Этнэ таны

БҮЛӘКЛӘР КҮП БУЛДЫ

"Парклар маршы - 2012" экологик акциядә катнашкан мәктәп укучыларына "Ашыт" тыюлыгы инспекторлары җомга көнне бүләкләр өләштеләр. Моның кадәр укучының бүләкләнгәне булмагандыр әле.

Һәрхәлдә экологик акция барышында андый зур бүләкләр бирелгәнен күргәнем юк иде әле: йомшак уенчыклар, тарт­малар күтәргән, кулларына грамоталар тоткан балалар белән Олы Әтнә мәктәбе тулды.

Реклама

Хәтерлисездер, март ае ахырында газетабыз битләрендә дәүләт тарафыннан башкарылган, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 138-осн бое­рыгы нигезендә республикада "Парклар маршы -2012" халыкара экологик акциясенең үтү тәртибе хакында язган идек. Акциянең девизы: "Тыюлыкларны янгыннан саклыйк!" Акция барышында мәктәп укучылары арасында төрле - "Острова дикой природы" фотографияләр, "Лукоморье" әдәби эшләр, "Мир заповедной природы" рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Һәр бәйгенең үз таләбе. Җиңелдән түгел, "Катнашучы булыр микән?" дип шигемне дә җиткергән идем "Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрлә­ре­нә. Ә аларның исе дә китмәде, "Була, сезнең укучылар андыйга бик актив, күрерсең", - диделәр. Белеп әйткәннәр икән, бәйгеләргә җиде дис­тәдән артык мәктәп уку­чысы катнашкан һәм ме­нә аларга Рәшит белән Ләйсән йом­гак ясыйлар. Икесе дә гадиләр, укучыларны, мәк­тәп коллективларын үз итеп бетергәннәр. Бала күңеле үзен үз иткәннәргә тарты­ла шул, укучылар да дәррәү кул чаптылар. Алар аралашканда, мин бүләкләрне барладым: 17 бүләк, 13е - төрле зурлыктагы йомшак уенчыклар, 4 тер­мос, кыйбатлы, ватылмый торган, өстәл тулы ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Ашыт" дәүләт тыюлыгы җитәкчелеге тарафыннан биреләсе дип­ломнар. Һәм алар катнашкан бар укучыга да бирелде. Барысын да санап бетерә алмам, призлы урыннарны алган укучыларны гына атап үтәсем килә. Әдәби эшләр: I урында - Энже Хисмәтуллина (Бәрәскә, 9 класс), Алинә Ибраһимова (Бәрәзә, 9 класс), II урында - Язилә Закирова (Түбән Көек, 5 класс) Илүзә Шагалиева (Күнгәр, 3 класс), III урында - Ленар Хөснетдинов (Олы Мәңгәр, 7 класс), Энже Садриева (Күәм, 5 класс), Зөһрә Хисмәтуллина (Күәм, 6 класс), Зөһрә Газизова (Күәм, 4 класс); рәсемнәр: I урында - Рәдис Хәбибуллин (Олы Әтнә, 6 класс), Гүзәл Нигъмәтулли­на (Бә­­рәзә, 8 класс), Али­нә Хә­бибуллина (Олы Әт­нә, 6 класс), II - Илү­зә Шәйхиева, Нияз Раи­мов, Зәринә Зарипова (Олы Әтнә, 6 класс укучылары), III - Роза Ганиева (Күңгәр, 1 класс), Рәнис Хәйруллин (Олы Бәрәзә, 3 класс), Ләйсән Нәбиул­лина (Олы Мәнгәр, 11 класс); фотография бәйгесендә призлы урыннар бирелмәгән, таләпләргә туры килмәү белән аңлаттылар белгечләр - алда саналган укучыларга - кыз­ларга грамо­та белән йомшак уенчык­лар, зурлыгы урынына карап, егетләргә термос тапшырылды. ММҮ белгече Гөлназ Бадиковага, мәгариф бүлегенә, "Әтнә таңы"на, әлеге бәйгенең спонсорлары - Тукай, Күңгәр, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчеләренә дә диплом тапшырылды. "Сездә генә мондый зур бүләкләр, җитәкчеләрегез киң күңелле..." - дип, аларга да бәя бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: