Этнэ таны

Чишмә җыры нигә моңсуланды?

Авылым... Туып-үскән җирем... Яшел болыннарга, челтерәп аккан чишмәләргә бай Мәңгәрем... Еракларга киткән җиремнән, сагынуга түзә алмыйча сине, киң күңелле авылдашларымны сагынып сиңа ашкына идем... Нишләдең син?! Нишләттеләр сине?! "Байлар йорты" астындагы чишмә әле сабый чактан авылның иң тәмле суы чишмәсе булып хәтергә кереп калган. Мәрхүм әбиемә, туганым Зәйнәп апага суны...

Реклама

Авылым... Туып-үскән җирем... Яшел болыннарга, челтерәп аккан чишмәләргә бай Мәңгәрем... Еракларга киткән җиремнән, сагынуга түзә алмыйча сине, киң күңелле авылдашларымны сагынып сиңа ашкына идем... Нишләдең син?! Нишләттеләр сине?!

"Байлар йорты" астындагы чишмә әле сабый чактан авылның иң тәмле суы чишмәсе булып хәтергә кереп калган. Мәрхүм әбиемә, туганым Зәйнәп апага суны шуннан ташый идем. "Йомшак судан чәй эчик әле" дип куанып самавырын гөжләтер иде әбием. Бу чишмә суыннан ясалган чәйнең тәмнәре әле дә тел очымда тора. Хәзер дә су алып кайтып эчкән чаклар бар. Әмма тәме никтер ул түгел. Нишлисең, ул чәйләр элеккечә тәмле булсын өчен теге самавыр кирәктер шул. Аның белән бергә әбинең, әти- әнинең исән булып, балаларча гамьсез булу кирәктер... Моннан берничә ел элек бертуган Сабировлар авылның берничә чишмәсен матур итеп буралап куйган иде. Буралары әле дә матур, әмма... Чишмә тирә - ягындагы чүпне күрсәгез. Авыл яшьләре бу урыннарны бик яраткан, күрәсең. Аларның табигать матурлыгы белән хозурлануы бик күркәм күренеш, әлбәттә. Аулак урын, романтика...Тик табигать белән генә хозурланып калмыйлар шул. Бүтән "хозурлыклар" күңелләренә якынрак. Нәтиҗәсе буларак, чишмә янында шешәләр, су, чипсы каплары, апельсин кабыклары һәм ... саклану чаралары дип аталган әйберләр кала. Нәрсә дисең? Үзебезнең тәрбия җимеше. Ерак та барасы юк.Чишмәдән ерак түгел урнашкан байлар йорты ни хәлдә? Олы юлдан Арчага таба узган чакта уң якта калган Торналы чишмә (Кодрәл коесы) ни хәлдә? Мәңгәрнең өске урам халкы , шул исәптән безнең Акбай урамында яшәүчеләр дә шуннан су ала иде. Песи үләксәсе йөзеп йөргәнен күргәннән соң, анда төшкән юк. Бу песи ничек анда килеп эләккән, монысы җавапсыз сорау. Авылны бүлеп аккан инеш яры буендагы коедан да тавык үләксәсе чыкканын беләм. Югыйсә,тавык йөри алган җир дә түгел. Мәкаләнең тулы вариантын газетаның 25.09.13. - 72 санында укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: