына хас булган сыйфат - сабырлык бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: