Этнэ таны

Гомер заяга узмаган

Укытучы булу - үз балаңны тәрбияләүдән бигрәк, чит балага кешелек кыйммәтләрен, белем серләрен төшендерү, һәркайсының күңеленә ачкыч табу. Шулкадәр авыр, ихтыяр көче һәм сабырлык таләп иткән мактаулы шөгыль. Чын укытучы балаларны яратырга тиеш. Нинди генә булмасын-ятимме ул, тәртипсезме, начар укыймы- иң мөһиме ул бала, ул шәхес. Синең төп бурычың -...

Реклама

Укытучы булу - үз балаңны тәрбияләүдән бигрәк, чит балага кешелек кыйммәтләрен, белем серләрен төшендерү, һәркайсының күңеленә ачкыч табу. Шулкадәр авыр, ихтыяр көче һәм сабырлык таләп иткән мактаулы шөгыль. Чын укытучы балаларны яратырга тиеш. Нинди генә булмасын-ятимме ул, тәртипсезме, начар укыймы- иң мөһиме ул бала, ул шәхес. Синең төп бурычың - аны бәхетле итү.
Сүзем үзенең белемле,гади,кешелекле булуы белән укучыларның һәм әти - әниләрнең мәхәббәтен яулаган, чын укытучы исеменә лаек булган хезмәттәшем Каюмова Рузалия Нургали кызы турында.
Рузалия, 1984 елда, Казан дәүләт университетын тәмамлап, Ары тугызъеллык мәктәбенә тарих һәм география укытучысы итеп билгеләнә. Татар дөньясына билгеле шагыйрь Ркаил Зәйдулла, журналист Йолдыз Шәрәпова, Теләче хакимияте башлыгы урынбасары Ралиф Низаметдинов белән бергә укыйлар алар. Хәзерге көндә дә әлеге дусларының олы ярдәмен тоеп яши ул. Ары тугызъеллык мәктәбендә бер ел гына эшләсә дә, бу ачык йөзле, мөлаем кызны балалар да, коллектив та, авыл халкы да үз итте. Арыдан китүенә 30 ел гомер үтсә дә, Рузалия Ары табигатенең матурлыгын , халкының әйбәтлеген ихласланып, яратып, китап битеннән укыган кебек итеп сөйли. Ходай тәгалә аңа шундый хәтер, матур тел байлыгы бирүенә сокланмый мөмкин түгел! Үзенең остазы, иң якын кешесе Нигъмәтҗанова Сания Әсәт кызы белән очрашуы, әле дә аның белән аралашып яшәве белән язмышына рәхмәтле ул.
1985 елдан хәзерге көнгә кадәр Рузалия Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шул еллар эчендә ул укучылары, ата - аналар , авыл халкы арасында авторитет яулады. Аның берсеннән - берсе матур, бай эчтәлекле дәресләрен, оста итеп, укучылар таң калырлык итеп бернәрсәдән дә карамыйча озак итеп сөйләвен үзе укыткан бер генә укучысы да онытмыйдыр. Шуларның берсе Казан мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы , Югары Көек кызы Кадырова Гөлүсә Сәлихҗан кызы укытучысына булган хөрмәтен менә ничек белдерә: "Мин 17 нче елымны ана теле укытам. Эшләү дәверендә миңа ике директор белән эшләргә туры килде. Дәресләремә кереп анализ ясаганда:"Сезне урта мәктәптә татар теленнән кем укытты?" дип сораганга мин олы горурлану белән Рузалия апамны атадым. Ә бер елдан соң аның белән бергә университетта укыган курсташлары белән бергә эшләргә туры килде. Алар Рузалия апаның бай телле, сәнгатькә гашыйк булуы, үз фикерен туры итеп җиткерә белүе турында әйттеләр. Мин Рузалия апада укуым белән горурланам һәм аңа бик рәхмәтлемен. Остазымның һәрбер киңәше, һәр үрнәге минем өчен маяк булып тора". Димәк ,бүгенге көндә аны шулай хөрмәтләп искә алалар икән, гомер заяга узмаган. Аның авыр, әмма мактаулы эшен дәвам итүчеләр бар. Укытучы өчен моннан да олырак хөрмәт була аламы?!
Рузалиянең татар теле бүлмәсенә керсәң, хәзинәләр мәгарәсенә кергән кебек буласың. Шкаф тулы әдәби китаплар. Ул аларны гел яңартып тора . Матурлык өчен дип сатып алмый ул аларны, укучыларны белемгә тарту, китапка , туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен куллана. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эзлекле эш алып бара һәм шушы максаттан үткәрелгән төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаша, призлы урыннарга лаек була. 2010-2011 нче уку елында Рузалия яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаү грамотасы белән бүләкләнде. 2011-2012 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм "Мастер - класс" бәйгесендә район турында 2 урын алды.
Тормыш иптәше Рәшит абый белән матур гаилә корып , бер ул һәм кыз үстерделәр. Улы да, кызы да тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзерге көндә алар улы , килене, ике оныгы белән тату гомер кичерәләр. Рузалия- ачык йөзле , уңган хуҗабикә. Аның тәмле ризыклары, пөхтәлеге, юмартлыгы һәркемгә үрнәк. Тәрәз төпләрендә матур , шау чәчәктә утырган гөлләре сокландырса, җәйләрен хәтфә үләннәргә үрелеп үскән аллы-гөлле чәчәкләре сокландыра. Гөлләрен, чәчәкләрен беркемнән дә кызганмый ул. Алар йортыннан бервакытта да кеше өзелми. Әниләренең хәер - фатихасын алып , хөрмәтләп тәрбияләп тәрбияләп соңгы юлга озаттылар Рәшит абый белән. Рәшит абыйның апалары белән дә Рузалия үз туганнарыдай якын күреп аралаша. Башкаларга үрнәк булып тату яшәргә, сау - сәламәт булырга, яраткан хезмәте белән безне тагын да сөендерергә язсын аңа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: