Этнэ таны

“ЧИСТА СУ”НЫҢ ДӘВАМЫ

Күрер күк булмаган идек. Бер елдан артык шул судан файдаланабыз. Дөрес район үзәгендә яшәүчеләрнең бөтенесенә дә тәтемәде әлеге бәхет. Үзәкнең Кече Әтнәгә караган ярты ягы гына файдалана аннан. Балтачның "Строй-метиз" оешмасы ир-егетләре урамнарга торба сузганда теләгәннәр үз ихаталарына, өйләренә дә кертеп калды суны. Чыгымнары булса да, су бәһасенә торырлык. Чөнки...

Күрер күк булмаган идек. Бер елдан артык шул судан файдаланабыз.

Дөрес район үзәгендә яшәүчеләрнең бөтенесенә дә тәтемәде әлеге бәхет. Үзәкнең Кече Әтнәгә караган ярты ягы гына файдалана аннан. Балтачның "Строй-метиз" оешмасы ир-егетләре урамнарга торба сузганда теләгәннәр үз ихаталарына, өйләренә дә кертеп калды суны. Чыгымнары булса да, су бәһасенә торырлык. Чөнки Олы Әтнә су белән артык мактана алмый. "Акый", "Кизләү" чишмәләреннән тыш (аларыннан да нитрат булу сәбәпле, эчәргә ярамый, бу хакта соңрак язарбыз) коммуналь хуҗалыкка караган колонкалар гына бар. Алары да булган җирдә генә. Ә "Чиста су" - икенче! Дөрес, эчәргә катырак, ә көндәлектә куллану өчен алыштыргысыз. Даими килә, басымы көчле.

"Тиздән "Чиста су"ны Пролетар, Кустар урамнары, Әтнәнең икенче ягы да файдалана башлар дигән өмет бар, чөнки бу юнәлештә эш башланды. Больница артында, плотинаның каршы ягында калкып чыккан су башнясын күргәнсездер, башня 225 метр биеклектә. "Бу юлы 2 км озынлыкта суүткәргеч сузачакбыз. Газлаштыру фондыннан килеп 20 сентябрьгә тапшырырга кушып киттеләр. Өлгерербезме, белмим, әле мондый сулы җирдә эшләгән юк иде. Казый башладык, башня янәшәсендә 1метр да 30 сантиметрдан су чыкты. Аска табарак 80 сантиметрдан чыга. Суны суыртып алмыйча эшләп булмый",- дип, яртылаш тулган чокырга күрсәтеп сөйли бригадир Габделхәй Хәмидуллин. Ә болай чокыр 2 метр казылырга тиеш икән. Эретеп ябыштыручы Рафаэль Нәбиев, слесарьлар Илназ Закиров белән Юра Игнатьев та уенын-чынын бергә кушып:

- Монда су кертеп тә торасы юк, баскан җирегездә су, - дип шаярталар.

Реклама

- Ләмен кара син аның, Бәкернекеннән ким түгел, кичә юынып карадым әле, - дип көлдерә бригадир.

Ә чынлыкта эшләре катлауланып киткән, иң элек суны суырталар, чыкканчы эшләп калырга тырышалар. "Ә бер эшләгәч, су куркыныч түгел. Халык курыкмасын, бу су башняга менми, скважинаны аерым казыйбыз", - диләр. 5 кешедән торган бригада иртәнге сәгать 7дән кичке 6га кадәр эшли. Яңа Әтнә мәктәбендә торалар. Егетләр әйткәнчә, бөтен нәрсәләре дә үзләре белән. Ашау-эчү турында сөйләшүләре.

- Әтнәне сулы итәр өчен эшләгәннән тыш, тагын 11 километр суүткәргеч сузарга кирәк. Элек эшләнгәне - 8 километр да 400 метр. Әлеге суүткәргеч шушы юнәлештәге урамнар аша үтеп, оешмаларның су трассасына ялганачак. Бу эшләр башкарылгач, "Поле чудес"тагы скважина шундагы халык өчен генә хезмәт күрсәтәчәк. Алдагы елларда Әтнәнең ферма тирәсендәге урамнар аша да үтәчәк суүткәргеч. Ихтыяҗ булса, бу су башнясы янәшәсенә тагын 3 башня куярга мөмкин - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Нәтиҗәдә суүткәргеч Әтнәне боҗра рәвешендә әйләндерәчәк. Тиешле урыннарга гидрантлар урнаштырылачак.

Таш баганалар да китергәннәр инде. Алары башняны эшләтергә электрүткәргечләр сузу өчен. Көчәнешне киметә торган трансформатор да, скважина казылгач, аның өстендә павильон да, кыскасы барысы да булачак. Ә әлегә тездән суда эшлиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: