Этнэ таны

Чакыртсагыз, өегезгә киләләр

"Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Әлфия ханым шалтырата. Әнием авылда яши, тик аяклары авырту сәбәпле, еракка чыгып йөри алмый. Әтнәгә килеп, йорт-җир документларын рәсмиләштереп куясы килә. Бу уңайдан берәр киңәш бирә алмыйсызмы?" Хөрмәтле Әлфия ханым! Хәзер өйдән чыкмыйча гына да Кадастр палатасына документлар тапшырып яки әзер документларны алып була. 1 июльдән...

"Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Әлфия ханым шалтырата. Әнием авылда яши, тик аяклары авырту сәбәпле, еракка чыгып йөри алмый. Әтнәгә килеп, йорт-җир документларын рәсмиләштереп куясы килә. Бу уңайдан берәр киңәш бирә алмыйсызмы?"

Хөрмәтле Әлфия ханым! Хәзер өйдән чыкмыйча гына да Кадастр палатасына документлар тапшырып яки әзер документларны алып була. 1 июльдән һәр районда белгечләрне өйгә чакырырга мөмкин. Бу зур яңалык. Шуңа күрә моның белән бәйле сораулар туу табигый. Тулырак җавап алырга теләп, Әтнә районы Кадастр палатасы җитәкчесе Рафил Шәяхмәтовка мөрәҗәгать итәргә булдык.

- Белгечләр өйгә килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Телефоннан шалтырату гына җитәме?

- Белгечкә шалтырату - беренче адым. Бу этапта барлык кирәкле мәгълүматны һәм профессиональ ярдәм алырга мөмкин. Электрон почта аша да хат юлларга була. Диспетчерлар сезгә шалтыратып, килешүнең детальләрен ачыкларлар.

- Килешү өчен кайда түләргә?

- Теләсә-кайсы банкта түләп була. Кирәк булса, хезмәтләргә түләү өчен счет ачарга мөмкин. Ә түләү реквизитларын документлар кабул итү нокталарыннан, шулай ук оешманың сайтыннан алырга мөмкин.

- Ярдәм тиз күрсәтеләме? Чиратта торырга кирәкмиме?

- Без инде күптән чиратлар белән көрәшәбез. Бу көрәш үз җимешләрен бирә дә башлады. Бу очракта да үзебезне озак көттермәбез. Әлегә белгечләр Учреждение счетына акча кергәч кенә клиент янына киләләр. Киләчәктә түләү документы булган һәркемгә, счетка акча күчкәнче үк киләбез.

- Ташламалар буламы?

- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, I һәм II төркем инвалидларга әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.

- Сезнең визитыгыз күпмегә тө­шә?

- Белгечләрне кабул итәр өчен аз гына әзерләнергә кирәк булачак. Электр үткәргече һәм мобиль компьютер, портатив принтер һәм сканер кую өчен эш өслеге - өстәл кирәк булырга мөмкин. Физик затлар өчен бер документлар пакетын кабул итү - 1000 сум, китереп бирү 500 сум тора. Юридик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү - 2500 сум, китереп бирү 1500 сумга төшә. Тарифлар Федерация дәрәҗәсендә кабул ителгән.

- Бу хезмәттән файдаланып, бары тик кадастр исәбенә (учетка) басып буламы? Әллә сезнең мөмкинлекләр киңрәкме?

- Өегезгә килә торган белгеч­ләр төркеме кадастр исәбе белән бәйле документларны кабул итү һәм бирү, хокукларны тер­кәү, кү­чемсез мөлкәт­нең дәүләт кадастры һәм Бердәм дәү­ләт хо­куклар реестрыннан мәгълүматлар бирү белән шөгыльләнә. Кыска­сы, өегездә дә Росреестрның бар­лык хез­мәт­лә­реннән файдалана ала­сыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: