Этнэ таны

Фәйзи агай икмәге

Мин стажлы пенсионер. Өйдәге вак төяк эшләрне санамаганда, минем төп бурыч - кибеттән ипи алып кайту. Авылдагы 4 шәхси кибетнең һәркайсына һәркөнне яңа пешкән ипи китерәләр : Әтнәдән, Казаннан, Кырлайдан. Яңа гына Яңа Әтнәдә дә заманча пекарня эшли башлады. Ипинең нинди сорты, нинди формадагысы, нинди төстәгесе кирәк. Шуның өстенә 5-6...

Реклама


Мин стажлы пенсионер. Өйдәге вак төяк эшләрне санамаганда, минем төп бурыч - кибеттән ипи алып кайту. Авылдагы 4 шәхси кибетнең һәркайсына һәркөнне яңа пешкән ипи китерәләр : Әтнәдән, Казаннан, Кырлайдан. Яңа гына Яңа Әтнәдә дә заманча пекарня эшли башлады. Ипинең нинди сорты, нинди формадагысы, нинди төстәгесе кирәк. Шуның өстенә 5-6 төрле әле генә табадан төшкән пироглар дисеңме. Сайлыйбыз, ипи кичәге түгелме, дип сатучыны битәрлибез, үзебез олы яшьтә булсак та ачлык заманны, бер сынык ипи дип тилмергән елларны онытып җибәрәбез. Ходам, көферлегеннән үзең сакла!
Икмәк турында күп языла, күп сөйләнә. Ләкин хәзерге яшьләрнең күпчелеге икмәк кадерен, аның яшәешнең тоткасы, тормыш чыганагы булуын аңлап бетерә алмыйлар, кайсылары аңларга да теләмиләр. Минем бу язмам аларга аз булса да тәэсир итсә, мин шат булыр идем.
Бөек Ватан сугышы елларында Олы Мәңгәрдә пекарня авыл уртасында, колхозның корт бакчасы омшанигында урнашкан була. Подвал кебек караңгы, дымлы омшаник пекарня итеп җиһазландырыла, ипи пешерә торган ике зур мич чыгарыла. Анда Латвиядән эвакуацияләнеп кайткан латыш пионерларына ипине Мухаметзянова Фатыйма апа пешерә. Латыш балалары аны олылап "Майзес Фатыйма" (майзес - латышча - ипи) дир йөртәләр, ул алар өчен иң якын, иң кадерле кешегә әверелә. Сугыш вакытында, аннан соң да әле ачлы-туклы яшәү дәвам итә. Икмәк кадерле, ул колхозчыга бик тәтеми. Өшегән бәрәңге күмәче ашау дәвам итә. Соңрак уылган бәрәңге кушып пешергән ипи күренә башлый. Шул елларда, төгәлрәге 1946 елда Олы Мәңгәргә Түбән Көектән 1907 елгы, сугыш ветераны Нәҗмиев Фәйзи абый хатыны Банат апай белән күченеп килә. Башта Кишеттә, аннары Мәңгәрдә сельпо рәисенең урынбасары булып эшли башлый. Әтнәдә аракы кибетендә дә сату итә. Һәм бераздан Олы Мәңгәр пекарнясына эшкә күчә. Бу эштә аңа хатыны, соңрак балалары да ярдәм итә. Юк кына хезмәт хакына тәүлек буе диярлек авыр хезмәт. Бу турыда әти-әнисе белән бала вакытыннан ук пекарняда эшләгән әтисе 1967 елда вафат булганнан соң да анда әнисе белән эшләвен дәвам иткән Роза ханым менә нәрсәләр сөйләде : "Кичтән ипигә баш ясап калдырабыз. Иртәнге 2 ләрдә төшеп ипи изәбез. Бераз кабарганын көтәбез дә, формаларга салып, мичкә озатабыз. Мичкә берьюлы 103 ипи сыя. Кара ипине Мәңгәр тимерчесе Василий дәдәй хатыны Дүнкә (Авдотья) апай ясаган колмак чүпрәсе белән, ә ак ипине, авылча әйтсәк, күмәчне, кибет чүпрәсе белән ачыта идек. Икмәк пешерү процессы тәүлеккә 3 мәртәбә кабатлана. Пекарняга утын ягыла, мичне белеп кыздырырга кирәк. Ипи дә чи калмасын, артык эссе булып, көймәсен дә. Ипи уңмаса, әти белән әни җавап бирә. Тотылган он пешкән ипи белән чагышырга тиеш. Он кадерле.
Пекарня эче эссе, бөркү, ярым караңгы. Төннәрен керосин лампасын яки фонарен кабызып җибәргәндә, стеналарда бер көтү тараканнар чабыша, үзләре 1-2 секундта качып та бетәләр. Алар белән күпме генә көрәшсәк тә, күпме генә чиста эшләргә тырышсак та, кайвакытны ипи эченнән дә чыккалыйлар. Шуннан китә тикшерүләр, җавап бирүләр.Камырга тараканны без тотып салган шикелле итеп сөйләшәләр иде безнең белән. Онны капчыклар белән китерәләр. Капчык ул вакытта бик кадерле, аны кире тапшырырга кирәк. Буш капчыкларны җентекләп тикшереп кабул итәләр, анда аз гына он тузаны да калырга тиеш түгел, шуңа күрә без аларны бик озаклап, җентекләп кага идек.
Безнең пекарня ул вакытта Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бахтияр, Мөндеш, Яңа Мәңгәр, Иске Кишет, Яңа Кишет, Кышкар, Симетбаш авылларына хезмәт күрсәтә. Ипи аларга график буенча бирелә. Шуның өстенә без мәктәп, балалар йортын да тәэмин итеп торабыз. Бәйрәм вакытларында балалар йорты директоры Валя апа печенье, прәннек пешерергә дә заказ бирә иде.Шулай ялсыз, бәйрәмсез, көнне төннгә ялгап, еллар буе авыр, җаваплы, ләкин игелекле хезмәт иттек без."
Ул елларда ипигә чират. Без малайлар чиратны иртән үк алып куябыз. Кибет баскыч төбендә бик күп халык җыйнала.Түземсезләнеп пекарня ягын күзәтәбез.Обедтан соң сәгать 2ләрдә зур агач ящикка ипи төягән сельпо аты күренә.Берничә кешегә ипине кибет эченә ташу бәхете эләгә,алар шуның өчен ипине беренче булып чиратсыз гына алалар.Ящик капкачын ачып җибәрүгә бөтен урамга,кибет эчләренә ипи исе тарала,аның исен бернинди башка ис белән бутап,ипи исенең тәмен гади сүзләр белән аңлатып та булмый.Ул ниндидер сихри көчкә ия.Авылда берәр йортта ипи пешерсәләр(аны "ипи салу" дип атыйлар),аның исе бөтен урамга таралыр иде.Хәзер уйлап йөрим:машиналар белән һәр көн кибетләргә яңа пешкән ипи китерәләр,кибет киштәләре икмәктән сыгылып тора,ә кибеттә ипи исе юк.Бәлки аның ипи пешерү технологиясе үзгәдер,бәлки икмәк үстергәндә минераль ашламалар,агулы химикатлар куллану сәбәпчедер,яки пешергәндә кулланыла торган өстәмәләр дә гаепледер.
Ипине кибеткә кертеп бетерәләр,халык эчкә ыргыла,китә этеш-төртеш.Кибетче булып яшь,чибәр,бөтен кеше белән елмаеп кына сөйләшүче Галиева Рая(халык телендә-Митай Раясы)эшли иде.Ул: "Иптәшләр,чиратны бозмагыз,тавышланмагыз,ипи бөтенегезгә дә җитә,"-дип халыкны тынычландыра,ипине үлчәп сата башлый.Күз иярмәс тизлек белән ипи үлчи,шалт-шолт счет төймәләрен тарта,ипи тиз генә сатылып та бетә.
Ул заман ипиенең тәмлелеге!Ә күмәче безгә тансыгырак.Ул ап-ак,өсте алтынсу-кызгылт төстә.Күмәч шул кадәр йомшак,кыссаң учыңа сыеп бетә,җибәрсәң-кире үз хәленә кайта.Ул хәзергесе шикелле бик искерми дә,хәер,ул искерергә өлгерә дә алмагандыр.Сагындыра шул Фәйзи абый пешергән икмәк!Кайвакыт,шул чорга кире кайтып,ул пешергән күмәчләрен тагын бер авыз итәргә иде,дип хыялланып йөрим.
Фәйзи ага белән Банат апаның хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел.Бернинди вентиляциясебулмаган подвал кебек корылма эчендә,чыдап булмаслык эсседә,халык өчен икмәк пешерү-үзе бер батырлык бит ул.Мондый эшкә хәзерге чор кешеләре чыдамас та,анда эшләмәс тә иде.Аларга җиңел,күп акчалы эш кирәк.Хәзер үзең өчен генә яшәү модада.Халык рәхмәтен алу өчен тырышып йөрүчеләр бик сирәк шул.
Хәзер авылда пекарня юк.Фәйзи ага,Банат апалар да арабызда юк инде.Кулга икмәк алган саен алар күз алдыма килеп басалар.Халык аларны онытмый,хөрмәт белән искә ала.Аларның халык өчен дип яшәгән тормышы яшьләр өчен үрнәк булсын,рухлары шат булып,тыныч йокласыннар иде дигән теләктә калыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: