Этнэ таны

ГАСЫРЛАР КАЙТАВАЗЫ

Газетаның 2011 ел июнь аендагы саннарында безнең тарафтан Арча-Әтнә төбәкләренә археографик командировкалар оештырылганлыгы һәм киләчәктә дә Казан арты, аеруча Арча, Әтнә районнарының бу җәһәттән җентекләнеб­рәк өйрәнеләчәге турында язылган иде. (Археографик сәфәр//Әтнә таңы. - 2011. 8 июнь. № 44; 15 июнь. № 46).

Шул ук елның июль аенда, без, Казан федераль университетының татар халкы тарихы кафедрасы студентлары һәм ТР Милли китапханәсе хез­мәткәрләре архео­граф, галим Җәүдәт Сә­лим улы Миңнуллин җи­тәкчелегендә Әтнә районына археографик экспедиция оештырдык. Арча каласының "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре безнең фәнни җитәкчелектә Ар­ча районын максатчан эт­­нографик һәм археографик җәһәттән тикшерү эшен башлап җибәрде. Исегезгә төшерәм: экс­пе­ди­циянең максаты татар халкының каурый каләм белән языл­­ган кулъязма, басма ки­тап мирасын бар­лау, туп­лау, өйрәнү.

Сүзебез Әтнә районына оештырылган археографик сәфәр хакында. Милли язма мирасыбызны барлау максаты белән Әтнә районының 42, ягъни барлык авылларында да диярлек булдык, һәр урамны җәяү йөреп һәрбер хуҗасы булган йортның ишеген шакырга тырыштык. (Кайбер сә­бәпләр аркасында Олы Әтнә, Яңа Бәрәскә, Юга­ры Сәрдә авыллары археографик җәһәттән тик­шерелми калды.)

Әтнә төбәге тарихыбыз­да эз калдырырлык шә­хесләрне күп биргән. Та­тар халкының беренче профессиональ та­рих­чы­сы Шиһабетдин Мәр­җанинең, шулай ук академик, татар халкы тарихы кафедрасын нигезләүче һәм моннан 50 ел элек, Казан дәүләт университетында архео­график экспедицияне оеш­тырып җибәргән остазыбыз Миркасыйм ага Госмановның да нә­сел тамырлары шушы тө­бәктән бит.

Мөгаен күпләрегез: "Исән­­­месез, апа! Без Казан федераль универси­тетыннан килдек. Та­рих­чы­лар булабыз. Без­­гә әби-бабаларыгыздан кал­­ган кадимчә (гарәпчә, каурый каләм белән) язылган ки­тапларны (бис­мил­ла, Һәфтик китапларын) күрсәтә алмассыз микән. Алар арасында авыл тарихына, мәдәниятебезгә караган кызыклы язмалар булырга мөмкин," - кебек гозер белән ишегегезгә шакыган студентларны очратмый калмагансыз­дыр. Аларга күбегез әби-бабалары­гыз­дан ядкәр булган ки­тап-дәфтәрләрегезне күрсәткәнсездер, ә алар, булган ки­тапларны җен­тек­ләп карап, бер­ни­чә­сен, сезнең рөхсәт белән ки­тапханә фондларына сайлап алганнардыр.

Ни өчен кирәк соң гасыр тузанына баткан, ярым черү халәтендә булган гарәби язулы кулъязма һәм басма китапларны китапханәләргә туплау? Моннан йөз ел чамасы элек (1914 елда) мәшһүр тарихчы, дин галиме, ар­хеограф Ризаэтдин Фәх­ретдин Коръән китабы турында: "Казан, Оренбург, Әстерхан һәм Уфа шикелле шәһәрләрдә мө­­селманнарның гому­ми китапханәләренә һәр­­бер басмадан берәр нөс­­хә табып куярга кирәк иде. Бу көндә бу эш бик мөмкин, аз гына иҗтиһад берлә дә эшләп булачактыр. Әмма янәдән берәр йөз ел үткән соңында бу эшнең вакыты үткән булыр. […] Хосусан кулъязма Коръәннәрне гомуми мәсҗед түбәләренә, чормаларга кыстырып кую вә суларга ташлау­га күрә, китапханәләргә җыю кирәктер. Бер генә кәгазь Коръән булса да берәр китапханәгә бирелергә тиешле". Дө­­рес, безне күбрәк та­ри­хи, әдәби, фәнни ма­те­риаллар кызыксынды­ру сәбәпле, Коръән һәм дини китапларны ху­җа­ларның үзләрендә кал­дырырга тырыштык, әмма Р.Фәхретдин әйт­кән­нәр бүген дә актуаль, беренчедән, инде йөз ел үтеп китте, шунлыктан кулъязма мирас сыйфат, сан ягыннан бик нык саекты һәм эчтәлеге (күбрәк дини әйберләр өстенлек итә) ярлыланды, икенчедән, сакланып калган мирасны китапханәләргә туплау әле дә мөһим, чөнки алар тора-бара юкка чы­гып бетәчәкләр. Шулай ук, аларны тиешле шартларда саклау белән бергә фәнни яктан өйрәнү дә мөһим. Чөнки араларында кызык­лы мәгъ­­лүматлар шактый. Китапларны библиографик тасвирлау, тикшереп, фән­­ни әйләнешкә кертү - бү­генге социаль-гумани­тар фәннең бер максаты булып тора.

Китап - ул татар хал­кының матди һәм рухи хә­зинәсе, аның йөз ак­лы­­гы, күңел байлыгы. Та­­тарлар - Россиянең элек-электән иң укымышлы, гыйлемле, китаплы хал­кы. Ата-бабаларыбыз йөз­ләрчә еллар буе китап кү­череп язган, яңа басылып чыккан китапларны са­тып алырга омтылган, ул гына да түгел китапны Урта Азия, Төркия, Ми­сыр илләреннән сәү­дә­гәрләр аркылы кайтарткан. Кышкы озын кичләрне җыйналышып "Кыйссаи Йосыф", "Таһир-Зөһрә", "Көйле иман", "Бә­­дәвам", "Кыйссәсел-ән­бия" әсәрләрен укый торган булганнар. Казан арты, бигрәк тә Ар­ча-Әтнә төбәге татар хал­кы­­ның рухи мәркәзе, мә­­гариф үзәге булган, га­­лимнәр бу өлкәне "ак як" дип йөртәләр. Би­редә данлыклы Кышкар, Ташкичү, Күлтәс, Кур­­са мәдрәсәләре эш­­­ләгән. Гомумән, һәр авыл­ның, мәхәлләнең үз мәктәбе булган. Бу мәд­рәсәләргә заманында Казан, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләрдән шәкертләр агылганнар. Мәдрәсәләрне бетергән шәкертләр гарәп, Урта Азия илләренә укырга гына түгел, ә укытырга, шәкертләргә белем би­­рергә киткәннәр. Тө­бәк­тә революциягә ка­дәр мәк­тәп-мәдрәсә сис­те­масының камил үсеше ки­тапка зур ихтыяҗны тудыр­ган.

Реклама

Ә хәзер табылган мираска җентекләбрәк тук­талыйк. Иң әвәле кулъ­язма мирас турында. Мәгълүм булганча, халкыбыз мең елдан артык гарәп (1929 елга кадәр) язуыннан файдаланган. 1929 елдан соң да гарәп язуы гамәлдән төшүдән туктамый, ата-бабаларыбыз узган гасырның икенче яртысына кадәр китапларны, әсәр­ләрне күчереп язып та­ратканнар, сугыш ва­кы­тында хатларның күп­челеге шушы графика белән язылган. Шуңа күрә дә, меңъеллык татар әдәбияты тарихын, милләтебез язмышын фәнни дәрәҗәдә өйрәнәм дигән кешегә иске имляны белү, гарәби язулы кулъязма һәм басма татар тарихи, әдәби чыганаклары белән эшли, аларның үзенчәлекләрен белү шарт. Бары тик татар тарихи чыганаклары ярдәмендә генә ха­лыкның рухи дөньясын, тарихны, тарихи, әдәби процессларны "эчтән" күзаллап була. Без тапкан кулъязмалар арасында "Кыйссаи Йосыф", "Таһир-Зөһрә", Ишнияз би­не Ширниязның "Гакаиде Болгария", "Дастане Җария" вакайгнамә, кулъ­язма календарь, хосусый актлар һ.б. тарихи, әдәби, дини эчтәлектәге чыганаклар бар.

Кулъязма мирас ХVIII гасыр - ХХ йөзнең беренче яртысына нисбәтле.

Шулар арасыннан мелла Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд әл-Хәрәзминең китабы һәм аның шәхесенә тукталып үтәсе килә. Тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, әлеге шәхес татар җәмгыятендә "Ишнияз ахун", "Ишнияз әфәнде" исемнәре белән танылган. Ул Үргәнеч каласында туып, берникадәр Кышкар, Казаклар авылларында мәдрәсәләрдә укы­тып, соңгарак Каргалы бистәсендә мөдәррис булып, 1790нчы елда ва­фат була. Татар җәм­гыятендә Ишнияз бине Ширнияз кулъязма дини дәреслекләре, аеруча "Гакаиде Болгария", ягъни "Болгарларда дини ышанулар" исемле дини-фәлсәфи әсәре белән танылган була.

Басма китап барлыкка килү Җир шарында яшәүче теләсә кайсы мил­ләтнең тарихында яңа этапны тәшкил итә. Бас­ма сүз, басма китап, фикерне тиражлап, күп­ләп тарату иҗтимагый фи­кер үсешенә, аң-гыйлем таралуга зур этәргеч бул­ган. Дөрес, татар халкында китап басу шактый соң барлыкка килә. Чөнки, патша хакимияте яулап алынган халык­ларда аң-гыйлем таралу­ны теләмәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, быел дөнья­да басылган беренче төрки-татар китабына 400, ә Россиядә дөнья күргәненә 290 ел. Әмма татар милли басма китабы күпләп ХIХ гасырның 1 нче яртысыннан гына басыла башлый. Узган елгы археографик сәфәр вакытында әдәби әсәрләрдән "Кызлар шулай кызык итәләр" (1909), "Мәрсия" (1898), Ш.Гыйсмәтинең "Ко­яш" әсәре, "Көнче карт", Г.Г.Рәшидинең "Зөл­хәбирә бәете" (1918), "Ике авыл баеның киңәше" (1915) әсәрләре, Би­би­хәдичәнең "Сугыш хәл­ләре намендә җыр ки­табы", Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр", Әхмәт Мө­нир Рәшиднең "Мир­хәйдәр: хикәя татарлар тереклегеннән" (1909) әсәре, "Бүз егет" (1916), "Батырҗан солдат: хәзерге сугыш бәе­те" (1915) кебек китаплар бар. Шакирҗан әс-Сәгыйди чыгарган "Ба­лалар өчен мәүлед ха­ти­рәләре" исемле китапта (1916) хәзерге татар әдә­бия­тында исемнәре аз мәгъ­лүм булган Г.Баттал, Г.Дәү­ләт, Г.Харисов, Зыя Ярмәки (безгә "Ак каен" җыры белән мәгълүм), Чә­нәкәй, Вакыйф Җәләл ке­бек авторларның иҗат­лары урын алган. "Татар җырлары" сериясеннән "Менә шундый татлы җырлар", "Менә кая тат­­лы җырлар", "Менә сез­­гә татлы җырлар" (1917) китапларында да хал­кыбызның оныты­ла барган җырлары - Әстрәхан, дөнья, Оренбург, яңа Ка­зан, Троицкий, Габдрах­ман көйләре би­релгән. "Сугыш бәе­те"ндә бер солдатның 16 мәртәбә сугышта булып, соңгысында каты җә­рә­хәтләнгәне һәм сугышта күргән хәлләре, лазарет­та яткандагы моң-зар­лары, сызлануы языла. Тарихи әсәрләрдән "Шәһре Казанга сәяхәт" (1901), атаклы Кышкар мәд­рәсәсенең ХIХ гасырдагы тарихын яктырт­кан һәм мөгаллимнәре ту­рындагы Шаһиәхмәд би­не Мөхәммәд әл-Мәң­­­гәринең "Тәзкирә" ["Ис­тәлек"] (1914) кебек ки­­таплар аеруча кызык­лы­­лардан. Медицина­га кара­ган Әбүбәкер Ис­ла­ев тәрҗемә иткән "Тә­мәкенең за­рары хакында: тәмәке нин­ди нәрсә вә аны истигъмаль кылучыга [файдаланучыга] тәмәкедән нинди зарарлар ирешә" исемле китап татар басма китабы репертуарын тулыланды­ра. Күрүебезчә, басма китаплар, нигездә, ХIХ - ХХ гасырның 20-30нчы елларына карый. Тематикасы тарих, тел, әдәбият, дин гыйлеме, медицина, хуҗалык эшләре өл­кә­лә­рен колачлый.

Милләтебездә ва­кытлы матбугат берен­че рус ре­­волюциясен­нән соң гы­на барлыкка ки­лә. Аңа кадәр ХIХ гасыр­да И.Запольский, И.Никольский, К.Насый­ри, Г.Илья­си, Ш.Әхмәтов, Һ.Мак­суди, И.Терегулов кебек шәхесләр татар газета-журналлары басты­рырга омтылып карыйлар, ләкин бу эшкә патша хакимияте рөхсәт бир­ми. Милли матбугат бар­лыкка килү белән та­тар халкы бердәм информацион пронстранст­вода берләшә башлый. Вакытлы матбугатның шул чорда бердәнбер язма информация чыганагы булуын исәпкә алсак, татар халкының газета-журналга сусавын, аңа булган ихтыяҗның зур­­лыгын күз алдына ки­­­терү авыр булмас. Шу­­­­лай итеп, Рос­сия­нең та­­­тарлар яши тор­ган төр­­ле шәһәрлә­рен­дә дис­­­тәләгән исемдә га­зе­­­та-журналлар барлык­ка килә. Археографик сә­­фәр барышында без юлык­кан "Ислях ки­­­тап­ха­­нәсеннән" исем­­ле жур­­­­­­­налның нөсхәсе Казан китапханәләрен­­дә сак­­­ланып калмаган ди­яр­лек. 1914 елда дөнья күр­­­гән әлеге басма­­ның мөхәррире һәм нәши­­ре си­­­­бирияле Хөҗәтелха­­­­ким Да­уд Мәхмүдов. Ә ин­де кү­­ренекле җәмә­­гать, сәя­­сәт, дин эш­лекле­се, имам, мөдәррис, Оренбург Диния нәзарә­те ка­­­зые, Бөтенроссия мө­сел­­ман съездларын оеш­ты­­­ручыларның бер­се, күп кенә японнарны ислам диненә күндер­гән шә­­­хес, Токио җамигъ мә­че­­те имамы Габдрә­шит Гомәр улы Ибраһимовның (1857-1944) әсәрләре тө­бәгебездә табылуы үзе бер горурлык. Аның 1908 елда басылган "Миръат" ["Көзге"] журналында хатыннар, риба, зәкәт һәм җәмгыять мәсьәләләре күтәрелә. Эчке Русия мө­сел­маннары Милли ида­рә­се нәширлегендә дөнья күргән "Мохтәрият" ай­лык дини журналы (1917 ел) "Мәгълүмате мәх­кә­мәи шәр­гыяи Ырынбур­гия" жур­налының дәва­мы исәпләнә. Уфа шәһәрен­дә 1917-1918 елларда нәшер ителүче әлеге журналның мөхәррире М.Хәнәфи булган.

Сә­фәр ба­рышында игъ­ти­барны, аеруча, кечкенә авыл­лар­га юнәлтергә, ан­да яшәүче һәр кеше бе­лән күрешергә тырыштык. Кызганыч, кечкенә авыл­лар­да халык саны кимеп, татар авыллары­ның дөнья картасыннан югала баруы да язма мирасыбыз, милли китап өчен зур фаҗига. Чөнки һәрбер татар авылы ул - мәдәният күгендә якты йолдыз, телнең, әдәбият­ның, рухи дөньяның чишмә башы, бишеге, ә авыл бетү - ул күктә якты янган бер йолдызның атылуына тиң. Шулай итеп археографик сәфәр бары­шында 225 данә кулъязма, 124 берәмлек басма китап, 3 журнал табылды. Бу сандагы язма мирас татар халкы тарихын, ди­нен, әдәбиятын, телен өйрәнүдә мөһим чыганак­лар булыр дип ышанабыз. Үз чиратыбызда, Әтнә районы халкына, безне ачык йөз белән кар­шы алган һәм озатып кал­­ган әби-бабаларга, апа-абыйларга чиксез ихтира­­­мы­быз­ны, олуг рәхмәте­без­не җиткерәсебез килә. Елдан-ел карт­ларыбыз, акъяулыклы әби­ләребез ба­­кый дөньяга күчә. Алар үзләре белән әллә ни­­кадәр тарих, хәтер-ха­ти­­рә һәм истәлек алып ки­тәләр. Әби-баба­­­лар­дан ка­лачак гарәби язулы кулъязма һәм бас­­­ма чы­­ганакларны, төр­­­­ле ха­­рактердагы тари­хи до­­ку­ментларны сак­лау, хә­тер-истәлекләрне язып алу мөһим. Киләчәк­­­тә дә Казан арты төбәге­­­­нең язма мирасын бергә­­­ләп туплап, китапханә, му­­­зей фондларында сак­­­лап калырбыз дип ышана­­­сы килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: