Этнэ таны

Чит-ятларга безнең балалар кирәкме?

Федерация Советында Рәсәй балаларын чит ил гражданнарына бирүне тыючы закон үз көченә керде. Депутатлар телендә "Дима Яковлев законы" дип аталган әлеге закон Россия балаларын чит ил гражданнарына бирүне тыю һәм РФ территориясендә балаларны сайлап алу һәм чит ил гражданнарына тапшыру белән шөгыльләнгән оешмалар эшчәнлеген туктату турында.

Шул ук вакытта, әлеге закон нигезендә, 2011 елның 13 июлендә Вашингтон шәһәрендә кабул ителгән РФ һәм АКШ арасында балаларны уллыкка (кызлыкка) алу буенча хезмәттәшлек турындагы килешүне РФ исеменнән туктату да каралды. Чит илләргә уллыкка бирелгән балалар саны елдан-ел кими бара анысы. 2003 елда чит ил кешеләре тарафыннан 7855 ятим бала уллыкка алынган булса, 2011 ел нәтиҗәләре буенча бары 3400 бала әти-әниле булган. Шул ук вакытта илебез гражданнары тарафыннан уллыкка алу арта, 2011 ел нәтиҗәләре буенча бу сан - 7416. АКШ гражданнары каты авыру (башлыча нерв системасы зарарланган, Даун синдромлы) балаларны гына уллыкка алалар дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Алар тарафыннан уллыкка алынучы балаларның бары тик 5 процентының гына сәламәтлеге чикләнгән. Мәсәлән, бер елда АКШ гражданнары 44 инвалид баланы уллыкка алса, үзебезнең ил гражданнары мөмкинлеге чикле 188 балага әти-әни булган. Уллыкка алуны туктату, Америка хокук саклау органнарының һәм бу ил хөкүмәтенең, безнең балаларны үлемгә дучар иткән ата-аналарга карата бик йомшак позициядә булулары белән дә бәйле. Чыгарылган суд карарлары уллыкка алынган Россия балаларының язмышы түгел, Америка гражданнарының мәнфәгатьләрен кайгырту алар өчен беренче урында торуы турында сөйли.

Чит илгә тәрбиягә бирү турында райондашлар нинди фикердә торалар икән, шуңа охшаш сорау белән укытучыларга мөрәҗәгать иттем.

Илнур Сәләхов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе:

- Мин бу балаларны чит ил гражданнарына бирүгә каршы. Россия элек-электән бай илләрнең берсе булып тора, мондый балаларны карау һәм үстерү үзебезнең дә кулдан килә дип уйлыйм. Балалар товар түгел, аларны акчага сатып та, алып та булмый. Аларны читкә җибәреп, үлемгә дучар итү - барыбыз өчен дә хурлык.

Лидия Хәкимова, Олы Әтнә мәктәбе директоры:

Реклама

- Бирмәскә кирәк! Авыру балаларны үзебездә дәвалау мөмкинлеген булдыру зарур. Аларны читкә җибәрү - күрәләтә үлемгә этәрү кебек.

Гөлшат Галиахметова, Түбән Көек урта мәктәбенең татар теле укытучысы:

- Мондый балаларны тәрбияләү өчен үзебезнең дә көч җитәр дип уйлыйм. Аларны читкә җибәрүгә каршымын. Балаларны туган илләреннән аеруны дөрес гамәл түгел дип саныйм.

Менә шулай фикерли укытучыларыбыз. Һәм алар гына да түгел. Бу фикер белән килешми мөмкин дә түгел. Читкә чыгып киткән балалар инде мәңгегә Россия гражданы була алмыйлар. Анда исемнәрен алыштырып, туган телләрен онытып, маңкортка әйләнәлә. Чит илдә кеше баласын кыйнап үтергән өчен иң авыр җәза - берничә айга (!) төрмәгә хөкем ителү. Үз баласына кул күтәргән өчен нинди чаралар каралгандыр тагын, тик ятим бала чит илнеке булгач, ниш­ләтсәң дә ярый дип саныйлар ахры. Читкә чыгармасак, әлеге балалар өчен үз илебездә тиешле тәрбия, ныклы белем алу мөмкинлеге, киләчәктә эш һәм яшәү урыннары булдыру турында да законнар кабул итү кичектергесез.

Безнең илдә дә үз балаңа карата артыгын кылана алмыйсың. Берәр тәртипсезлеге өчен бабайлардан калган "метод" белән "арт шәрифенә" бер-икене тамызып алган өчен җавап бирергә туры килергә мөмкин. Инде килеп балаларны билгеле бер яшьтән үзләрен генә өйдә калдыруны тыя торган закон кабул итмәкче булалар. Баланы өйдә калдырып, йөгереп кенә күршеңә дә керә алмый торган заманнар җитәчәк, димәк... Язмама нокта куяр минутта тагын бер хәбәр. Чит илгә чыккан бала түгел, ә бәлки Татарстанда уллыкка алынган бала үз-үзенә кул салган. Димәк, үзебездә дә уйланырга сәбәпләр юк түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: