Этнэ таны

Әфган – йөрәк ярасы

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?.....

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..

Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Реклама

Совет сугышчыларын Әфганистаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте.Билгеле, безнең мәктәптә дә җанннарны төтрәндергән бу сугыш турында"Әфганистан-йөрәк ярасы "дигән очрашу-кичә уздырылды.Әзерлек эше күпкә алдан башланды.Укучылар тәрбия эше буенча директор урынбасары Шәрәфиева Г.Б.,тарих укытучысы Сәфәров Р.И. белән берлектә сугышта катнашучыларны барлау,аларның тормышын өйрәнү буенча эзләнү эше алып бардылар.

Әфган сугышында катнашканнар арасында Комыргуҗа авылы егетләре:Латыйпов Илдус Илгизәр улы,Зиганшин Айрат Мортаза улы -да булган. Алар илнең патриоты, өстән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле.Бу сугышның хаксызлыгын аңласаларда,биргән антларына тугры кала егетләр.Миңа калса, бүгенге көндә алар үзләренең исән калганына куанып,торрмышның тәмен белеп яшиләр.

Мәктәттәге очрашуга Әтнә районының әфганчылар союзы рәисе,Бәрәзә егете,Кәбиров Л.Н.,әфганчы Латыйпов И.И,Чечня сугышында катнашкан Сәфәров Ф.И.килгәннәр иде.Сугышны киноларда гына күргән балаларга, чын солдат белән очрашу зур яңалык булды.Әңгәмә концерт,презентацияләр белән аралаштырып алып барылды.Әфганчыларның сөйләгән сүзләре зур кызыксындыру уятты. Кәбиров Л.Н үзенең чыгышында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын,ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты. Укучыларның әфганчыларга сораулары да күп иде. Укучыларның "Сугышка кергәндә нинди хисләр кичердегез?" дигән соравына,ул"Андый очракта антыңа туры калырга,югалып калмаска кирәк"-дип җавап бирде.Ә инде "Солдат булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?"дигән сорауга "Илеңне яратырга,чын егет була белергә кирәк!" дип җавп бирделәр солдатлар. Илнең чын патриоты дими ,ни дисең бу егетләр турында.

Бүгенге көн яшләре өчен мондый очрашулар бик файдалы дип уйлыйм,чөнки патриотизм,ил алдындагы бурыч,намус кебек төшенчәләрнең ни икәнен яңа буын бик белеп бетерми бит.

Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: