Этнэ таны

2 июль көнне ачылыш

Каенсар урманлыгындагы “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере быел да балалар тавышыннан яңгырап торачак. Быел “Чулпан”да ике смена була.

    2 июль көнне лагерьнең ачылыш тантанасы була. Укучылар йортыннан алган мәгълүматларга караганда, шушы көннән башлап 8 июльгә кадәр “Чулпан”да профиль юнәлештәге смена уза – биредә район мәктәпләренең VIII сыйныфын тәмамлаган 110 укучы бала ял итә. “Анда алар ТДИга әзерләнәчәк”, – диделәр. Ә 16 июльдән 2 августка кадәр лагерьда гомуми смена була – бу юлы теләүчеләр ял итәчәк. “Чулпан”да быел капиталь ремонт уздырылды: ашханә дә, бәдрәфләр дә яңартылды. Исегезгә төшерәбез, 2015 елны йокы корпуслары да ремонтланган иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: