Этнэ таны

Гаҗәп хәлләр, сәер хәлләр...

"Әтнә таңы" газетасы укучыларына үзем белән булган гайре табигый хәл турында сөйлисем килә. Бу яңалык ук түгел, әлбәттә. Моңарчы берәүгә дә сөйләгәнем дә булмады. Әмма еллар узгач, шул вакытта үземә ярдәм итүчене эзләп табасым килде. Барысын да башыннан яза башлыйм әле. 90 еллар ахырында миңа Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл...

"Әтнә таңы" газетасы укучыларына үзем белән булган гайре табигый хәл турында сөйлисем килә. Бу яңалык ук түгел, әлбәттә. Моңарчы берәүгә дә сөйләгәнем дә булмады. Әмма еллар узгач, шул вакытта үземә ярдәм итүчене эзләп табасым килде. Барысын да башыннан яза башлыйм әле.

90 еллар ахырында миңа Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укырга туры килде. Ничәнче курста икәнен хәтерләмим, әмма бер чакны без иптәш егетем белән Шәкәнәч авылына, кызлар янына мендек. Караңгы көз көне иде бу. Кар әле яумаган, әмма инде җирне катырган, әбиләр әйтмешли, кырпак төшкән вакыт иде бу. Күрәсе кешеләребезне күреп сөйләшкәч, аралашкач, иптәшем Шәкәнәчтә туганнарында куна калды. Ә мин техникум тулай торагына кайту өчен җәяүләп Әтнәгә төшеп киттем. Кичке тугыз - унынчы яртылар тирәсе. Плотина тирәсенә җитәрәк, чыршы полосалары янында дип әйтимме, кинәт тирә-якны томан чолгап алгандай булды. Бу томан куерганнан- куерды, куе сөт кыяфәтенә керде. Күземә ут күренеп киткәндәй булды. Мин һаман барам да барам. Тынлыктан колаклар чыңлый башлады. Берзаман бөтен дөнья караңгылыкка чумды... Кинәт каршымда кабаттан ут күренде. Шул ут каршысына дип йөгерә башладым. Бу зур трактор (К-700 дип истә калган) уты булып чыкты. Мине күреп руль артында утыручы тормозга басты.

  • Кая барасың?,- дип сорады миннән тракторист.
  • Общеҗитиегә кайтам.
  • Нинди общеҗитиегә, кайдагы?

Реклама

Сүзнең Әтнә техникумының тулай торагы турында баруын аңлап алгач, абыем шаккатты. Шаккатмаслык та түгел, мин Арча районының Наласа авылы янына килеп чыкканмын. Әтнәдән... Барлы- юклы бер сәгать эчендә... Җәяүләп... Тракторчы Рәдиф исемле, Әтнәдән иде. Ул мине тулай торакның ишеге төбенә үк китереп куйды. Егетләргә берни сөйләп тормадым. Өстемдәге лычма су киемнәрне салып ташладым, аяктагы кроссовкаларым да ашалып беткән иде. Ул төнне бик озак йоклый алмый яттым. Бөтен җирем калтырый иде. Өйгә кайтып дәүәнием догалар укып өшкергәч кенә тынычланып киттем. " Ул урыннарда элегрәк зиратлар булган, ялгыз каберләр дә бар дип сөйлиләр иде. Андый җирләрдә йөри күрмә, үзең белән булган хәл турында берәүгә дә сөйләмә", - диде дәүәни. Әмма шул вакытта миңа ярдәм иткән Рәдиф абыйны бер күреп сөйләшәсем килде. Исән микән ул, шул хәлләрне хәтерли микән?

Редакциядән: Рәдиф абый! Әгәр бу язмада үзегезне таныгансыз икән, редакция белән элемтәгә керегез әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: