Этнэ таны

Дуңгыз дуңгызлыгын итә

Моннан 15-20 еллап элек татар авылларын дуңгыз асрау шаукымы биләп алды. Ул вакытта авыл агае болайрак фикер йөртте: "Дуңгызны үгез шикелле икешәр ел асрап чиләнәсе юк". "Ул 4-5 айдан өлгереп җитә. Өйдәге бөтен калдыкны ашап бара. Көтүгә куып азапланасы юк. Итен дә өйгә килеп алып ки­тәләр яки шәһәргә илтеп колбаса...

Моннан 15-20 еллап элек татар авылларын дуңгыз асрау шаукымы биләп алды. Ул вакытта авыл агае болайрак фикер йөртте: "Дуңгызны үгез шикелле икешәр ел асрап чиләнәсе юк".

"Ул 4-5 айдан өлгереп җитә. Өйдәге бөтен калдыкны ашап бара. Көтүгә куып азапланасы юк. Итен дә өйгә килеп алып ки­тәләр яки шәһәргә илтеп колбаса цехларына тапшырырга була. Аннан кулыңа саф акча тоттырып җибәрәләр. Гомумән, дуңгыз асрау файдалы шөгыль". Дуңгыз балала­ры дефицит товарга әй­­­ләнде. Аны авылның яңа ел лотереяләрендә төп призлар рәтенә дә кер­тәләр иде. Кешедән ка­лышмыйм дип, мин дә ике дуңгыз баласы алып җи­бәрдем. Берсен-берсе этә-төртә ашыйлар, тиз үсәләр, үскән саен аша­тасы килә. Бераздан чучкалар басып тора ал­мас булдылар, адәм шикелле артларына утырып тора башладылар. Суеп Казанның Чехов ба­зары­на алып киттем. Сатып алучылар килеп карыйлар да: "Син, мужик, җүләрдер, акыллы болай дуңгыз симертми", - дип көлеп китәләр. Баксан минем дуңгызларның һәрберсе 110шар килограмм са­ло биргән, ите юк дип әйтерлек. Көч-хәл белән котылдым мин алардан һәм дуңгызны бүтән ху­җалыгыма кертмәдем.

Ул елларда дуңгызны Татарстанның күпчелек хуҗалыкларында асрыйлар иде. Безнең "Чулпан" колхозы районда гына түгел, ә бөтен Татарстанда дуңгыз асрау буенча иң алдынгы хуҗалык саналды. Заманча абзарларда дуңгыз балалары җылытылган идәннәрдә рәхәт чигәләр. Ә балалар мәктәптә туңып утыралар (мәктәп балалары продукция бирми), дәрестән соң алар дуңгыз балаларына утын күмере, көз­ләрен имән чикләвеге җыялар. Дуңгызларны махсус рацион белән ашаталар. Колхозда еш кына дуңгызчылык буенча район, республика семинарлары булып тора. Семинар алдыннан югары сыйныф уку­чыларын, укытучылар­ны дуңгызларны, дуңгыз абзарларын чистартыр­га ку­шалар. Укытучы­ның җәмгыятьтәге авторитеты түбән тәгәрәми ниш­ләсен. Дуңгызның авыл табигатенә, экологиягә тискәре йогынтысы әйтеп бетергесез. Тораклардан чыгарылган сасы сыекча ферма артында зур күл булып җәйрәп утыра. Яз­гы сулар, көчле яңгырлар белән ул фермадан 400-500 м ераклыкта урнашкан болынлыкка, "Симет" елгасына агып төшә. Андагы тереклекне агулый. Язгы сулар бу сыекчаны фермадан түбәнрәк урнашкан, халыкның иң яраткан чишмә-коеларына да агып төшәләр. Су эчеп булмый торган сары төскә керә. Чишмә сулары чистарганчы, халык, язгы пычракны ерып, ерак коеларга, чишмәләргә йөрергә яки каты артезиан суын эчәргә мәҗбүр иде. Җил фермадан авыл ягына искәндә урамнарда дуңгыз исе тарала. Ул җәйге ачык тәрәзәләрдән өйгә дә тула. Ул чорда "дуңгыз" сүзе татар лексиконында еш кабатлан­ды. Дуңгызчылык авыл хуҗалыгының иң оты­ш­лы тарма­гы булып саналды. Безнең "Чулпан" колхозы белән яры­шучы Жданов исемендәге кол­хозда, Яңа Кишет бе­лән Кышкар авыллары арасында күп меңләгән дуңгызга исәпләнгән зур дуңгызчылык комплексы төзеделәр. Аны сафка бастыру өчен нинди чыгымнар киткәнен бер Ходай үзе генә беләдер. Ләкин ул тулы куәтенә эшләп китә алмады. Халык аңа "мантымас" дигән исем такты.

Реклама

Ислам дине дуң­гыз­чылык белән шө­гыль­лә­­нүне, дуңгыз итен ашау­ны катгый тыя! Дуң­гыз - хәрәм мал, дуңгыз ите-хәрәм ризык. Дуңгыз асрау - мөселман авылы­на хәрәм кертеп мөселманнарны юк итүнең бер ысулы. Мәчет манараларын кисеп, муллаларны, дин әһелләрен юк итеп тә бетерә алмаган ислам динен авылга дуңгыз һәм аракы кертеп көчсезләндерү чарасы да ул. Чөнки ара­кы, дуңгыз янында иманга урын калмый. Шунысы куандыра, соңгы ва­кытта дуңгызчылык бе­­лән шөгыльләнүче ху­­­җалыкларның ки­мүе кү­зәтелә. Аллага шөкер, ул безнең авыл­да да шулай. Шәхси ху­җа­лык­лар да дуңгыз асрауны бетереп баралар. Чит төбәкләрдә һәм Та­тар­станның кайбер татар авылларында, халык җыен җыйнап, аракы сатуны тыю турында карарлар чыгара. Мондый авылларда аракыны бетереп бер кибетнең дә бөлгенлеккә төшкәне юк, киресенчә, халык аракыга тотыласы акчасын яхшырак ашауга, көнкүреш шартларын яхшыртуга тота икән.

Аллага шөкер, татар дуңгыздан бизеп бара шикелле. Хәләл ризык сатучы кибетләр саны артуга бара, хәләл ризыкларның төре күбәя, алар өстеннән контроль көчәя. Мәчетләребездә яшь­ләрнең артуын кү­рә­без. Дөньяда исламның дәрәҗәсе, аның белән кызыксыну арта. Шулай да Сабантуйларда миллилек җитеп бет­ми, кайберләрендә дуң­гыз шашлыгын сатып акча эшләүче мил­ләттәшләребезне дә күр­гәлибез. Күз алдыгызга китереп карагыз әле: татарның башында милли түбәтәй, бер кулында аракы, бер кулында дуңгыз шашлыгы...

Дуңгыз асрау беренче карашка файдалы булып күренсә дә, аннан кергән акча хәрәм, бәрәкәтсез.Минем әби-тормыш иптәшемнең әнисе, сөйләгән бер вакыйга искә төште. Безнең Кишет авылыннан фәлән абый (исеме истә калмаган) сугыш беткән елларда, күп төрле салымнар, заемнарны түләргә булыр дип, дуңгыз асрап карады. Казанның Колхоз базарына алып барып, дуңгыз итен уңышлы гына сата бу. Авыл кешесе күрмәгән акчаны кесәсенә салып кайтырга кузгала. Моның акчаны кесәсенә тыкканын читтән күзәтеп торган ике жулик аңа иярәләр. Болак күпере астына алып төшеп, аңын җуйганчы кыйнап, акчаларын алып таялар. Агай аңына килеп туган авылына кайтып егыла. Авылдашларына: дуңгыз дуңгызлыгын итте ул, җәмәгать. Ярый әле үтермәделәр, шунысына куанам, - дип сөйләгән имеш".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: