Этнэ таны

Булмас димә!

Без узган гасырның алтмышынчы елларында мәктәптә укыганда газета-журналларга бастырылган Адлер Тимергалин һәм башка язучыларның маҗаралы хикәяләрен укып үстек. Быел августның якшәмбе иртәсендә Татарстан радиосыннан Адлер Тимергалинның 1981 елда язылган "Рашат эффекты" дигән хикәясе буенча Г.Камал исемендәге театр артистлары уйнаган радиоспектакльне тыңладым. Шул ук елда Казан шәһәрендә яшәүче, иптәшләре белән качышлы...

Без узган гасырның алтмышынчы елларында мәктәптә укыганда газета-журналларга бастырылган Адлер Тимергалин һәм башка язучыларның маҗаралы хикәяләрен укып үстек.

Быел августның якшәмбе иртәсендә Татарстан радиосыннан Адлер Тимергалинның 1981 елда язылган "Рашат эффекты" дигән хикәясе буенча Г.Камал исемендәге театр артистлары уйнаган радиоспектакльне тыңладым. Шул ук елда Казан шәһәрендә яшәүче, иптәшләре белән качышлы уйнаучы Рашат исемле пионер малай, качкан иптәшләрен эзләгәндә бер түмгәк өстенә килеп баса һәм мизгел эчендә икенче урында, куе урман эчендәге юлда пәйда була. Үтеп баручы җигүле ат арбасына утырып барып, элекке заман шәһәренә килеп чыга. Төрле афишаларны укып, үзенең 1911 елгы шул ук Казан шәһәрендә булуын аңлап, шакката. Шәһәрдә булган 4 сәгать эчендә ул бер алыпсатар, аның Әхмәт исемле приказчигы белән сөйләшә. Иске Татар бистәсендә приказчик егетнең революцион йөкләмәсен үтәп, Әхмәтне, шәһәрне фотога төшереп, кабат 1981 елда, качышлы уйнаган җирдә пәйда була. Уен уйнаган җирдән 5 кенә минутка юкка чыгып торган Рашат иптәшләрен үзе белән булган хәлне сөйләп шаккатыра. Шул вакытта алар янына берничә олы кеше килеп, "Берәр сәер хәл булмадымы?" дип сораштыра башлагач, малайлар барысын да сөйләп бирәләр. Тегеләр вакыт белән эксперимент үткәрүче академик һәм аның хезмәттәшләре булып чыгалар. Малайның 70 елга элекке заманга күчүен "Рашат эффекты" дип атыйлар. Әлбәттә, без элек мондый маҗараларны язучының фантазиясе генә дип кабул итә идек. Андый хәлләрнең мөмкин булуына ышанмый идек.

Реклама

Ләкин тормыш чынбарлыгы элек без белгәннән күпкә катлаулы булып чыкты. Төрле сәер хәлләр безнең Җирдә шактый күп була икән. Мин андый басмаларны кызыксынып, җыеп барам. Шуларның берсен, газеталарда берничә тапкыр бастырылганын укучыларга бәян итәргә булдым.

1987 елда Гонконгның бер газетасы репортерлары кулына эләккән рәсми документлар нигезендә искиткеч хәл турында язып чыга. Бер ел буена иң көчле галимнәр, тарихчылар һәм психологлар Чейндж Бэй приютында яшәүче 10 яшьлек малайны өйрәнәләр. Аздан гына машина астында калмаган малайның сәер киемнәрен күреп, полицейский аны приютка алып килә. Тик малайның сөйләшүен аңламыйлар. Соңрак, бер профессор аның борынгы кытай телендә сөйләвен ачыклый. Исемен Юнг Ли дип атаучы бала IX гасырдагы Кытай императоры яранының улы булып чыга. Хәзерге Гонконгка ничек килеп эләгүен әйтә алмаса да, Тан династиясе императоры сараендагы тормышны тәфсилләп сөйли. Борынгы храм китапларын җиңел укый. Киемнәрен тикшерүчеләр, аларның төгәл яшен ачыклый алмыйлар. Бары XIX гасырдан элегрәк тегелүен әйтәләр. Озакламый, малай юкка чыга. Шуннан соңгы елда Энь ван монастыре китапханәсеннән (Макао янында) борынгы елъязмада шул баланың бер мәгарәгә кереп китеп юкка чыгуы, бер елдан соң кире кайтып, канатларын җилпемичә очучы зур кошлар (самолетлар), биек биналар, тылсымлы утлар, озын елан эчендә (поездда) сәяхәтләре турында сөйләп, кешеләрнең котын алуы турында язмалар табалар. Атасы малаена җен оялаган дип исәпли һәм аны ефәк бау белән буып үтерергә куша...

Шундый проблемаларны өйрәнүче Веллингтон университеты профессоры Виктор Лиммерст: "Андый очраклар XX гасырда гына да 20ләп теркәлгән, борынгы елъязмаларда да андый хәлләр шактый язылган", - дип әйтә. "Кешенең башка заманга сәяхәт итүен ачыклавы авыр", - ди ул.

2005 елда Кытайның "Синьцбао" газетасы Монголиядәге Гоби чүлендә динозаврлар скелетлары арасында ташка әйләнеп беткән җайдак скелеты, ат сөякләре, ук очлары табылуын яза. Галимнәр җайдак Чыңгызхан заманында яшәгән дип уйлыйлар. Аның ничек динозаврлар арасына эләгүен төгәл ачыклый алмыйлар. Җайдак ниндидер сәбәпләр аркасында үлеп, аны иптәшләре шул урында аты, кораллары белән җирләп киткән дә булырга мөмкин. Ул каберлектә динозаврлар якынча 65 миллион ел элек һәлак булганнар дип санала. Тарихтан билгеле булганча, Тан династиясе императорлары безнең эраның 618-907 елларында хакимлек иткәннәр. Кайбер императорлар сараенда "Алар безнең кебек җан ияләре" дип, дуңгызлар савытыннан да ашаганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: