Этнэ таны

Чит җирләрнең олтаны

Игътибар иткәнегез бармы икән, ике милләт кешесе никахлашкан очракта, гаилә хатын-кыз кайсы милләт вәкиле булса, күбрәк шуның кануннары буенча яши. Бик сирәк очракта- гаилә башлыгы үзенең урынын белеп, чыннан да гаиләнең терәге булганда гына, аның сүзе әһәмияткә ия булырга мөмкин. Күзәткәнем бар, татар фамилияле кызлар муеннарына тәре тагып йөри. Ничек...

Реклама

Игътибар иткәнегез бармы икән, ике милләт кешесе никахлашкан очракта, гаилә хатын-кыз кайсы милләт вәкиле булса, күбрәк шуның кануннары буенча яши.

Бик сирәк очракта- гаилә башлыгы үзенең урынын белеп, чыннан да гаиләнең терәге булганда гына, аның сүзе әһәмияткә ия булырга мөмкин. Күзәткәнем бар, татар фамилияле кызлар муеннарына тәре тагып йөри. Ничек алай, дип сорасаң, әни марҗа дип җавап кайтаралар. Минем әни ягыннан бабам урыс милләтеннән булган. Үзен бер тапкыр күргәнем булмаса да, әнием миндә аңа карата бары ихтирам хисләре генә тәрбияләде. Әби исә, мишәр, Кайбыч якларыннан килеп, Мәскәүдә эшкә урнашкан. Шунда кавышканнар. Балаларга урыс исемнәре кушылган. Шул исәптән, әбигә ияреп килгән Сөембикәнең исемен дә бабам Александра дип үзгәрттергән. Бабам сугышка киткәндә, өлкән балаларга 16-14 яшь тирәсе булган. Белгәнемчә, алар гомер буе урыс милләте кануннары буенча яшәделәр. Димәк, әтиләре йогынтысы көчлерәк булган. Ә әбигә ияреп Татарстанга кайткан кечерәкләр исә безнең дингә тартылганнар. Кулларыннан килгәнчә дин таләпләрен үтәп яшәделәр, соңгы юлга да мөселман канунары буенча озаттык. Авылда, "урыс булгач, юдылар микән соң", диючеләр дә булган. Гөнаһлары үзләренә. Кеше гомере ничек тә үтә, анысы, ә менә соңгы юлга озата башлагач, чыннан да, милләт белән милләт арасында каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Шундый очрак белән күптән түгел очрашырга туры килде. Туганнарымнан берсе үзбәк якларында яши. Урыс милләтеннән булган хатынга өйләнде. Балалары зурлар инде. Беркөн шуларның бер уллары үз-үзенә кул салган, дигән хәбәр килеп иреште. Бездән ерак та түгел, марида яшәп яткан булган икән. Күмү мәшәкатьләренә килеп терәлгәч, кабат теге милли аермалыкларга килеп терәлдек. Әти кешенең мөселманча итеп күмдерәсе килде. Бергә яшәгән хатынының исә үзләрендә күмдерәсе килә." Каберенә булса да барып йөрермен", - ди. Маридан монда алып кайту өстәмә чыгымнар таләп итә. Әле бит үз-үзенә кул салучыларны динебездә зиратка кертмәскә дә кушалар. Җыйнаулашып фикерләшкәч, мәрхүмне мари зиратында күмәргә булдык. Без барып җиткәндә, бер төркем ирләр көрәкләр күтәреп китеп баралар иде. Араларыннан берсе, безнең янга әйләнеп килде. Үзен үлгән егетнең дусты дип таныштырган бу адәмнең исеме Ирек икән. Үзен, мин - татар дип таныштырса да, , татарча бер авыз сүз белми ул. Аңа каравы, маричаны су урынына эчә. Чөнки, әлеге дә баягы, әнисе мари милләтеннән. Мәрхүмне моргтан алып кайтып салганнар. Ләхет ала белүчене, күпме эзләсәк тә, таба алмадык. Салкын җиргә салырга әллә ничек, гроб белән күмәргә уйладык. Мари кавеме кызыл төсле чүпрәк эзли башлады. Кирәк түгел, дибез. Ирләребез, ничек кирәк алай, мәрхүмне юып, кәфенләделәр. Әле гробка салгач та, тегеләр аяк очына шәм куймакчы булып маташалар. Гомумән, аларда үлгән кешене көндезге уникедән соң гына күмәләр икән. Кабер казучыларга ашарга пешереп, ашатып(!) кайттылар. Аерым ашар өчен зиратларында урын каралган. Шунысы да сәер, олы якта мәет ята, ә кухняда ашарга пешереп, килгән бер кешене сыйлыйлар. Килүчеләр үзләре дә буш кул белән килми, сумка белән күчтәнәч алып киләләр. Аларны яңадан өчесенә, җидесенә, кырыгына (бу гадәт бездәге кебек ) чакыру өчен язып баралар. Каберенә тәре куйдыртмас өчен тагын бер чәкәләшеп алдык. Ахры, тактаны үзебезчә түгәрәкләтеп кистереп исемнәрен дә үзебез яздык. Мәрхүмгә исемне әбисе мулла чакыртып куштырган, ә әнисе үзенчә рус исеме белән йөрткән. Әти-әниләре тактага да ике исемен дә язарга куштылар. Менә шулай, мари зиратында тәреләр арасында ярты мөселман, ярты урыс, ярты мари булып яңа кабер калыкты. Күмгәч тә авылдашлары ире- хатыны бергә кабер өстендә бәйрәм итеп калдылар. Без, хатын- кызлар зиратка кермәдек. Ирләребез генә, кабер уртасына ризыгын, аракысын куеп ашап-эчәләр, дип чыктылар. Нишләтәсең, алар иле, алар зираты. Һәр милләтнең үз йолалары, һәм ничек кенә булмасын, аларны ихтирам итәргә туры килә. Бездә, ичмасам, соңгы юлга озату эшләрендә мулла башлап йөри, урысларда бу эшне поп башкара дип уйлыйм. Ә монда алла да юк, мулла да. Дөнья булгач, соңгы юлга озатуның мондыен да күрергә насыйп булды. Авыр уйлар биләде күңелне. Мәрхүмнән бигрәк, мари авылында калган ике бала кызганыч иде. Исемнәре татарча булса да, киләчәктә алар да мари милләтеннән булып үсәчәк бит. Дөрес тәрбия алсалар тагын бер хәл...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: